Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кулай да, уңайлы да

Узган шимбәдә Яңа шәһәрнең Шамил Усманов урамында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Биредә Актаныш районы хезмәтчәннәре сәүдә итте. Иртәдән үк коеп яңгыр яуса да, ярминкә югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Шамил Усманов урамының Вахитов проспектыннан Пушкин урамына кадәрге өлешендәге сәүдә рәтләрендә ит-сөт ризыклары, балык, яшелчә саттылар. Халык килограммын 10-13 сумнан бәрәңге, 210-240...

Узган шимбәдә Яңа шәһәрнең Шамил Усманов урамында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Биредә Актаныш районы хезмәтчәннәре сәүдә итте.

Иртәдән үк коеп яңгыр яуса да, ярминкә югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Шамил Усманов урамының Вахитов проспектыннан Пушкин урамына кадәрге өлешендәге сәүдә рәтләрендә ит-сөт ризыклары, балык, яшелчә саттылар. Халык килограммын 10-13 сумнан бәрәңге, 210-240 сумнан сыер итен күпләп алды. 350 сумга индоүрдәк, бройлерүрдәк, түшкәсен 500-600 сумга тавык ите дә саттылар. "Без берничә ел инде индоүрдәк үстерәбез. Халык яратып ала. Көн яңгырлы булуга карамастан, бүген дә алып килгән товарны сатып бетердек", - ди Күҗәкә авылыннан килгән Гөлназ Хәерова.

Ярминкәдә суган, кишер, чөгендергә дә ихтыяҗ зур булды. "Мин бу чараны ел саен көтәм. Бер кешедән бәрәңге, икенчесеннән ит алам. Ризыкларга тел-теш тидерерлек түгел. Югары сыйфатлы, гаиләбез белән яратып ашыйбыз", - ди лаеклы ялдагы Нәкыя Хәйбуллина.

Халык Шамил Усманов урамында ярминкә оештырылуга канәгать, чөнки биредән сатып алынган азык-төлекне өйгә алып кайтырга уңайлы. Өстәвенә бәясе дә кулай. Алар бу фикерләрен башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Наил Мәһдиевка да җиткерделәр. Шәһәр башлыгы киләчәктә дә биредә ярминкәләр уздырырга вәгъдә итте. 25 октябрьдә, мәсәлән, бу урамда Татпотребсоюз предприятиеләре сәүдә итәчәк.

Ярминкәнең тагын бер ягын әйтмичә калып булмый. Шамил Усманов урамына килүче сатып алучылар хөрмәтенә Актанышның данлыклы "Агыйдел" татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле җыр-биюләрен башкарды. Талантлы егет-кызларга иҗади уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X