«Күңелем кушканга тәрбияче эшен сайладым»
Тәрбиячеләрнең һөнәри бәйрәме уңаеннан без шәһәрнең 115нче «Йолдызчыклар» балалар бакчасы тәрбиячеләре янында булып кайттык.
Юлия Суслова балалар бакчасында педагог-психолог, шулай ук өч-дүрт яшьлек сабыйлар төркемендә тәрбияче булып эшли.
– НГПУда 4нче курста укыганда ук бакчада эшли башладым. Тәрбияче булу – ул минем күптәнге хыялым һәм күңел кушуы. Үземне башка һөнәрдә итеп күз алдына да китерә алмыйм. Әнием дә тәрбияче, мин бу эшне күреп үстем. 2015 елда «Йолдызчыклар» бакчасында психолог ставкасы ачылды һәм мин шунда күчтем. Балаларны да, ата-аналарны да бакчага күнегергә өйрәтә идем. Аннары мәктәпкә әзерлек курслары алып бардым, алар белән адаптация чоры уздык.
Сабыйлар белән эшләү өчен иң беренче теләк булырга тиеш. Эшли-эшли алар синең «үз» балаларыңа әйләнә. Ничек яратмыйсың инде аларны?! Чын тәрбияче балалар дөньясы белән яши, балаларга мәхәббәтен, йөрәк җылысын бирә. Балалар үзләренә карата мөнәсәбәтне бик тиз сизеп ала. Шуңа күрә мин һәр сабыйны аңларга, ягымлы, гадел булырга тырышам. Балалар да миңа ышана, серләре белән дә уртаклаша, – ди Юлия Александровна.
Анастасия Скубченко балалар бакчасында 2019 елдан бирле эшли. Һөнәрен бик ярата, үтә дә җаваплы, һәр балага игътибарлы.
– Мин дүрт-биш яшьлек сабыйлар төркемендә. Үземне белгәннән бирле гел балалар янында. Нәселдә мәктәпкәчә белем бирү системасында эшләүчеләр күп. Бәлки шуңадыр сабыйлар белән уртак тел табу авыр булмады. Үземне тәрбияче ролендә беренче тапкыр 15 яшемдә сынап карадым. Миңа – мәктәп укучысына 2нче класс балаларын шефлыкка бирделәр. Аннары, шуңа өстәп, ул елларда балалар үзәкләрендә педагог ярдәмчесе булып та эшләп йөрдем.
Бирегә кече тәрбияче буларак эшкә урнаштым, ул вакытта НГПУда 1нче курста укый идем. Дөресен генә әйткәндә, бакчада озак эшләмәм, мәктәпкә барырмын дип уйладым. Тик сабыйлар белән эшли башлагач, аларны ташлап китә алмадым. Сабыйларның җылы карашы, әти-әниләрнең ышанычы – тәрбияче өчен иң зур бәя, – дип сөйли Анастасия Дмитриевна.
– Юлия Александровна да, Анастасия Дмитриевна да сабыйлар белән дә, ата-аналар белән дә уртак тел таба беләләр. Яшь булуларына карамастан, ярдәм сорап килүчеләрне дә кире борып җибәрмиләр. Аларга ачык дәресләр оештырганда да игътибар иткәнем бар: барысы да методик яктан дөрес төзелгән, һәр нәрсә уйланылган, бай материал тупланган, кыскасы, әзер өлге итеп кулланырлык. Гомумән, бакчадагы һәр тәрбияче турында озак итеп аерым сөйләп була. Алар барысы да үз эшләренә бирелгәннәр, намуслылар, итагатьле һәм ярдәмчелләр. Алар инициативалы, киң эрудицияле булулары белән аерылып торалар, – ди тәрбиячеләр коллективы турында 115нче «Йолдызчыклар» балалар бакчасы мөдире Рима Кузнецова. – Хәзерге заман шартларында тәрбияче булу катлаулы эш һәм җаваплылык сорый, чөнки белем, тәҗрибә генә түгел, зур түземлек тә, даими иҗади эзләнүләр, эшкә һәрчак ниндидер яңалык кертеп тору да кирәк. Форсаттан файдаланып, барлык тәрбиячеләрне һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Сәламәтлек, сабырлык һәм иҗади уңышлар телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев