Көрәшче Фәрит Шәриповның тормыш иптәше: «Беренче көннәрдә шок хәлендә идем»
Милли көрәш буенча спорт мастеры истәлегенә мемориал такта куелды.
Россиянең, Башкортстан һәм Татарстанның күп тапкыр абсолют чемпионы, милли көрәш буенча спорт мастеры Фәрит Шәрипов истәлегенә Башкортстанның Иске Балыклы авылында мемориал такта куелды. Шул уңайдан көрәшченең тормыш иптәше Фәния ханым белән сөйләшеп алдык.
– Фәния апа, истәлек тактасын кайтып күрдегезме әле?
– Әйе, мәрмәр тактаны иремнең бертуган энесе Рифкать Шәрипов әзерләде. Барлык туганнарны да чакырды, кызым белән бергә бардык. Бик күп кеше җыелды, хөрмәтләп искә алдылар.
– Фәрит аганың вафатыннан соң ярты еллап вакыт үтте. Юклыгы сизеләме?
– Сизелә генәме соң?! Беренче көннәрдә шок хәлендә идем. Яхшы гына йөргән җирдән инфаркт булды бит аңа. Шул көнне иртән телефоннан сөйләштек. Кич кайттым, бөтен өйне әйләндем, юк. Урамга чыксам, сарай янына сөялеп утырган, әле исән иде. Ашыгыч ярдәм чакырттым, 6 көн реанимациядә ятты, шуннан өйгә кайтмады инде.
– Ир буларак нинди кеше иде, ничек танышкан идегез?
– Без Чаллыда «пятачок»та таныштык. Мин Башкортстаннан 1973 нче елда, ул 1975 елда килде. Берничә атнадан «КАМАЗ» заводына эшкә урнашты. Моны ул алдан ук планлаштырган булган, чөнки ул вакытта завод эшчеләренә фатир бирәләр иде. Без бик яшьли өйләнештек. Никахыбызны рәсмиләштергәч, без дә «малосемейка»лы булдык. Бик тырышып эшләде, завод исеменнән бөтен ярышларда катнашты. Аннары олы кызыбыз тугач, ике бүлмәле фатир бирделәр. Өч елдан игезәк кызларыбыз тугач – дүртлене. Ул чакта спорт көчле иде. Шахмат-шашка ярышларында да катнашты ул. Белеме буенча спортчы, тренер булса да, заводны өстен күрде. Шуңа аны хөрмәт иттеләр. Гаиләдә дә бик ышанычлы терәк булды. Соңрак бергә төзелеш өлкәсендә үз эшебезне башладык.
– Фәрит Шәриповны характерлы кеше буларак искә алалар?
– Әйе, кызып китүчән иде, мин аны көйләп кенә тордым. Көйләсәң, бер дигән кеше иде ул, балалар өчен дә үлеп торды. Безнең бит 3 кыз. Алар өчен тырышты. Олысы медицина юнәлеше буенча китте. Айгөлне Казанга илтеп, алып кайтып йөртте. «Кызым табиб була!» – дип горурланды. Игезәкләрдән Әлфия – инженер-төзүче. Анда да әтисе характеры, көчле кеше. Авыру бала үстерә. Әлфира үзебездә хисапчы булып эшләде, әле дә шул һөнәре буенча хезмәт куя. Кайчакта әтиләре кырыс иде, әмма бу файдага гына булды, балаларыбыз бик тәртипле булып үсте. Оныгыбыз Алинәне дә тәрбияләде, ул хәзер билбау көрәше буенча дөнья чемпионы.
– Мондый холык аркасында гаиләдә авырлыклар булмадымы?
– Юк, ул гаугалашып йөрмәде бит. Кирәк урында уйлаганын әйтә дә шуның белән бетә иде. Еллар буе ачу саклап яшәмәде.
– Фәрит абый заманында зур бүләкләр алгандыр, аларны нишләттегез?
– 5-6 машина, телевизорлар, суыткычлар алды. Аларның чуты юк иде инде. Күбесен саттык. Ул гаилә өчен бик күп тырышты. Авыр туфрагы җиңел булсын инде. Бакыйлыкка күчсә дә, күңелебез һәрчак аның белән.
Чаллы көрәшчеләре дә Фәрит Шәриповны көчле холыклы кеше буларак хәтерли. РФ милли көрәш буенча атказанган тренеры, шәһәрдәшебез Рәкыйп Фәйзуллин да Фәрит Шәрипов турында истәлекләре белән бүлеште:
«Ул авыр үлчәмдә, мин уртача авырлыкта йөри идем. Аның белән 1-2 тапкыр көрәшкән булды. Бер елны Чаллы Сабан туенда бил алышып, мин абсолют батыр да калдым әле. Оста көрәшче һәм яхшы кеше иде ул. Балаларын үстерде, гаиләсен карады, тәртипле йөрде. Һәркемнең дә уңай һәм тискәре яклары була. Фәрит Шәрипов заманында характерлы кеше иде, без исә аны ничек бар шулай кабул иттек, хөрмәт иттек».
Фәрит Шәрипов 2025 елның февралендә саф һава суларга чыккан җирдән кинәт вафат була. Аның исеме мәрмәр тактада гына түгел, легендар спортчыны белгән кешеләрнең күңелләрендә дә мәңгеләштерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев