Коронавирусның яңа дулкыны кайчан көтелә?
Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсенең медицина буенча баш табиб урынбасары Татьяна Әгъләмова матбугат чаралары вәкилләре белән очрашуда хәвефле саннар китерде.
«Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россия яңа ачыкланган коронавирус инфекциясе саны буенча соңгы ике атнада лидерлар рәтендә. Бу – элек чирләгәннәргә тагын 165%ны өстәргә кирәк дигән сүз. Әлеге сан – Европа илләре арасында иң зур күрсәткеч», – диде ул.
Россиянең гриппны өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү институты белгечләре әйтүенчә, Европада да чирләүчеләр күпкә арткан. Молдова һәм Азәрбәйжанда да яңа коронавирус инфекциясе белән чирләүчеләр күбәйгән.
Боларны истә тотып, сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш инфекционисты куркыныч чирнең яңа дулкынына каршы тору өчен шәһәрдәшләрне вакцина ясатырга чакырды. Коронавирусның яңа дулкыны август ахыры сентябрь башларында булыр дип фаразлана. Вакцинаны 12 яшьлек балалардан башлап һәркем ясата ала. «Моны кеше чирне бер-берсеннән йоктырмас өчен эшләргә кирәк. Вакцина ясаткан кеше ковидны җиңелрәк һәм өзлегүләрсез үткәрә. Гражданнарның бу мәсьәләгә җитди карап, вакцина ясатулары коллектив иммунитетны тизрәк барлыкка китерергә мөмкинлек бирә. Бөтендөньяда коллектив иммунитет 80%ка җиткәч кенә коронавирус сезонлы респратор чирләр рәтенә керә һәм аның белән идарә итеп булачак. Шул чагында гына аңардан өзлегүләр саны кимиячәк», – ди табиб.
Йогышлы авырулар хастаханәсендә ковид белән авыручылар өчен 300 урын бар. Бүгенге көндә анда 50-60 кеше дәвалана. Аларның күпчелеге инсульт һәм башка чирләр кичергән өлкәннәр. 3-4 атна элек әлеге хастаханәгә – уртача 60, ә хәзер көн саен 120 авыру килә икән. Аларның барысын да тикшерәләр, авыр хәлдәгеләрен исә хастаханәгә салалар.
Бүгенге көндә авыруларны дәвалау өчен препаратлар җитәрлек. Авыручылар саны артып китсә, хастаханә эш режимын үзгәртергә дә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев