Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Коронавирусның яңа штаммы куркынычрак

Бөекбританиядә SARS-CoV-2 коронавирусының яңа мутациясе ачыкланган. 19 декабрьдә расланганча, коронавирус варианты зур тизлектә тарала.

Борис Джонсон Бөекбританиядә локдаун кертте. Халык күпләп шәһәрдән кача. 

Дәүләт Думасы депутаты, Россиянең элекке баш санитар табибы, Россия Фәннәр академиясе академигы Геннадий Онищенко коронавирусның яңа штаммының никадәр куркыныч булуына бәя бирде. Бу хакта РИА Новости яза.

Бөекбританиядә SARS-CoV-2 коронавирусының яңа мутациясе ачыкланды. 19 декабрьдә расланганча, коронавирус варианты зур тизлектә тарала һәм халыкның тагын да уяурак булуын таләп итә.

Онищенко әйтүенчә, сүз вирусның яңа штаммы турында түгел, ә элеккесенең мутациясе турында бара.

«Бу шул ук штамм, әмма ул мутацияләнгән һәм тагын да контагиозга әйләнгән. Ул бу юнәлештә беренче мәртәбә генә мутацияләнми инде. Әле Кытайның Хубэй провинциясендәге Ухань шәһәрендә барлыкка килгәндә үк беренче адымнар ясалды инде. Ул вакытта вирус күпкә контагиоз иде һәм кешеләр арасында көчлерәк һәм агрессиврак тарала башлады», — диде Онищенко.  

Аның фикеренчә, коронавирус мутациясе аның агрессивлыгына тәэсир итми, әмма тизрәк таралырга мөмкин.

Фото: the-sun.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев