Коточкыч авариядә һәлак булганнар
Фаҗига Биектау районында булган.
7 майда Биектау районы территориясендә, М-7 трассасында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 69 яшьлек ир идарә иткән «Лада» автомобиле билгесез сәбәпләр аркасында каршы як хәрәкәт юлына чыккан һәм «КамАЗ» йөк машинасы белән бәрелешкән.
Көчле бәрелеш нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе һәм аның белән баручы хатын-кыз пассажир алган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак булган.
Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Әлеге факт буенча тикшерү алды тикшерүе башланган, эш барышы прокуратура контролендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев