Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көрәшче Ленар Садыйков: «Канатландыра торган сүзләр ишеттем»

Чемпионлыкка кем ничек килә бит. Кемдер көннәр буе спортзалдан чыкмый, кемгәдер сәләт табигать тарафыннан бирелгән, кемдер көндәшен өйрәнеп, кирәк вакытта тиешле алым куллана белә. «Витязь»га шундый көрәшчеләр җыелган.

– Беренче тапкыр сөлге тотып, әти-әниемнең авылында Сабантуйга чыктым. Туганнар арасында көрәш белән мавыгучылар бар иде, күреп үстем. Ул көнне көрәшергә туганым этеп-төртеп диярлек кертеп җибәрде. Янәсе кеше җитми, бар, көрәшеп кара. Миңа ул вакытта 15 яшь иде. Өченче урынны алдым, 1000 сум акча бирделәр хәтта. Ул вакытта зур акча иде ул! – дип сөйли көрәшче Ленар Садыйков. – Шул этәргеч булгандыр дим, Чаллының балалар һәм яшүсмерләр иҗат йортына йөреп, ирекле көрәш белән шөгыльләнә башладым. Беренче тренерым Сергей Охотников (хәзер мәрхүм инде) көрәш осталыкларына өйрәтте. Шәһәр беренчелегенә уздырылган ярышларда катнаштым, өченче урында калдым. Бүләккә сәгать бирделәр, хәзер дә кадерләп саклыйм аны. Аннары татарча көрәш буенча тренер Илгиз Шәмсевәлиевка күчтем. Шуннан китте: тренировкалар, ярышларга әзерлек, җиңдем дә, җиңелдем дә. 

Беренче олы җиңүем 2019 елда Авыл хуҗалыгы министрлыгы призына уздырылган турнирда булды. Анда Сарман командасы өчен чыгыш ясадым. Миңа 18 яшь иде. Шуннан көрәш белән тагын да ныграк шөгыльләнә башладым, мотивация артты, ныграк ошый башлады.

Муса Җәлил турнирына килгәндә, аңа ел әйләнәсе әзерләнәбез. Былтыр үз үлчәү категориямдә өченче урында калдым. 2021 елда беренче урынны яулаган идем. Төп көндәшләрем – Лаеш командасы өчен көрәшкән Теләче егетләре. Аннары яшьләр үсеп килә, аларда да тәҗрибә арта. 

Иң сөенгәнем: гаиләм бар, ул – минем ныклы терәгем. Алар минем көрәш яратуымны беләләр, һәрвакыт теләктәшлек белдерәләр. Әни борчыла инде, «Ташла көрәшне. Имгәнәсең. Җитте сиңа! Җиңүләрең җитмәгәнме инде?!» –дип тә әйткәне бар. Тик мин әле көрәшергә тиеш, үзем моны сизәм! Тормыш иптәшем дә турнирларга җылы матур сүзләрен әйтеп чыгарып җибәрә. Хәтерлим: беренче балабыз туды, мин аларны роддомнан каршы алдым да ярышларга Кыргызстанга китеп бардым. Билгеле, иптәшемә авыр булгандыр. Тик ул миңа бер сүз әйтмәде, ә бу минем өчен бик тә мөһим иде. Бүген көрәшкә биш яшьлек кечкенә улым йөри. Әлегә барысы да уен формасында, әмма шуннан башлана инде. Минем ярышларга киткәнемне белгәч, медаль сорап кала. Ул сорап торгач, ничек итеп тырышмыйсың да, ничек җиңмисең инде! Улыма көрәшне өйрәтәм, ә инде бу юлдан китәрме – үзе хәл итәчәк.  

Травмалар дигәннән, көрәштә аларсыз булмый. Аягыма операция булу сәбәпле, ярышларда ике еллап катнашмадым, реабилитация чоры уздым. Борынымны да сындырган булды, тагын күп төрле җәрәхәтләр... 2017-2019 еллар иде ул. Ул вакытта көрәшне ташларга дигән уйлар да килгән иде. Аннары татарча көрәш федерациясен Айдар Нәҗмиев җитәкли башлады. Ул миңа: «Ленар, булдырасың! Көрәш синеке! Ташлама!» – дип этәргеч бирде. Шул сүзләр мине кабаттан канатландырып җибәрде, янәдән спортка кереп киттем. Дөнья чемпионатында, Россия, Татарстан беренчелегендә катнаштым, призлы урыннар яуладым.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев