Көрәшче Радик Сәлахов гаиләсендә зур сөенеч
«Кызыбыз бик сөенеп кабул итте», - ди.
Танылган көрәшче Радик Сәлахов гаиләсендә сөенечле вакыйга! 30 июльдә тормыш иптәше Алия белән икенче тапкыр әти-әни булдылар. Сәлаховларның ике яшьлек кызлары Раяна үсеп килә. Бу юлы - малай!
- Якыннарымның хәле яхшы, Аллага шөкер, бар да әйбәт. Малай туасын белә идек. Шулай да, 100 % ук ышанып торып булмый иде инде. Кызыбыз энекәше тууын бик сөенеп кабул итте. "Бәбәй", - дип шатланып йөри, - дип белдерде Радик сөенечләре белән уртаклашып. Балага исем сайлаганнар. Тик әлегә сер булып калсын, диде Радик.
- Чын күңелдән котлыйбыз, Радик! Исән-имин, тәүфыйклы бала булып үссен! Бәлки, әтисе кебек, көрәшче дә чыгар әле үзеннән!
- Алла боерса (көлешәбез)! Барлык теләкләр өчен һәркемгә зур рәхмәт!
Исегезгә төшерәбез, быел Радик Сәлахов өч «Лада Гранта» автомобилен отты. Якутски Сабантуенда абсолют батыр булды, аннары Мәңгәр авылында дөнья чемпионатында һәм Мәскәү Федераль сабан туенда җиңде.
«Шәһри Казан»нан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев