«Көтеп алынган вакыйга булды бу»
Чаллыга Буа театры килеп китте.
Март аеның соңгы көннәрендә Буа дәүләт драма театры үзенең өч атналык гастрольләрен Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында «Мишәрем-шикәрем» исемле музыкаль комедиясе белән башлап җибәрде.
Көтеп алынган театраль вакыйга: чын мәгънәсендә һөнәри халык театрының Чаллыга килүе еш дигәндә елга бер тапкыр була.
Бер ел элек март аенда аның директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриев, шәһәребез театр сөючеләре бик уңай бәяләгән, «Дәрвиш» моноспектаклен куеп киткән иде. Шуннан соң Татарстанның халык артисты бюджет акчаларын тиешсез сарыф итүдә гаепләнеп кулга алынды, һәм ике көн утырып чыкканнан соң, аңа «домашний арест» салдылар. Ким дигәндә 2 майга кадәр аңа туган Адав-Толымбай авылыннан читкә чыгарга, 2002 елны (ярты гасырлык мәҗбүри «тәнәфес»тән соң!) үзе яңадан җан өргән театрга (Иделнең уң ягындагы бердәнбер татар театрына) керергә, телефон аша элемтәгә чыгарга рөхсәт ителми.
Бу юлы Татарстанның Казаннан көнчыгыштарак өлешендә һәм күрше төбәкләрдә гастрольләр өчен өч спектакль әзерләнде. Югарыда телгә алынганча, Чаллыда, Актанышта, Мөслимдә, Базарлы Матакта һәм Чардаклыда мәшһүр язучыбыз Туфан Миңнуллинның «Йөрәк маем» пьесасы буенча эшләнгән «Мишәрем ‒ шикәрем» музыкаль комедиясе куела.
Буа театры ‒ ике дәүләт телендә дә даими һәм бертигез эшләүче бердәнбер сәнгать учагы: утыз бөртек артистның һәркайсы татар һәм урыс телендә рольләр башкара. Мисал өчен, бу гастрольләрдә татарлар азрак яшәгән Цильнада, Сембердә, Димитровградта, Богырысланда һәм Самарада, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышлап, «Небесный тихоход»ны да куялар. Читтә күрсәтү өчен тагын бер музыкаль комедия дә әзерләнде.
Режиссёр Рөстәм Галиев сәхнәгә куйган «Мишәрем-шикәрем»дә исә Туфан ага пьсасынының һәм классик казанча куелышның нигезе генә калган. Чынбарлыкта, ул бернинди «развлекуха» түгел инде, ә «буалаштырып сәхнәләштерелгән» мөстәкыйль әсәр. Усал телләргә аны хәтта «пародия» дип атау өчен дә җирлек бар. Спектакль ике сәгатькә якын дәвам итүче бер пәрдәлек итеп үзгәртелгән. Саф «буа-цүпрәле сүләше» ‒ аның «визит тамгасы». Һәм биредә өч телле артистлар белән бергә алар карамагындагы җансыз реквизитлар да үзенчә сүз тота һәм тамашага өстәмә мәгънәләр кертә.
Баян урынына ‒ үз тавышы булмаган аудиоуйнаткычлы ике рәтле гармун. Аны кабызып җибәреп, авыл кызларын-хатыннарын җырлатучы-биетүче Аләүтдин, картая барса да, һаман «Япуниягә китәм, япун кызына үләнәм»дип хыяллана. Бу рольне Илфир Солтанов башкара.
Кияүгә чыгып, тормыш корырга теләгән өч бертуган кызга ихтимал булган бердәнбер егет ролендә ‒ Буада туып үскән мишәр баласы Ирек Гайнетдинев. Аның персонажы: «Өчесен дә бирегез миңа, барыбер берсе дә кирәк түгел!» ‒ ди.
Бер гаилә булып яшәүче, модалы киемнәр киеп кәперәеп йөрүче бер пар: шәхси дөньялары кулларындагы смартфоннар кебек тар бу кулланучыларның...
Уен-көлке сәхнәдә генә булган икән шул. Буа театры спектаклен карарга барганчы ук, минем 93 яшьлек һәм авылда яшәүче туганнан-туган апам бу тамашаның Эзоп теле астындагы асылын берничә җөмлә белән: «Авылларда да, Буада да яшьләргә эш юк, Казанга барып-кайтып эшләп йөриләр. Шуңа күрә гаилә дә кора алмыйлар. Алга таба да шулай барса, без юкка чыгабыз... », – дип ачып салган иде.
Фәһим Җиһаншин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев