Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Котдүс Сафиуллин: «Шәһри Чаллы»ны чыга башлаганнан бирле алдырам»

Хәзерге заманда басма матбугатка язылучылар кими, диләр. Ә менә безнең газетага язылучылар, сөенечкә, арта бара. Җәй буе шәһәр паркларында пятачоклар уздыруыбызның хикмәте дип тә уйлыйбыз. Дәрәҗәле артистлар кебек, шәһәрнең иң олы, иң мәртәбе саналган Сара Садыйкова исемендәге залында олы концерт оештыруыбызның да файдасы зур булгандыр. Шөкер, безне беләләр, таныйлар.

Укычыларыбыз компьютер, телефонга гына «төртелеп» утырмыйлар, шундый яңалык ишеткән идем, газетада, һичшиксез, бардыр ул дия-дия, эзләнеп, газетаны кулларына алып, диванга җайлап утырып, беренче чыганактан тәмен белеп укыйлар. Шундый укучыбызның берсе –Тукай районы Теләнче-Тамак авылында гомер итүче 81 яшьлек Котдүс бабай Сафиуллин. Ул гомер буе авылда яшәвенә карамастан, «Шәһри Чаллы» нәшер ителә башлаганнан бирле шушы басманы алдыра. Чөнки терәлеп торган Чаллы яңалыклары минем өчен бик кызык, ди Котдүс бабай.

– Мин газетаны тотып укырга яратам, күп төрлеләренә язылам да. «Ватаным Татарстан», «Ирек мәйданы», үзебезнең районның «Якты юл»ын, Чаллының «Шәһри Чаллы»сын, «Мәйдан» журналын алдырмыйча калганым юк! – дип сөйли бабакай. 
Тумышы белән Тукай районы Салих-Тукай авылыннан булган Котдус бабай кайчандыр Теләнче-Тамакта гөрләп эшләп торган «Сельхозтехника» оешмасына эшләвен искә ала. 

– Гомер буе тракторчы-механизатор булып эшләдем. Махсус белемне Чаллыда алдым. Чаллы – туган төбәгем бит, бик яратам аны. Газеталар укыганда да бергә белем алган иптәшләрем турында язмаганнармы, танышлар очрамасмы дип күзлим. Сезнең газетадан Чаллы яңалыклары, кеше язмышлары, булган хәлләр, бүгенге тормыш-яшәеш турында укырга яратам. Бик эчтәлекле алар, күңелгә үтеп керәләр, – дип дәвам итә бабай. 

– Әйтик, «Мәйдан» журналында басылып чыккан хикәя, романнарны энәсеннән җебенә кадәр укып чыгам. Шундый олы әсәрләргә мөкиббән китәм. «Шәһри Чаллы»дан үземне кызыксындырган сорауларга җаваплар эзлим – пенсия, субсидияләр турында укуы бик файдалы. Аннары газетада яшьләр турында уку бик кызык. Бүгенге яшьләр кайларда эшлиләр, нәрсәләр белән шөгыльләнәләр, нинди кызыксынулары бар – шулар игътибарны җәлеп итә. Газетагызда тәрбия дәресләре турында да язсагыз, бик тә урынлы булыр иде. Әйтик, автобуска килеп керәсең, яшүсмерләр тезелеп утырганнар, колакларында колакчыннар, алар сине ишетми дә, күрми дә диярлек. Нинди җылы сүз әйтү, урыннан селкенмидәр дә. Бәлки тәрбия дәресләре булса, мондый очраклар кимер иде. Белмим инде, аптыраганнан гына сөйлим, – дип безнең сөйләшүгә кушыла тормыш иптәше Шәмсенур апа Юлдашева. 

Тугры газета укучыларыбызның барлык теләк-тәкъдимнәрен кабул итеп алдык. Шулай бергә-бергә иңне-иңгә куеп, кулга-кул тотынып, яңа 2023 елда да эшләргә язсын. 

Рәхмәт, газетабызны алдыручылар, дуслар, хәбәрчеләребез! 2023 елның беренче яртысында да безнең белән бергә булуыгыз өчен рәхмәт. Киләчәктә дә шулай бер-беребездән аерылмыйча, киңәшләшеп, фикерләшеп, аралашып, хәбәрләшеп яшик.

Гөлия Ибатуллина фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев