Күргәзмәдә хилафлыклар тапканнар
Яңалыклар тасмасы

Күргәзмәдә хилафлыклар тапканнар

Чаллы прокуратурасы тутый кошлар күргәзмәсендә тикшерү уздырган һәм кайбер хилафлыклар тапкан.

Бу хакта күзәтчелек органының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү күрсәткәнчә, күргәзмә чынлыкта зоопарк кебек эшли, әмма билгеләнгән таләпләргә туры килми. Моннан тыш, кошларны күзәтү, ашату һәм җыештыру журналлары алып барылмый, азык саклау һәм әзерләү урыннары санитария нормаларына җавап бирми, кош азыгына кирәкле документлар, шулай ук тутый кошлар асрауга лицензия юк.
Эшмәкәргә карата административ эшләр кузгатылган, аңа ачыкланган хилафлыкларны бетерергә кушылган.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


прокуратура рт суд утырышы тутый кош

Нет комментариев