Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кызыклы соң дөнья!

Маҗаралы вакыйгалар турында газетага яза башлагач, бу хәлләрне Тәлгать дустым сөйләде."Февральнең 20 сендә әнинең хәле начар дигәч, туганнарым белән Норлат районының Бикүле авылына кайтып киттек. 93 яшьлек әниебезгә 3 тапкыр йөрәгенә приступ булды дип каршы алды сеңелебез. Ашыгыч ярдәм машинасында килгән табиб, уколлар кадап, әниегезнең хәле бик начар дип киткән....

Маҗаралы вакыйгалар турында газетага яза башлагач, бу хәлләрне Тәлгать дустым сөйләде."Февральнең 20 сендә әнинең хәле начар дигәч, туганнарым белән Норлат районының Бикүле авылына кайтып киттек. 93 яшьлек әниебезгә 3 тапкыр йөрәгенә приступ булды дип каршы алды сеңелебез. Ашыгыч ярдәм машинасында килгән табиб, уколлар кадап, әниегезнең хәле бик начар дип киткән. Без кайткач, әни күзләрен ачты да бер-бер артлы сораулар яудыра башлады:" Кая китте әти белән әни?", -ди. Аларның үлгәннәренә күптән бит, ничек монда булсыннар, дибез. Әле яңа гына бергә сөйләшеп утырдык, ди.Без бер-беребезгә аптырашып карап, әни теге дөньяда булып кайткан ахры, диештек".

Тәлгать шуңа өстәп, әтисенең сөйләгәннәрен искә төшереп китте."Украина фронтында сугышкан вакытта, бер авылның очында төзелеп бетмәгән, кеше яшәмәгән яңа өйдә кунарга булдык.Күрше-күләннән , бу өйдә кунарга буламы соң? дигәч, керүен керегез дә, йоклый алырсызмы икән, диештеләр. Берни дә булмас әле дип идәнгә тезелешеп яттык. Иртән уянып китсәк, ни хикмәттер, барыбыз да урамда җир өстендә ятабыз.Мондагы халык сөйләвенчә, бу өйне бер бай төзеткән булган, урыны җенле дип үзе дә моннан күченеп киткән.

Бу хәлне бер украин солдатына сөйләгән идем, Микола "җеннәргә һич ышанмыйм", диде. Бервакыт икенче бер авылда буш баракта аның белән бергә кунарга туры килде.Ятакларыбыз янәшә, уртада тумбочка. Элегрәк монда пионерлар лагере булган, диделәр.Тумбочка өстендә кружка, котелокларыбыз тора. Төнлә нишләптер йоклый алмыйча, ишек ярыгыннан төшкән яктылыкка карап ятам. Берзаман, ишек ярыгы томаланып, бер карачкы пәйда булды һәм безнең ике ятак арасына килеп басты. Мин куркудан белгәннәремне укый башладым. Ул күршенең котелогыннан, аягүрә килеш, теле белән ялый-ялый, калган ризыкны ашый башлады. Аның озын телен күргәч, тагы да курка төшеп, догаларымны кычкырып укып җибәргән идем, бу кешесыман карачкы юк булды.Шулвакыт Микола:"Котдус, я сейчас тоже чертям верю,"- дип кычкырып җибәрмәсенме?!Ул да йокламыйча, куркып, нәрсә булыр дип карап яткан икән.

Әти, пенсиягә чыккач, яшелчә бакчасында каравылда торды.Төзелеп бетмәгән каравыл өеннән ерак түгел вакытлыча куну өчен шалаш ясый ул."Куна калгач, төне буе "Бу синең урын түгел, безнең җир" дигән тавыш белән колак итемне ашадылар.Болай булмый, икенче көнне күчәрмен , дигән идем дә яңгыр сәбәпле күченә алмый калдым. Төнлә янә колагымда тавыш:"Күчәргә дигән уйларың дөрес, иртәгә күчкән бул".Шалашны икенче урынга коргач кына тынычлап калдым", - дип сөйләгән иде әти. Күрәсең, шалаш җеннәр оясы өстенә корылган булгандыр дигән иде.

Сәрбия әбинең сөйләгәне хәтердә калган.Авылның тавык фермасыннан тәрәзә аркылы тагарак алып чыгарга була. Чыкканда, күлмәк итәге кадакка эләгеп тартылгандай тоела. Кадакны ычкындырыйм дип кулын сузса, ниндидер кул итәктән тартып торганын күрә. Куркуыннан: "Бәдбәхет, нишлисең?" дип кычкырып җибәргәч, теге кул юкка чыга.

Хәлимә әби сөйли. "Сугыштан соңгы еллар, җил капка заманасы, бөтен урам күренеп тора.Гыйнвар аеның кышкы салкын төне. Сыерыбыз бозауларга торган вакыт. Җитмәсә, ирем районга киткән иде. Кичкә буран чыккач, куна калгандыр дип йокларга яттым.Бервакыт төн уртасында тәрәзә шакыйлар.Галимҗаным кайтты микән дип, тәрәзәдән карыйм, беркем дә юк. Бераз торгач, тагын шакыдылар. Өстемә бишмәтемне, башыма шәлемне урадым да ишегалдына чыктым. Беркем күренми, шулвакыт сарайда сыер мөгрәгәне ишетелде. Кереп карасам, җаныкаем-малкаем бозаулап ята. Ничек кенә өйгә алып керермен, күршеләрне булса да чакырыйм әле дисәм, чәчләренә, мыекларына бәс кунган Галимҗаным кайтып керде. Знакум кунарга кушкан иде дә сыер бозаулыйсы булгач, кайтырга чыктым.Буран булгач, юлда адашып та йөрдем, Ходай гомеремне биргән икән- исән-сау кайтып җиттем",-ди. "Каян белеп вакытында чыктың соң?" дигәч, ике тапкыр тәрәзә шакыдылар, шуңа чыктым, ди. Мине Ходай саклаган булса, бозау турында сарай хуҗасы хәбәр биргән инде алайса",- диде.

Гафур абый сугышның башында ук фронтка китә."Эшелонда барганда, бер станциядә тукталгач, яшь кенә чегән хатыны: «Дай руку, солдатик, погадаю", - ди. Акчам юк дигәч, бушлай гына, дип кулымны тотты да:" Бик күп авырлыклар күрерсең, шулай да исән-сау туган илеңә әйләнеп кайтырсың",- диде. Фронт линиясенә җитәрәк, мин котелогымны тотып суга киттем, шулвакыт немец бомбардировщиклары эшелонны бомбага тотты.Күп кенә иптәшләрем шунда һәлак булды. Сугышта өч тапкыр яраландым, Литва җирендә әсирлеккә эләктем, аннан качып, Литва партизаннары белән дошманга каршы көрәштек. Сугышны тәмамлагач, 1946 елда исән-сау туган якка әйләнеп кайттым.Чегән хатынының юраулары юш килде. Сугышка кергән вакытта да "мин исән-сау калырга тиешмен" диеп керә торган идем" , - дигән иде ул.

Кызыклы соң бу дөнья! Әйдәгез, дуслар, аралашыйк әле, языгыз белгәннәрегезне , күргәннәрегезне. Бу язмаларның тормыш өчен бер дә зыяны юк, бәлки халкыбызны дингә тартып, әдәп өстәп, икенче дөнья да барлыгына ышанырга ярдәм итәр.

Фәнис Нуретдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев