Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ксения Собчак Чаллының 5нче хастаханәсен хурлап язды

Ул бинаның начар булуын тәнкыйтли

“...пычрак бәдрәф, ватык идән, ябыштырып куелган ут сүндергече”.
Ксения Собчак Чаллының 1/09 адресы буенча урнашкан 5нче хастаханәсен шулай дип хурлап чыкты. Дәлилләү өчен фотолар да куйган.

Ксения Собчак медицина персоналы эшчәнлегенә тел-теш тидерми. 

 Хастаханә 38 ел төзекләндерелмәгән. 2018 елда җирле хакимият ремонт ясамаска, ә яңа бина төзергә дигән фикергә килә. 2021 елда проект ясыйлар, 70 миллион сум сарыф итәләр. Шуңа да карамастан хастаханә һаман иске бинада. Пациентлар зарлана», - дип язган ул. 

Шәһәрнең 5нче хастаханәсе чыннан да заманында кунакханә өчен төзелгән бинада урнашкан. Аның иске булуы беркемгә дә сер түгел. 
 
-    Хастаханәгә ремонт таләп ителүе беркем өчен сер түгел. Бина иске. Инженер коммуникацияләр дә иске. Интернетка эленгән фотолар узган елныкы. Без бәдрәфләрдә үз көчебез ремонт ясаттык. Хастаханә бүлекләрендә, палаталарында да әкренләп төзекләндерү эшләре бара. Шунысын искәртергә кирәк, 5нче хастаханә өчен яңа бина төзеләчәк. Хәзер проект өстендә эшлиләр. Кайчан төзи башлаячаклары гына билгесез, - дип сөйләде хастаханәнең матбугат хезмәте җитәкчесе Наталья Галиева.  

Узган ел Чаллы хакимияте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләшеп, шәһәрдә яңа хастаханә төзергә кирәк дигән карарга килде. Аның урыны да билгеле. Ул Чулман проспекты буенда, “Адымнар” полингваль мәктәбе һәм Ипподром арасында 6 гектар җирдә урнашачак. 

Фото Ксения Собчак телеграм-каналыннан алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина