Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күршең өчен түләргә ризамы?

Күптән түгел депутат-коммунистлар торак-коммуналь хуҗалыгы проблемаларына багышланган "түгәрәк өстәл" оештырды. Анда торак-коммуналь хуҗалыгы инспекциясе вәкилләре, йортлар буенча җаваплылар, шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов, шәһәр прокуроры Александр Евграфов, җылылык-электр үзәге директоры Әнвәр Хаҗиев һәм Чаллы җылылык челтәрләре компаниясе җитәкчесе Айрат Зәйнуллин катнаштылар. Кайнар суга тариф...

Күптән түгел депутат-коммунистлар торак-коммуналь хуҗалыгы проблемаларына багышланган "түгәрәк өстәл" оештырды. Анда торак-коммуналь хуҗалыгы инспекциясе вәкилләре, йортлар буенча җаваплылар, шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов, шәһәр прокуроры Александр Евграфов, җылылык-электр үзәге директоры Әнвәр Хаҗиев һәм Чаллы җылылык челтәрләре компаниясе җитәкчесе Айрат Зәйнуллин катнаштылар.

Кайнар суга тариф ничек формалаша һәм ни өчен әлеге хезмәт өчен суммалар төрле йортларда төрлечә? Кайбер шәһәрдәшләр фикеренчә, квитанцияләрдәге "кайнар су" графасы халыкка мәҗбүриләп тагыла һәм түләүләр икеләтә алына. Моңа каршы Айрат Зәйнуллин "Торак кодексы"ннан цитата китерде: "Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә кайнар һәм салкын су белән тәэмин ителеш, суны фатирларга бүлеп җибәрү керә".

- Без йортларның подвалларына кереп, барысын да җентекләп тикшердек. Бернинди икеләтә түләү дә юк. Ике контур бар: берсе - җылылыкка, икенчесе - кайнар суга. Белгәнебезчә, кайнар суга исәпләү приборы куелган. Теләсә кайсы йорт буенча үзебезнең хаклы икәнебезне дәлилләрлек нигезебез бар, - диде ул.

Йортлар буенча җаваплылар үз вазифаларына намус белән караган урыннарда гомумйорт приборлары чыгымнары белән бәйле проблемалар юк, дип инандыра шәһәр прокуроры. Аның фикеренчә, ноябрь аенда торак мөлкәтчеләре җыелышында кабул ителгән карар нигезендә, идарә компанияләре тарафыннан кулланылган ресурсларның бүленмәгән өлешен фатир хуҗаларына бүлеп чыгу фактлары ачыкланды. Ягъни мөлкәтчеләр үзләре үк күршеләре өчен түләргә ризалык белдергән. Бу нисбәттән, "Күрше хакы - Алла хакы" дигән гыйбарәне ничек искә төшермисең!

- Түләүләр буенча шигегез бар икән, гомуми җыелышның беркетмәсен таләп итегез. Әлеге документ юк икән, идарә компаниясенә дәгъва белән мөрәҗәгать итә аласыз, - дигән киңәш бирелде әлеге очрашуда.

Барлык компанияләрдә дә үз вакытында тутырылмый әлеге беркетмәләр. Әйтик, "Жилкомсервис" идарә компаниясе үзе хезмәт күрсәтә торган 388 йорттан 243енә беркетмә төзегән. "Мәхәллә"дә - 107 йортның 90ына, "Ремжилстрой"да - 89 йортның 81енә, "Паритет"та - нибары 1, "Камстройсервис"та 19 торак йортка беркетмә теркәлгән. Шул ук вакытта "Электротехниклар" һәм "Челныстройремонт" идарә компанияләрендә бер генә беркетмә дә төзелмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев