Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күпфатирлы йортта мунча ясаган эшмәкәргә ни булыр?

Аның эше буенча суд булды.

Раскольников урамындагы 38/13/3а йортында сауна-хамам оештырган хатын-кыз бизнесын туктатырга мәҗбүр. Суд шундый карар чыгарды.

Аскы катта сауна булуына йортта яшәүчеләр риза булмый. Тавышка зарланып алар күптапкырлар канәгатьсезлек белдерәләр. Шәһәр Советы депутаты Андрей Елантьев бу проблемага нокта куярга була. Ул прокуратурага мөрәҗәгать итә. Аның әйтүенчә, күпкатлы йортта мунча тоту янгын китереп чыгарырга мөмкин. Моннан тыш, санитар-эпидемиологик нормаларга туры килми һәм җәмәгать тәртибен боза. 

Әлеге йортка прокуратура, Роспотребнадзор идарәсе белгечләре тикшерү белән чыга. Сауна-хамамнан тыш, биредә мунча, джакузи булуы да ачыклана. Эшмәкәр мунча аскы катта (цокольдә) урнашкан, күпкатлы йортта түгел дип аклана. Әмма суд эшчәнлекне алып барырга ярамый дигән карар чыгара. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев