Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Көрәшче Шәһит Гарифуллин: «Алмас «разведка»га барырлык шәп кеше иде»

Юксыну.

ТР атказанган тренеры Алмас Зәһретдиновның арабыздан китүенә өч ел тулды. Шәһәрдәшебез, аның дусты, шулай ук көрәшче Шәһит Гарифуллинны редакциябезгә чакырып, туры эфирда хатирәләре белән уртаклашуын сорадык. Әңгәмәнең кызыклы өлешләре белән сезне дә таныштырабыз. 


– Шәһит абый, Алмас Зәһретдинов белән ничек танышуыгызны сөйләгез әле? 
– Алмас белән без 1986 елны Нурлатта Сабан туенда таныштык. Хәләл җефетем аның белән бер авылдан. Мин 70 кг, ул авыррак категориядә иде, тагын бер иптәш малай – барыбыз да батыр калдык. Шуннан якынаеп киттек. Бергә ярышларга йөрдек. Зур йөрәкле кеше иде, барыбыз да аны ярата идек, әлегәчә аны сагынабыз, көн дә диярлек искә алабыз. Бала дисеңме, олы кеше дисеңме, һәркем белән уртак тел тапты, юатырлык сүзләр әйтә белде. Кыскасы, аның белән разведкага барырлык иде. 

– Ничек шулай яхшы мәгънәсендә усал да, йомшак күңелле дә булырга мөмкин? 
– Ул бит тренер, кирәк чагында таләпчән, кирәк чагында йомшак булырга тиеш. Спортчылар шундый. Мин аның белән танышканчы ул инде өч тапкыр Нурлатта батыр калган иде, Казанда физик культура институтын тәмамлап кайтты. 1990 еллар азагында илебезнең дзюдо буенча спорт мастеры исеменә лаек булды. 

– Нинди генә чара үтмәсен, ул һәрвакыт актив катнаша иде. 
– Спорт мәктәбендә дә, Сабан туйларында да аны судья итеп билгелиләр иде. Шунысы да бар: ул судья булганда бернинди дә тавыш чыкмады. Ул эшләгән Сабан туйлары шундый матур үтте, чөнки гадел булды. 

– Күптән түгел «Витязь» спорт мәктәбендә узган чара турында да сөйләгез әле. 
– 2 октябрьдә «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбендә тренер ТР атказанган тренеры Алмас Зәһретдинов истәлегенә билбаулы көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Бу чара инде 3нче ел рәттән оештырыла. Анда дәрәҗәле спортчылар катнашты. Дустымны искә алганда күпләрнең күзләре яшьләнде – мәктәп директоры Артур Фролов, җитәкчеләр дә, тренерлар да, спортчылар да, хәтта идән юуучы апалар да аны ярата иде. Без ветераннар җыелышып, кем күпме булдыра ала, акчалата ярдәм иттек. Ул акчага спортчыларга, аның якыннарына зур булмаган истәлекле бүләкләр алдык.

– Ни өчен ярышны аңа багышладылар? 
– Элек ул кешегә күренеп йөрмәде, баш күтәрми үз эшен эшләде. Аны хәтта халыкара тренер буларак Казахстанга эшкә чакырдылар, Үзбәкстандагы коллегалар да хөрмәт итте. Яхшы кешене шундук күреп алалар бит. Ә үлеме нинди? Ул Рамазан аенда китеп барды, моны хәтта «бәхетле үлем» диләр. Ярыштан соң спортчылар җыелышып, Әлфәс хәзрәт Гайфулла җитәкчелегендә Корьән укыдык, көндәлектә дә Алмас өчен бик күп догалар кылабыз. Аның энеләре, сеңелләре дә намазда. Мәрхүмнәргә бездән дога гына кирәк бит. Марат Бибишев исемендәге «Витязь» спорт мәктәбе директоры Артур Фроловка оештыру эшләре өчен рәхмәт! 

– Сагынасыздыр? 
– Нык. 

– Төшләрегезгә керәме? 
– Юк. «Мәрхүмнең барысы да әйбәт булса, ул төшкә керми», – диләр. 

– Шәкертләре дә искә аламы? 
– Аның беренче шәкерте Ленар Сафин иде, дзюдо буенча СССР чемпионы булды, хәзерге вакытта ул Мәскәүдә судья. Тагын бер шәкерте Динар Шакирҗанов – эшмәкәр. Алар быел май аенда дзюдо буенча Татарстан беренчелеге үткәрделәр. Ул чаралар бик яхшы оештырылган иде, Аллаһка шөкер, имгәнүләр булмады. Гомумән, күп егетләр Алмас Талиповичка рәхмәтле булуларын әйтә. 

– Алмас абыйның балалары да спортка тартылдымы? 
– Олы улы Марат башта йөзү, аннары дзюдо белән шөгыльләнде, физкультура институтын кызыл диплом белән бетерде. Аннары Ижаудагы медицина институтын тәмамлап, хәзерге вакытта табиб булып эшли. Икенче улы реклама өлкәсендә. Ярышка кызы, туганнары да килде. 

– Укучыларыбызга әйтер сүзләрегез бармы? 
– Мин ата-аналарга мөрәҗәгать итәр идем: балаларыгызны көрәшкә алып килегез, ул булмаса – дзюдо, каратэ, самбо бар. Анда җиңәргә генә түгел, тормышта бик кирәкле булган җиңелүгә дә, җиңелгәннән соң торып максатыңа атларга да өйрәнәсең.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина авария дтп Хәтер-хатирә Алмас Заһретдинов