«Күктән күзәтеп торалар икән»
«Син соңыннан аңларсың ни өчен мин сиңа рәхмәтлемен икәнемне», – диде абый. (Язмалар «Булмас димә, дөнья бу!» телеграм-каналыннан алынды)
Үзем күргән бер төшне сөйлим әле. Мин бабаемның энесен бик ярата идем. Ул Бөек Ватан сугышында катнашып, барлык фронт юлларын үткән ветеран иде. 1941 елдан 1945 елга кадәр связист булган. Берлинга кадәр барып җиткән. Ул инде күптән мәрхүм.
Дүрт ел элек 5 майда ул минем төшемә керде. Мин карлы, иге-чиге күренми торган кырдан барам икән. Ә кыр уртасында бүрәнәдән салынган йорт тора. Шул йортка барып җитеп эченә кердем. Ә анда зур якты бүлмәдә өстәл артында абыйның хатыны (ул да мәрхүмә) утыра. Аның белән хәл-әхвәл сорашкан арада абый да елмаеп килеп керде. Ишектән кереп килүгә үк: «Рәхмәт сиңа, сеңлем», – ди. Мин: «Ни өчен, абый?» – дим. «Үзең беләсең ни өчен икәнен», – ди. «Юк, белмим, сезгә үзегезгә рәхмәт мине кечкенәдән яратып үстергәнегез өчен», - дим. Алар минем өчен икенче әни белән әтием күк иде. «Син соңыннан аңларсың ни өчен мин сиңа рәхмәтлемен икәнемне», – ди. Мин аны шуның кадәр сагынган идем. Кочаклап, үбеп алдым.
Шуннан соң уянып киттем. Күңелгә шундый рәхәт. Йокыдан торгач абыйның портретын алырга киттем. Мин «Үлемсез полк»ка чыгарга дип аны ясатырга заказ биргән идем. Менә шунда минем башыма барып җитте бит: ни өчен абыйның миңа рәхмәт әйтүе.
Бәйрәмдә оныгым – бабамның, ә мин абыйның портретын тотып бардык. Мин күз яшьләренә батып, аяз күк йөзенә карап, барлык ветераннарыбыз безне күктән күзәтеп тора икән бит, дип еладым.
Язма «Булмас димә, дөнья бу!» телеграм-каналыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев