Кырмыскалардан ничек котылып була?
Бакчачылар кырмыскалардан котылуның түбәндәге ысулларын тәкъдим итәләр.
– «Муравьин» порошогы, «Великий воин» геле бик файдалы.
– Горчица яки кызыл борыч порошогын сибү.
– Бер кг тозны өч литр суга салып сибәргә кирәк. Әмма бу ысулны еш кулланырга ярамый. Ул яшелчәләргә зыянлы.
– Кырмыскаларны юк итәргә уксус та ярдәм итә. Бер литр уксусны өч литр суга салып, ояларына сибәсең. Лимон кислотасы булса, җиде пакет кислотаны ике литр суга салып эретергә һәм ояларына салырга кирәк.
– Көнбагыш мае да кырмысканың дошманы булырга мөмкин. Әмма шешәдәге майны агызып кына кырмыскадан котылу мөмкин түгел. Табада бәрәңге яки кәтлит кыздырганнан калган кайнар майны кырмыска оясына сипсәң, алар юкка чыгачак.
– Бензин яки керосин сибү дә файдага гына. Аларны су белән катнаштырырга кирәкми.
– Манный яки тары ярмасын күп итеп кырмыска оясы тирәсенә салырга кирәк.
– Көл сибү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев