Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Көрәшче Айрат Гыйлаев: «Бер көндә ике машиналы булдым»

Танылган спортчы гаиләсе, спортка килгән еллары, Сабан туенда яулаган машиналары, тормышындагы кызыклы һәм гаҗәеп хәлләр турында сөйләде.

Танылган көрәшче Айрат Гыйлаевка 13 ноябрьдә 50 яшь тулды. Юбилее алдыннан аның белән редакциябездә очрашып, туры эфирда әңгәмә кордык. Ул гаиләсе, спортка килгән еллары, Сабан туенда яулаган машиналары, тормышындагы кызыклы һәм гаҗәеп хәлләр турында сөйләде.

– Айрат, сез Чаллы Сабан туенда җиңү яулагач, «Сабан туе гүзәле» исемен яулаган туташ белән мәйдан әйләнергә тиеш идегез. Тик сез бүләк итеп бирелгән машинага булачак тормыш иптәшегезне утырттыгыз. Ничек шулай килеп чыкты ул?
– «Минем үземнең Гүзәл бар», – дидем дә «круг почета»га киттем. Бу бүтәннәргә ошадымы икән – анысын белмим. Бәлки Сабан туе гүзәле дә кыенсынгандыр. Тик нишлисең бит, үз кызымны бастырып калдырып, башка гүзәл белән машинада йөри алмый (елмая).

– Сез Чаллы Сабан туенда 6 тапкыр батыр калдыгыз. Нинди авырлык категориясендә катнаша идегез?
– Беренче тапкыр 2000 елны 90 кг-да, аннары 100гә күчтем.

– Кайсы спорт мәктәбендә шөгыльләндегез? Тренерларыгыз кем иде?
– Татарча көрәштә тренерым булмады диярлек. Мин тумышым белән Тукай районы Ташкичү авылыннан. Кечкенәдән әтием Таһир өйрәтте, абый-апалар, хәтта өйдә әнием Флүрә белән дә көрәшкән булды (көлә). Чөнки ул үзе дә көрәшкән. Аның бабасы Гыйләҗетдин бик куәтле, буе 2 метрлы кеше булган. Якын-тирә авыл җирлекләрендә Сабан туйларында еш кына батыр калган. Фамилиябез дә аннан килә. Әти ягыннан туганнар да көрәшкән. Ике яклап та бу спорт төренә тартылу миңа да кан буенча күчкәндер.
1988 елны, әтиемне эшкә чакыру сәбәпле, без гаиләбез белән Чаллыга күчендек. 6 класста идем. 28нче мәктәптә укуымны дәвам иттем. Якында гына татар гимназиясе булса да, нишләптер рус мәктәбенә биргәннәр. Рус телен яраттым, яхшы белә идем, тиз ияләштем, класста хөрмәт иттеләр. Яңа уку елында әти мине җитәкләп ул вакыттагы «ДСК», хәзерге көндә «Витязь» спорт мәктәбенә алып төште. Белешкәннән соң, ул мине грек-рим көрәше буенча көчле тренер Кузнецов Александр Семеновичка бирде. Тик аның диссертация яклаган вакытына туры килдек, вакыты кысан иде. Мине Ринат Наил улы Ситдыйков алды. Студентлар белән шөгыльләнгән чаклар да булды. Бервакыт кызыксынуым кимеде микән, тренировкаларны калдыра башладым. Тренерыма рәхмәт, олы башын кече итеп, мине эзләп мәктәпкә килде. Ә мин өйдә йоклап ятам (көлә). Безгә кереп: «Ташлама, йөр», – диде. Шундый бер-ике очрактан соң оялып, йөрүемне дәвам иттем. Грек-рим көрәше миңа ныклы физик база бирде. Тренировка системасын куйды. Моңа өстәп, үз белдегем белән дә шөгыльләндем, аеруча татарча көрәштә.

– Грек-рим көрәше татарчадан нык аерыламы?
– Охшашлыклар күп. Минем «коронный» алымнарым да нәкъ менә грек-рим көрәшеннән – әйтик, билдән артка бөгеп, үзең аша ыргыту (прогиб через себя). Бик нык көч, әзерлек таләп итә торган алымнар. Соңгы елларда моны көндәшләрем өйрәнеп бетерде, хәйләләргә туры килде – сул якка атып, бер балл булса да алырга тырыштым.

– Зур җиңүләргә дә шушы тренерыгыз белән килдегезме?
– Әйе. Алай да төрле хәлләр булды. Башка тренерлар атказанган исеме алу өчен мине үзендә тәрбияләнә дигән документларны министрлыкка юллау очраклары да булды. Миннән рөхсәт сорап тормыйча.


– Беренче җиңүләрегез турында да сөйләгез әле.

-  16 яшьтә грек-рим көрәше буенча спорт мастеры нормативын үтәдем, бу сирәк кешегә тия. Саратовта яшьләр арасында Россия кубогын оттым. Россия чемпионатында өлкәннәр арасында 6 урын яулаган идем. Финляндиягә халыкара турнирга барырга тиеш идем, тик тренер акча таба алмады. Анда барсам, җиңсәм, халыкара спорт мастеры исеменә ирешә ала идем. Шулай да ул мине ничектер җаен табып, Россия җыелма командасы тренировкалары үтә торган җыеннарга алып килде – көненә өч тапкыр Олимпия чемпионнары, танылган спортчылар белән бер залда шөгыльләндем. Вакыт үткәч кенә тренер миңа әйтте: баксаң, шул команданың остазы, көрәш буенча профессор, мине үзенә шөгыльләнергә алып калырга теләгән. Ә минем билем кузгалган иде.  Билет алдым да, кайтып киттем.


– Чаллы, республика, илкүләм Сабан туйларында батыр калып, 25тән артык машина откансыз икән. Аларны нишләттегез?
– Сата идем. Бер «десятка»да үзем йөреп алдым. 2000 елда кызык хәл булды. Ул вакытта шәһәрнең өч районында көндез дә көрәш үткәрәләр иде. Мин мәйданда батыр калып, «Ока» машинасы оттым. Кич белән өч батыр очрашып, тагын көрәштек. Анда да җиңдем, 5 модель «Жигули» бирделәр. ««Ока» өчен кул куйганда кулым калтыраган иде, «Жигули» алганда инде ияләндем», – дип шаярттым. Самара Сабан туеннан да машина алып кайттым. Өчесен дә авылга илттем. Торалар ишегалдында, өчесе дә – ак. Әни әйтә: «Улым, күптән түгел төш күрдем – безнең ишегалдына дүрт аккош төште. Дүртенчесе нәрсә микән?» – ди. Белмим, дидем дә бу хакта сүз онытылды. Ул вакытта Татарстан суверенитеты көнендә дә мәйданда көрәш турниры уза иде. Анда да җиңдем. Машина бирделәр. Ак. Авылга кайтаргач, әнигә: «Менә дүртенче аккошың», – дидем.

– Зур җиңүләрдән соң спортны калдыру авыр булмадымы?
– Авыр булды дип әйтә алмыйм. Кайбер кеше ярыш караганда йөрәк сикерә ди, ә мин инде ике ел Чаллы командасы өчен җан атам, күңелем тыныч.

– Гаиләгез, балаларыгыз турында да әйтеп үтегез әле, алар да спортка тартыламы?
– 2004нче елны өйләндем. Гүзәл – Чаллыныкы, әти-әнисе Лениногорски ягыннан. Ике кызыбыз, бер улыбыз бар. Олы кызым Казан дәүләт архитектура институтының 2 курсында укый. 10 ел Чаллыдагы «Да-Да» архитектура һәм дизайн мәктәбенә йөрттек, рәсемгә сәләте бар. Улым «Адымнар»да 10 сыйныфта укый. Тырыш, максатчан егет, программалаштыруны өйрәнә. Россиядәге көчле уку йортына керергә тели. Төпчек кызыбыз А.С. Пушкин лицеенда белем ала. Өчесе дә «бишле» гә генә укый. Кызларның спорт белән ныклап шөгыльләнергә вакыты юк, ә менә улыбыз футбол белән дә, йөзү белән дә кызыксына, хәзер икәүләп тренажер залына йөрибез.

– Спорттан соң нинди өлкәдә эшләячәгегезне уйлап куйган идегезме?
– Автобус белән пассажирлар йөртү белән дә шөгыльләндем, аннары төзелеш фирмасына генераль директор итеп чакырдылар. Күпкатлы йортлар салдык. Тик бер-бер артлы кризис булу сәбәпле, кызганычка каршы, аның әлләни кереме булмады. Кредитлар алган идек, банкларны «ашаттык». Төрлесе булды – бер кризиска 150 млн бурыч белән керергә туры килде. Тора-бара ул акчаны кайтардык, ә мин зур тәҗрибә тупладым. Хәзерге көндә дә шушы өлкәдә хезмәт куям.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев