Көтүче малае профессор булды
«Кәүсәр» мәчете төзелешенә зур өлеш керткән юридик фәннәр профессоры Зөфәр абый Гатауллин белән әңгәмә.
2нче гимназия янындагы «Кәүсәр» мәчете шәһәрдәшләребез яратып йөри торган мәчетләрнең берсе. Тәравих, Корбан гаете намазларында биредә алма төшәр урын да калмый. Балага исем кушу, никах укытумы – Аллаһ йортына киләләр. «Кәүсәр» мәчетенең сафка басуына 30 ел була. Әмма аның оешу тарихын күпләр белми. Башында гади авыл малае, хәзер инде зур дәрәҗәләргә ирешкән профессор Зөфәр абый Гатауллин тора. Без аның белән очрашып әңгәмә корып алдык.
- Мәчет төзү өчен күп йөрергә туры килгәндер, Зөфәр Шакирович?
- Демократия, татар-иҗтимагый үзәге оешкан вакытлар иде. Җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова, Галимҗан Салихов кебек бик күренекле кешеләр эшли иде ул вакытта. 32нче мәхәлләдә мәктәп төзи башладылар. Максатыбыз аны татар гимназиясе итү иде. Шәһәр җитәкчелеге: «Гаризалар җыйсагыз, татар гимназиясе итеп ачачакбыз», – диделәр. 31, 32, 62нче бистә калмады – гаризалар җыйдык. Теләгебезгә ирештек. Мәчет тә кирәк бит инде. Мәктәптән ерак түгел буш урын бар. Егетләр белән сөйләштек тә, краны да табылды, блогы да кайтарып куелды. Иман йорты төзелеше шуннан башланып китте. Мине 32нче бистәдәге мәхәлләнең рәисе итеп билгеләделәр. Мәчетнең мөтәвәллият рәисе итеп Шамил Бикташевны сайлап куйдык.
- Кыенлыклар булдымы?
- Ул вакытта халык күтәренке рухта иде. Гел җае чыгып торды. Мәхәллә рәисеннән тыш, мин 5 ел дәвамында «Электротехниклар» префектурасының префекты да булдым. Элек шәһәр Автозавод һәм Комсомол районнарына бүленгән иде. Халыкка якын булсын дип, префектуралар оеша башлады.
- Мәчеткә ихтыяҗ зур идеме ул вакытларда?
- Ул вакытта бердәнбер төп гыйбадәт урыны «Тәүбә» мәчете иде. Префектурада эшләгән вакытта ифтарлар оештыра идек. Ураза, Корбан гаетендә кеше кая барырга тиеш? Бөтенесе «Тәүбә» мәчетенә килә иде. Ислам бит ул тормыш рәвеше дә. Исем кушу, никах укыту һәм башка дини йолалар да уздырыла. Мәхәлләгә мәчет бик кирәк иде.
- Үзегез белән таныштырыгыз әле. Кайсы яклардан сез?
- Алексеевск районының Кыр Шонталасы авылыннан. Гаиләдә 4 бала – 2 кыз һәм 2 малай үстек. Мин иң олысы. Шунда мәктәпне тәмамладым. Беренче белемем буенча мин химия һәм биология укытучысы. Мәктәбемә эшкә кайттым, үземне укыткан укытучыларыма завуч итеп куйдылар.
- Кырын карамадылармы соң?
- Башта бик яратып бетермәделәр, әлбәттә. Ничек инде гади колхозчы, көтүче малае җитәкче булсын?! Бер җыелышта: «Ошатасызмы-ошатмыйсызмы, яратасызмы-яратмыйсызмы мин бүгенге көндә сезнең җитәкчегез. Сездән артыгын сорамыйм, әмма тиешлесен таләп итәчәкмен», – дидем. Шуннан соң басылдылар. 3 ел эшләгәннән соң өйләндем, балабыз туды. 1982 елны Чаллыга күченеп килдек.
- Яңа үрләр яулый башладыгыз инде...
- «Казанга китсәң, фатир алуы авыр, Чаллыда җиңелрәк», – дигәннәр иде. Шуңа Чаллыны сайладым. Урамнарда «ЛиАЗ» дигән сары автобуслар йөри иде ул вакытта. Шуңа утырып киттем. Шәһәрне белмим. «УВД» тукталышы диделәр. Төшим әле мин әйтәм. УВДга кердем. «Эшкә урнашасы иде», – дим. «Алабыз сине», – диләр. Шулай итеп милициягә эләктем. 11 айга гына чыдадым. Аннан заводка урнаштым. Анда 5 ел хезмәт куйдым. Мастер, аннан өлкән мастер, участок башлыгы, соңыннан лаборатория башлыгы... Шунда эшләгән вакытта «Татэлектромаш» (элек ЗТЭО) җитәкчелеге кадрлар әзерләүче кирәк ди. Чаллыда Мәскәү электротехника техникумы ачтылар. Аның җитәкчесе итеп мине билгеләделәр. Тиз арада партия члены да булып куйдым. 5 ел эшләгәннән соң, алда әйткәнемчә, префектура префекты итеп билгеләделәр. Анда да 5 ел эшләдем. Ике ел «Челныгорстрой»да сәүдә йорты директоры урынбасары вазыйфасын башкардым. Аннан соң укыту эшенә кайтырга тәкъдим иттеләр. ТИСБИга һәм ИЭУПка (хәзер КИУ дип атала) урнаштым.
- Беренче белемегез биология һәм химия укытучысы дидегез. Икенчесе нинди?
- Юрист. Тормыш иптәшем этәрде. Ул КФУда немец һәм чит телләр укыта иде. «Монда синең кебек кешеләр укып йөриләр, ник юристлыкка укымыйсың?!» – диде. 2000 елны укырга кердем. Ул вакытта миңа 43 яшь иде. Кандидат диссертациясе якладым. Ике ел элек докторлык диссертациясен.
- Гади көтүче малае дигән идегез... профессор булгансыз.
- Докторлык диссертациямне уңышлы яклагач, ике дустыма «Көтүче малае КФУ профессоры булды», – дип язып җибәрдем. Берсе: «Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с) көтүчелектән башлаган», – дигән. Икенчесе: «Аның көтүчесе яхшы булган», – дип язып җибәрде. Бүгенге көндә КФУ һәм ТИСБИда юридик фәннәр профессоры мин.
- Ике җирдә укытырга ничек җитешәсез?
- Мин үзем бик тәртипне яратам. Миңа бүген 68 яшь. Көн саен сәгать алтыда торам, унда ятам. 7-8 сәгать йокларга тырышам. Бөтен нәрсәне алга карап, планлаштырып эшлим. Студентларыма да бөтен эшегезне планлаштырыгыз дим. Хәйриячелектә дә катнашырга тырышам, Аллаһка шөкер!
- Сез диндәме?
- 60 яшемдә, пенсиягә чыккач, намазга бастым. Аңа хәтле дә дин юлында идем инде. Мишәрләр гомер-гомергә динле булган халык бит. Балачакта ук Коръән ашлары уздыралар иде. Әнинең сәхәрдә манный ашаулары әле дә хәтердә. Әти кечкенә булган чакта мәчетне җимергәннәр. Сөйләве буенча күрше рус авылыннан ике кешене алып килеп, мәчет манарасын кистергәннәр. «Җыелышып еладык», – дип сөйлиләр иде. Яңадан сөйләүләренчә, кисүченең берсен бүре ашаган, икенчесе батып үлгән. Аллаһы Тәгаләнең барыбер үзенә карата җәзасы булган. Мәчет булмагач, авыл халкының зират тирәсендә җыелышып, кыш көне салам җәеп намаз укыганнары хәтердә. Шуларның бөтенесе сеңеп калган. Аллаһы Тәгаләгә дин юлына бастырганы өчен рәхмәтле мин.
- Гаиләгез турында да сөйләгез әле.
- Әйткәнемчә, гаиләдә без дүртәү үстек. Әти 2011 елда вафат булды. Әни энекәш белән авылда яши, аңа 91 яшь. Зур дәрәҗәгә ирешүемдә атам белән анама рәхмәтлемен. Үземнең Айдар һәм Айрат исемле ике улым бар. Икесе дә юрист белеме алдылар. Икесенең дә үз эшләре бар. Берсеннән Әмин исемле оныгыбыз бар. Айратның ике кыз. Олы оныгыбыз Зилә медицина юнәлеше буенча китмәкче. Әмин белән Мәдинә 4не бетерделәр, 5кә күчтеләр.
- Бүгенге көндә нинди планнар белән янып яшисез?
- Аллаһы Тәгалә исәнлек бирсә, алга таба да эшләргә исәп. Эшемне бик яратам. Студентларымны да. Фәнне яратам. Вакыт җитсә, гел фән белән генә шөгыльләнер идем. Чит ил журналларына рецензент, редколлегия әгъзасы итеп тә чакыралар. Инглиз телен камил белмим шул. Минем темам терроризм белән бәйле. Аның белән шөгыльләнүче бүген бик аз. Фәнгә соңрак килдем мин. Һәрбер галимнең дәвамчысы булырга тиеш. Әмма фән белән шөгыльләнергә теләүчеләр юк хәзер.
- Ни өчен микән?
- Тормыш алып бару өчен акчасы кирәк. Чыгымнары да күп. Архивларда йөрергә, казынырга, бастырырга кирәк. Бөтен нәрсә акчага бәйләнгән. Шуңа күрә бик теләүчеләр юк. Бер аспирантым бар әлегә. Аңа зур өметләр баглыйм. Соңгы вакытта мин татарлыкка кайта башладым. Татар теленең конституция буенча килеп чыгышы кызыксындыра. Шуңа бәйле монография яза башладым. Без бит төркиләр, ә чыгышыбыз белән Алтайдан. Казына башласаң, әллә нинди кызык-кызык әйберләр килеп чыга икән. Тарихчылар, тел белгечләре ни өчен менә шул ачылмаган пластны күтәрмиләр икән? Япония белән Приморье арасындагы татар проливы каян килгән? Сораулар бик күп.
- Әңгәмәбез бер сулышта узды, Зөфәр Шакирович. Лекцияләрегез дә шулай тиз үтәдер. Студентлар яратадыр үзегезне.
- Мин стандарт кеше түгел. Юридик белем алган вакытта ук студентларга нәрсә җитмәвен аңладым. Минем бөтен нәрсәне чәйнәп бирәсем килә. Кайвакытта «выжитый» лимон кебек кайтам. Алар эшкә барасы кешеләр бит. Җинаять процессын яхшылап өйрәнмәсәләр, тикшерүче булып ничек эшләрләр? Үземнең тормыш юлымнан чыгып, киңәшләр дә бирәм. Сезне эшкә килгәннән соң сынап караячаклар дим. Әгәр дә җитәкче урынын бирәбез диләр икән һәм сез үзегезнең потенциалыгызны күрәсез, булдырам дип уйлыйсыз икән, ризалашыгыз дим. Икенче тапкыр андый мөмкинлекне бирмәскә мөмкиннәр. Ризалашмасагыз, димәк, сез үзегезгә ышанмыйсыз. Җитәкче булып эшләү авыр, сүз дә юк, әмма җаен тапсаң, җиңел генә бара ул. Үрмәкүч тә бит чебен эләксә янына йөгерми. Ике җебе аша тирбәнештән барысын белеп, эш итеп тора. Шулай мисаллар белән укытам да, киңәшләр дә бирәм инде.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Зөфәр Шакирович!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев