Көрәшче Азат Габдрәшитов: «Узган ел бер дә җиңелмәдем»
Милли көрәш буенча спорт мастеры үзенең яшерен алымын әйтте.
Билбаулы һәм татарча милли көрәш буенча спорт мастеры, чемпион, Муса Җәлил турнирында җиңү яулаган Азат Габдрәшитов белән әңгәмә кордык. Ул төп Актаныштан, инде 12 ел Чаллыда яши, Түбән Камада машина йөртүче булып эшли. Өйләнгән, тормыш иптәше Фирүзә белән уллары Билалны үстерәләр.
— Азат, син көрәшкә ничек килдең?
— Һәрбер районда яшь белгечләр кайтып, балаларны спортка өйрәткәндер. Безгә тренер Раил Сираев кайтты. Ул көрәшкә чакырды, мин йөреп алдым. Аннан бераз туктап тордым. Мәктәпне тәмамлап, Чаллыга укырга килгәч, спорт янәдән үзенә тартты. Шөгыльләнсәм, ярышларда катнашсам да, 2023нче елга кадәр уңышларга әлләни ирешмәдем. Ә инде 2024нче елда бер дә җиңелмәдем.
— Әтиең дә көрәшәме?
— Әтием, бабамнар Сабан туйларында көрәшкәннәр, тик профессиональ рәвештә түгел.
— Синең башка интервьюларда спортчы өчен иң зур мотивация – җиңү, дигәнең бар. Ә озак вакыт җиңелүләрдән соң көрәшне ташламаска нәрсә ярдәм итте?
— Яшь вакытта ТНВдан «Батырлар» дигән тапшыру карый идем, минем шунда эләгәсем килә иде. Чын көрәшчеләрне телевизордан гына күрә, аларга кызыга идем. Шуңа Чаллыга килгәч үземә максат куйдым – мәртәбәле Татарстан беренчелеген отарга, Муса Җәлил турнирын. Баштарак мәлне ничектер барып чыкмады. Тренировкаларым тиешле дәрәҗәдә булмады микән? Чаллы көрәш федерациясе ачылгач, Чаллы өчен көрәшә башладым. Максатыңа ирешәсең килсә, көнгә икешәр тренировка кирәк, диделәр. Шулай эшләдем. Өченче урыннарны ала башладым, аннары икенче. Һәм җиңдем. Хәзер үзем өчен сайлаган программа буенча, төрле юнәлешләрне кушып шөгыльләнәм.
— Нәтиҗә тренерга бәйлеме, үзеңнән генә торамы?
— Күпчелеге тренердан торадыр. Читтән яхшырак күренә бит. Калганы – үзеңнән. Алдый, ялкаулана да аласың, әйткәнне үтәргә дә була, яки арттырып та эшләргә мөмкинсең. Минем девизым – сан сыйфатка әйләнә.
— Ни өчен көрәшчеләр өчен Муса Җәлил турниры зур әһәмияткә ия?
— Ул безнең өчен олимпиада кебек. Ул турнирдан соң, әйтик Россия яки дөнья беренчелегенә чыгу мөмкинлеге булмаса да, барыбер бик мөһим ярыш.
— Бу турнирга кайчан әзерләнә башлыйсың?
— Минем өчен ул ел әйләнәсе туктамый да диярлек. Берәр атна ял итеп алам да тагын дәвам итәм. Спортчыларның үз планы бар – башта физик форманы ныгытасың, аннары ярыш якынлашкан саен тимерне (тренажерларны- ред) киметәсең, техникага игътибарны арттырасың, егетләр белән көрәшәсең. Миңа тренировкада көндәшемнең үземнән көчлерәк булуы кирәк. Чөнки үземне келәмгә чыгу белән чистага җиңәргә әзерлим. Ә моның өчен башкалардан ике башка өстен булырга кирәк.
— Башка спортчыларның алымнарын да өйрәнәсеңме, әллә үзең сайлаган «коронный»ен гына кулланасыңмы?
— Үземннеке дә бар, алымнар арсеналымны да баетам. Бик талантлы малайлар бар – алар гаҗәеп «бросок»лар күрсәтә. Гадәттә турнирлардан соң видеоның тизлеген әкренәйтеп карап, ул техниканы өйрәнәм, аннары келәмдә эшләп карыйм.
— Ә синең үз алымың нинди?
— Мин кешене физик көч белән «тартып чыгарам».
— Сабан туена да махсус әзерлек юкмы?
— Ярыштан кайткач ике-өч көн ял итеп алабыз да, тренировкаларны дәвам итәбез. Тик авырлыкны «куган», ягъни киметкән вакытта организмга зур нагрузка бирергә ярамый, акрынлап кирәк.
— Син хәзер 90 килограм категориясендә көрәшәсең. Авырлыкны күпмегә, ничек киметтең?
— Ярыш алдыннан ике атна эчендә 7 килограмга ябыктым. Тормыш иптәшем Фирүзә диетолог, ул миңа махсус ризыклар әзерли. Ярыш өчен үлчәнер алдыннан ашауны нык киметәм, түзәм, иң ахырдан мунчада тирлим.
— Тормыш иптәшең диетологка махсус синең өчен укыдымы?
— Барыбыз өчен дә алай яхшырак. Дөрес ашасаң үзеңә дә рәхәт, җиңел, яшәрәсең. Ә күп ашаганда селкенәсе дә килми.
— Ә ярамаган ләкин яраткан ризыгың бармы, нинди?
— Бөтен әйберне дә яратам. Өйдә әзерләнгән булса, өчпочмагын да бәлешен дә (елмая)
— Сабан туена әйләнеп кайтыйк әле. Келәмдә көрәшчегә кайчак үзеннән авыррак көндәш туры килә. Бу гадел түгел кебек.
— Сабан туе – элеккедән килгән йола бит ул. Борынгылар үлчәнеп тормаган инде, әлбәттә. Шуннан калгандыр, бәлки абсолют батыр төшенчәсе. Әйе, авыррак спортчы белән көрәшүе җиңел түгел. Бу вакытта тизлек, техника белән алдырсаң гына. Аннары курыкмыйча, җиңәм дип чыгарга кирәк. Сабан туе минем өчен ярыш түгел, җиңелүдән курыкмыйм, шулай да җиңәсе килә.
— Келәмдә имгәнүләр күптер?
— Егыла белмәсәң күп. Без исә өйрәнгән, «мускуллар хәтере» бар – тренировкаларда егылганда күлны ничек куясын да беләсең, аякны да. Спортчыга шулай песи җитезлеге кереп кала.
— Шулай да синең аякларың сынганын беләбез. Андый вакытта тренировкалар тукталып торамы?
— Операциядән соң бер атнадан спорт залына киттем. Күбрәк куллар, җилкәләр белән эшләдем, тик торып булмый.
— Синеңчә, татарча көрәшнең киләчәге бармы?
— Көрәш - спортның авыр төре. Физик көч тә, технианы өйрәнү дә, ихтыяр көче дә кирәк. Дисциплина да зур роль уйный. Яшьләр күп килсә дә сирәге генә кала. Аннары өлкәннәр категориясенә җиткәч, тукталып калган, отмаган, һәм шуңа көрәшне ташлаган спортчылар бар. Бу этапны үткәреп җибәрергә, сабыр итәргә кирәк.
—Улыгыз Билалга 3 яшь тулып китте, аны да спортка тартасызмы?
— Карарбыз инде. Җиңел тренировка булган көннәрне аны да үзем белән алып барам – үземчә йөгертәм, бераз күнегүләр ясыйбыз. Безгә – әти-әнисенә карап, үзе кызыгыр дип уйлыйм. Ә инде күңелендә булмаса, көчләп тартып булмый. Әлегә ул аеруча су керергә ярата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев