Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күркәм үтте Корбан бәйрәме

Ислам диненең иң мәгънәле, иманга өндәүче, мәрхәмәтлеккә чакыручы матур бәйрәмнәренең берсе ул Корбан гаете. Аны мөселман кардәшләребез ел буе көтеп ала. Бу изге көндә кылынган гамәлләр барысы да Аллаһының күркенә барып ирешә. Гает көнне хаҗ кылулар да тәмам булып, Мәккәдән халык өйләренә кайтып китә башлый. Шәһәребездә дә Корбан бәйрәме күтәренке...

Ислам диненең иң мәгънәле, иманга өндәүче, мәрхәмәтлеккә чакыручы матур бәйрәмнәренең берсе ул Корбан гаете. Аны мөселман кардәшләребез ел буе көтеп ала. Бу изге көндә кылынган гамәлләр барысы да Аллаһының күркенә барып ирешә. Гает көнне хаҗ кылулар да тәмам булып, Мәккәдән халык өйләренә кайтып китә башлый.

Шәһәребездә дә Корбан бәйрәме күтәренке рухта узды. Иртән мәчетләребезгә ашыккан кешеләр арасында картлар белән яшьләрне күреп бер сөенсәң, ир баласын җитәкләгән аталарны очратып икенче сөенеп куясың. Халкыбыз иман юлыннан атлый, тәүбәгә килә. Нәселен дәвам итүчеләргә дин тәрбиясе бирергә тырыша.

Сәгать җидедә барлык мәчетләребезнең гыйбадәт кылу заллары шыгрым тулы иде инде. Республикабыз җитәкчеләренә гаетне ял көне итүләре өчен рәхмәт. Күпме мөселман мәчетләребезгә килеп, җанына шифа таба.

Хәзрәтләребезнең бәйрәм вәгазен кайбер мәчетләр ишек алдында урын җитмәгәнлектән, урамда халык аягүрә басып тыңлады. Бу Чаллыга Аллаһ йортлары җитмәгәнлеген аңлата: бигрәк тә хакимият янында төзелми ята торган Җәмигъ мәчете кирәк. Чаллыдагы 13 мәчетнең барысында да урын җитмәү күзәтелде.

...Гает намазы сафларында басып торганда, һәр мөселман күңеле белән Аллаһыга якыная.

Намазлы кеше җинаять кылмас, игелеккә тартылыр. Гает намазында күпме яшьләр басып торып, рухларын, иманнарын ныгыттылар. Быел шәһәребездә чама белән гает намазларында 5 меңгә якын кеше катнашты.

"Ихлас", "Кәүсәр", "Тәүбә" мәчетләрендә халыкны пылау белән сыйладылар. "Туфан", "Сөембикә", "Нур-Ихлас" мәчетендә намаздан чыгучыларны коймак белән чәй көтә иде. "Рамазан" мәчетендә хатын-кызлар һәм ирләр өчен аерым-аерым аш мәҗлесләре үткәрелде.

Шәһәр хакимиятенең аппарат җитәкчесе Илдар Мәхмүт улы Яруллин "Нур-Ихлас" мәчетенә кунак булып килде һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Мәһдиев Наил Гамбәр улы исеменнән имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәтне, аның йөзендә шәһәрнең барча мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады, изге теләкләрен җиткерде. Аш мәҗлесендә шәһәрнең кайбер предприятие җитәкчеләре, башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе Фәрһад Флорит улы Латыйпов катнаштылар. Аннары Әлфәс хәзрәт һәм Илдар Мәхмүт улы үзәкләштерелгән корбан чалу мәйданчыгына корбан чалу йоласының үтәлеше белән танышу өчен юнәлделәр. Биредә эш оешкан төстә бара иде. Урында ук корбан малын сату да оештырылган. Бәяләре төрлечә, 3 мең ярымнан 5 мең сум чамасы. Һәркем үзенә ошаган малны сатып алды.

Мәйданчыкта тәртипне тәэмин итүгә һәм корбан чалу өчен тиешле шартлар тудыруга шәһәрнең санитария хезмәтләре үзләренә бәйле булганнарның барысын да эшләделәр. Имам-мөхтәсиб урынбасары Фоат хәзрәт Мөхәммәтов әйтүенчә, гаетнең беренче көнендә бирегә сату өчен 1300 баш сарык малы кертелгән. Көн юеш булып, кар явып торса да, корбан чалу уңышлы барды. Бу изге эшне үтәүгә "Ак мәчет" мәдрәсәсе шәкертләре дә (23 кеше) үз өлешләрен керттеләр. Корбан малларын махсус өйрәтелгән мөселманнар чалып бирде. Бер сарык өчен аларга 400-500 сум түләргә кирәк булды.

Корбан ите өчкә бүленә, аның бер өлешен хуҗа үзенә калдырса, калган өлешләрен мохтаҗларга тарата, хәер итеп бирә. Быел мал чалу урынында ук бу эшне башкарырга мөмкинлек бар иде. Балалар һәм картлар йортларына, мәдрәсәләргә, ярдәмгә мохтаҗларга бирү өчен махсус урыннар әзерләнүе дә бик хуп.

Корбан чалу урынында кайнар чәй эчеп җылынырга мөмкинлек булуы, чиста су белән тәэмин ителү халыкка зур җиңеллек тудырды. Бәйрәм рухы өйләргә дә мәҗлесләр булып күчте. Ул көнне туган-тумачалар, дуслар очрашып, корбан итеннән авыз иттеләр. Коръән укып күңелләре юанды.

Күркәм үтте быел да Корбан бәйрәме. Алдагыларын да күрергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев