Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга күрше шәһәр караклары ияләште

Аларны нәрсә кызыктыра соң?

Велосипедлар. Быел шәһәрдә инде 13 велосипед урлау очрагы теркәлде. Сезон башланды гына, югыйсә. Гадәттә ике тәгәрмәчле транспортка ир-атлар, зыян күрүчеләрнең күршеләре кызыга иде. Хәзер якындагы шәһәрләрдән дә килеп урлаучылар бар, ди полиция хезмәткәрләре. Велосипедларны сату өчен генә түгел, берәр җиргә барып җитү өчен дә утырып качалар. Урланган транспорт бәяләре 6 меңнән 20 мең сумга кадәр. 

Хокук сакчылары велосипедларны йозак белән бәйләп куярга, камера булган урыннарда калдырырга киңәш итә. Велосипедны кеше кулыннан алганчы, кибеттән сатып алу хәерлерәк. Кешедән алган очракта, игътибарлы булырга, техпаспорт һәм чегын сорарга кирәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклар