Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кукмарада итек һәм себерке белән хоккей уйныйлар

Кукмара районының Вахит авылында яшәүчеләр тырышып эшли дә, күңелле итеп ял да итә белә. Үзләренә кызыклы шөгыль дә табалар.

Яңа ел каникулларында, икенче ел рәттән, итек белән хоккей уйнарга чыкканнар. Кәшәкә урынына алар себерке куллана. Кукмараның атаклы блогеры Тәнзилә Идиятуллина инстаграм битендә уенның видеосын да элгән. Бу юлы хоккей уйнарга Югары һәм Түбән очта яшәүче хатын-кызлар чыккан. Иң оста уенчылар истә Түбән очта яши икән. Уенда алар җиңгән. Бик рәхәт булды, авылдашлар килеп көч биреп торды, ди Тәнзилә ханым.
Ир-атлар исә хоккейны итек киеп, әмма кәшәкә белән уйный.

Чыганак:Шәһри Казан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл