Куш-Елга – укымышлылар авылы
Авылда язучы, галим Таҗетдин Ялчыгол оныгы Фәхретдин хәзрәт имамлык иткән.
Ашыт авылына нигез салган борынгы бабайлар хәзерге Арча районы, Ашыт елгасы буендагы авылларның берсеннән булганнар. 1552 елда Казан Ханлыгы җимерелгәннән соң, эзәрлекләүдән, көчләп чукындырудан качып, 17нче гасыр башында Зәй якларына карурман эченә килеп төпләнгәннәр.
Бүген халык телендә «Иске авыл асты» дип йөртелә торган урында авыл 18нче гасыр башына кадәр яши. Яшәү өчен шартлар булмый. Авыл уртасыннан аккан Кара-җирек инешенең дә суы кибә. Халык әкренләп авылның хәзерге урынына – Кушнарат-Елга инеше буена күчеп утыра. Авылга Кушнарат-Елга дип исем бирәләр. Еллар узгач, чишмә янында үскән куш нарат череп юкка чыга, авылның исеме дә Куш-Елга итеп кыскартыла.
Халык тирә-яктагы урманнарның агачларын төпләп, чәчүлек җирләр булдыра, иген игә, терлек үрчетә, умарта тота, сәүдә һәм һөнәрчелек белән шәгыльләнә. Тормыш әкренләп җайга салына.
1740 елларда Рәсәй империясендә «Яңа чукындырылганнар эшләре конторасы» төзелә. Мөселманнарны көчләп чукындыру, христианлаштыру процессы башлана. Бу Кушнарат-Елга авылын да читләтеп үтми. Моңа дәлил булып бүгенге көнгә кадәр сакланган Пусташит авылы белән Куш-Елга авылы уртасындагы басуда Кушнарат-Елга авылының керәшен зираты тора. Бу кырыс чор 35-40 ел вакытны үз эченә алган. 1773-1775 елларда Е.Пугачев җитәкчелегендәге баш күтәрүләр нәтиҗәсендә куркуга калган Екатерина-II дин иреге бирергә мәҗбүр була. Конторалар ябыла. Көчләп чукындырулар бетсә дә, кире исламга кайту рөхсәт ителми. Шулай булса да, әкренләп исламга кайту башлана. Бу якынча 45-50 еллап дәвам итә.
1870 елгы халык санын алу нәтиҗәсеннән күренгәнчә, Кушнарат-Елга (Куш-Елга) авылында 239 ир-ат, 232 хатын-кыз яшәгән. Шулардан 13 ир һәм 14 хатын-кыз рус милләтеннән булганнар. 124 ир-ат, 124 хатын-кыз ясаклы татар статусында булганнар. Авылның бер мәчете, 2 мәдрәсәсе, Зичә елгасы буенда су тегермәне булган.
Һәр нәселнең үз шөгыле, үз һөнәре булган. Иген иккәннәр, терлек асраганнар, умарта тотканнар, тире иләгәннәр, ат җигү өчен дирбияләр әзерләгәннәр, каен тузыннан дегет ясаганнар. Әлеге товарлар белән тирә-як авылларны да тәэмин иткәннәр.
Һәр елны якын-тирәдәге унөч авылны үз эченә алган данлыклы Ашыт җыены уздырылган. Бу чара атна дәвамында барып, соңгы көнендә Мәйдан (Сабантуе) уеннары белән тәмамланган. Кунакка, бәйрәм итәргә якын-тирә авыллардан гына түгел, Зәй аръягы авылларыннан, хәзерге Тукай районы Биклән авылыннан, Сарман якларыннан да килә торган булганнар.
Бөек татар мәгърифәтчесе, дин белгече, халык табибы, язучы һәм галим Таҗетдин Ялчыгол оныгы Фәхретдин хәзрәт 1856-1890 елларда Кушнарат-Елга (Куш-Елга) авылында имамлык иткән, мәдрәсә ачып, ир балалар укыткан. Фәхретдин хәзрәтнең 1860 елда туган улы Фәйзулла хәзрәт 1885-1925 елларда әтисенең изге эшен дәвам иткән. Алар ир балаларга дини, гыйльми белем генә түгел, әхлакый тәрбия дә биргәннәр. Фәйзулла ишан яшәгән нигез хәзерге мәдәният йорты урнашкан урында булган. Сугышта һәлак булган авылдашларга куелган һәйкәл урынында исә урам буйлап бүрәнәдән салынган алты почмаклы өч йортлары, яр буйлап бертоташтан таштан салынган амбарлары тезелеп киткән була. Йортларның берсендә үзләре яшәгәннәр, икесендә мәдрәсә булган, биредә ир балалар белем алган. Шәкертләр якын-тирә авыллардан, Зәй, Минзәлә, Сарман, Мөслим, якларыннан да килеп, авыл кешеләрендә фатирда торып укыганнар. Дини белем белән беррәттән, рус теле, математика, география, астрономия фәннәре дә укытылуы мәгълүм. Үзләре яшәгән йортта Фәхретдин хәзрәтнең хәләл җефете Мөслимә абыстай һәм Фәйзулла ишан хәзрәтнең хәләл җефете Рауза абыстай кыз балаларга дини сабак биргәннәр.
Авыл халкында белемгә омтылыш шундый көчле була, һәр ата-ана баласын мәдрәсәдә укытуны максат итеп куя һәм шуңа ирешә дә. Ашыт авылы халкы элек-электән укымышлы, белемле, әдәпле булган. Ир балалар өчен икенче мәдрәсәне хәзерге Актаныш районы Иске Кормаш авылында туып-үскән, Бохарада «Мири Араб» мәдрәсәсен тәмамлап, 1852 елда Уфа мөфтияте указы белән Кушнарат-Елга авылына имам-хатыйб итеп җибәрелгән Котлызаман улы Шаһиморад хәзрәтләре ача. Революция, колхозлашу, репрессия еллары да авылда эзсез узмый. Сугыштан соңгы елларда авыл «Тукай» колхозы составына керә. Тирә-юньгә алдынгы чөгендер игүчеләр булып таныла. 1990 елларда авыл мәчете торгызыла. Узган ел яңа мәдәният йорты сафка басты. Чишмә яны яңартылды.
Шунысын искәртү мөһим, авыл бүгенге көндә дә җирле халык телендә Ашыт дип йөртелә. Рәсми чыганакларда исә Куш-Елга.
Камил Ногманов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев