Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Кыска ялганыштан чыккан янгын гаиләне бер нәрсәсез калдырды

31/15 йортының 1нче подъезды янына килеп җитүгә күптән түгел генә биредә фаҗига булганы аңлашыла.

Чүплек кырыенда кырымга баткан, дымланган җиһазлар, чүпрәк-чапрак шуңа ишарәли. 9нчы катка күтәрелгәч тә янгын эзләре лифттан ук каршы ала. Фатир ишеген ачканчы түшәмнәр кап-кара сөрем белән капланган. Фатирның түшәмнәре, диварлары каралган, авыр ис тынны кыса. Аш бүлмәсе ут чыганагыннан ераграк булса да, монда да исән калган әйбер юк – барсын да чыгарып ташлыйсы гына. 

Яңа шәһәрнең 31/15 йортында, 9нчы катта урнашкан дүрт бүлмәле малосемейкада чыккан янгын, Айгөл Гомәрованы һәм аның 13 яшьлек кызының бөтен булган малларын да көлгә әйләндерде. Әллә ни кыйммәтле әйберләр булмаса да һәрберсе тормыш авырлыклары белән көрәшеп ятканда бөртекләп җыелган. 

2026 елның 17 июленнән 18 июленә каршы төндә чыккан бу фаҗигадә ут 12 квадрат метрлы йокы бүлмәсен тулысынча чолгап алган. Мебель, шәхси әйберләр янып беткән. Янгын сүндерүчеләр утны нибары 13 минут эчендә тулысынча сүндергән. Урында МЧС, ашыгыч ярдәм, полиция һәм газ хезмәтләре эшләгән. Кешеләр зыян күрмәгән, әмма янып беткән бүлмәдә кечкенә эт баласы һәлак булган.
Янгын чыкканда бүлмә хуҗасы Айгөл Гомәрова үзе өйдә булмаган – ул хастаханәдә өлкән яшьтәге әбине караган. Шәһәрдәшебез сиделка булып эшли. Төнге сәгать икедә күршесенең шалтыратканын бер сәгатьтән соң гына күреп ала. "Котлыйм, синдә янгын!" – ди ул яңадан шалтыраткач. Айгөл баштан ышанмаган. Эшен дә ташлап кайта торган түгел – авыру пациентны карарга кирәк, алдан сөйләшмәгәч алмашынырга кеше юк. Иртән өенә кайтып җиткәч, бөтен нәрсәнең янып бетүен үз күзләре белән күргән. Янгын сүндерүчеләрнең беренчел нәтиҗәләре һәм Айгөлнең сүзләре буенча, янгын иске суыткычның электр чыбыгында кыска ялганыштан килеп чыккан.

"Минем бүлмәдә суыткыч тора иде, дивар күршеләр белән уртак. Тимер чыбыклары эрегән диделәр", – ди Айгөл.

Ул 13 яшьлек кызы белән бу бүлмәдә яшәгән. Хәзер алар иптәш кызларында, кайбер көннәрдә олы кызларында кунып йөрергә мәҗбүр. Янгын вакытында 8нче сыйныфка барырга тиешле кызының яңа сумкалары, китаплары һәм Айгөлнең 16 мең сум акчасы да көлгә әйләнгән. Иң аянычлысы, янгында кызының яраткан кечкенә эт баласы һәлак булган. "Улаган... Күршеләр әйтте. Шунда кереп коткармаганнар", – ди Айгөл, күз яшьләрен тыеп. Хәмер белән дус күршеләре “Безгә аны коткару ник кирәк?” –  дип җавап биргән. 
Айгөлнең тормышы элек тә җиңел булмаган. 5 ел инсульттан соң паралич суккан әнисен караган. Әнисен күмү белән әтисе чирли башлаган. Ике ел деменция белән чирләгән әтисен тәрбияләгән. Бу вакыт эчендә даими эшли алмаган, кайчакта төннәрен сиделка булып йөргән.

"Ике кыз, әти һәм мин бер бүлмәдә яшәдек. Ашарга, ипотека түләргә кирәк иде", – ди ул.

Әтисенең хәтере булмау сәбәпле, суны ачык калдырып, күршеләренәш зыян салыр дип тә курыкканнар. Шуңа олы кызына 18 яшь тулып, эшли башлагач ук, Круглое Поледа ипотекага иң арзан фатирны алганнар. Олы яшьтәге авыру кеше белән кечкенә булса да аерымс фатирда яшәү кулайрак була. Әтисен җирләгәннән соң, Айгөл Гомәрова кечкенә кызы белән кире бу бүлмәгә кайткан, һәм бер ел тыныч яшәгәннән соң тагын бер сынау - янгын чыккан.
Малосемейкада яшәү дә ялгыз хатын-кызга җиңел булмый. Күршеләрендәге бүлмәләрдә ир-атлар яши, гәрчә бүлмәне сатып алганңда хуҗалары хатын-кызлар булса да. Күршеләре хәмер белән дус, ванна, бәдрәф, аш бүлмәләре уртак. Өстәвенә Айгөл яшәгән бүлмәнең ишек биге дә ватылган, ишеге тәүлек әйләнәсе ачык торган.  "Яшәр урының, таяныр кешең булмагач, яшисең инде", – дип гомере буена авырлыкларны күтәреп яшәгән Айгөл. Шул малосемейка бүлмәсен тәртипкә китерсә дә, кызы белән яшәп торыр өчен үз куышлары.  Круглое Полега китә алмый, чөнки кызының мәктәбе дә, үзенең эше дә шәһәрдә.

"Туганнарым, апам бар, әмма һәркемнең үз тормышы, якын аралашмыйбыз", – дип авыр сулый Айгөл. Тагын бер ачы факт: Айгөлнең  әнисен паралич суккач, ире олы кешене каравын яратмаганга гаиләдән киткән. Ә бер ел элек балаларының әтисе, эш вакытында алтынчы  каттан егылып төшеп, һәлак булган. Бу фаҗигаләр чылбыры Айгөлнең тормышын кат-кат сынаган кебек.

Әңгәмәдәшем белдерүенчә, малосемейка күршеләре килеп чыккан фаҗигадә аны гаепли. Хәзер алар вакытлыча кайсы дустына, кайсы туганына күченгән. Хәзер Айгөлнең иң мөһим бурычы – коридор, кухня, ванна, туалет бүлмәләрен ремонтлау.

“Мине бу йортта яшәүчеләр берсе дә яратмый. Очрашканда да кырын карап узалар. Мин аларны аңлыйм да, исерекләр белән бер фатирда яшәп яткан хатынга ничек карасыннар инде. Үзем эчмәсәм дә, шулай уйлыйлар инде”, - ди ул. 

Аның үз бүлмәсенә түшәм, дивар, ишек, тәрәзә кирәк. "Рәсми рәвештә эшкә керәм дип йөри идем. Бер эштә аягымны сындырдым, шуңа тагын сиделка булып йөрдем. Әлегә бу бүлмәне тәртипкә китерергә кирәк", – ди ул, элек поварга укыганын да искә алып.


Айгөл фатирны торгызу өчен эшчеләрнең һәрберсенә көненә 3,5 мең сум түли, барлык материалларны үзе сатып ала. Машинасы да юк. Бергә  эшләгән дуслары, әлеге фаҗга турында ишетеп белүчеләр әз булса да ярдәм итәргә тырыша.  Бу авыр вакытта Айгөл Гомәровага һәм аның кызына башкаларның ярдәме дә артык булмас. 
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен телефон номеры: 8 937-777-22-08. Акчаны Сбербанк яки ВТБ банкларына күчерергә мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәлак- каза Янгыннар