Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кулай бәядән ризыклар алып калырга ашыгыгыз

Гадәттәгечә ике урында килограммын 60 сумннан шикәр комы саттылар.

Бу минутларда  «Южный» агросәнәгать паркында, ГЭС бистәсенең «Төзүче» стадионы янында һәм Ипподормда язгы авыл хуҗалыгы ярминәләренең соңгысы гөрли.

Ипподромдагы ярминкәгә мин дә барып кайттым. Гадәттәгечә ике урында килограммын 60 сумннан шикәр комы саттылар. Бер кешегә 3 килограмм. Су буе чират. «Шикәр комы складларда җитәрлек булгач, нигә аны берничә урында сатмыйлар икән?» – дип үзенең ризасызлыгын белдерде лаеклы ялдагы укытучы Мәдинә ханым. Аның янындагы Зәйнулла абый исә: «Болай да ярый. Чиратта кеше белән аралашасың, бер дә авыр түгел», – диде. Уңган шәһәрдәшләребез исә иртәнге алтыда ярминкәгә килеп, берничә тапкыр чиратта торып, кайнатма чорына җитәрлек шикәр комы алганнар.

Халык килограммын 400-600 сумнан сыер ите алды. Хәләл бройлерның килограммы 330 сум, тозның килограммы – 20 сум, сыер мае 490 сум, йомырканың дистәсе 100-120 сум иде. 3 литрлы балның бәясе 1200 сумнан башлана. Биредә яшелчә, ит, сөт ризыклары, үсентелер, чикләвеләр, кондитер ризыклары, балык – кыскасы җаның теләгән бар нәрсәне алып була.

Бүген ярминкәләрнең соңгысы, аларның эше көзгә генә яңартылачак. Ярминкәдән кулай бәягә, тәмле свежий ризыклар аласыгыз килсә, ашыгыгыз. Ярминкәләр 15 сәгатькә кадәр эшли, дөрес товарлары сатылып беткән авыл хуҗалыгы уңганнары иртәрәк тә китәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминәләр