Күп балалы гаиләләргә көллияткә тотылган чыгымнарның 30%ын кайтарачаклар
Яңалыклар тасмасы

Күп балалы гаиләләргә көллияткә тотылган чыгымнарның 30%ын кайтарачаклар

Бу кемнәргә кагыла?

Татарстанда 1 ноябрьдән күп балалы гаиләләргә көллияттә уку бәясенең бер өлешенә компенсация түли башлаячаклар. Министрлар кабинетының бу карарына премьер-министр Алексей Песошин кул куйды. 

Льгота 2025 елның 1 ноябреннән гамәлдә.  Карарның гамәли көче 1 сентябрьдән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла. 

Түләү алуның шарты булып көндезге бүлектә белем алу тора. Компенсация алу хокукы 23 яшькә кадәрге студентларга бирелә.

Түләүне салым, җыемнар һәм иминият кертемнәре түләү буенча бурычлары булмаган мөрәҗәгать итүче ала ала. Әгәр көллиятләрдә бер гаиләдән берничә бала укый икән, компенсацияне һәр балага алырга мөмкин.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


күпбалалы гаиләләр

Нет комментариев