«Кыстыбыйларым пешкән килеш өелеп калды»
Геройларыбыз әни булган көннәрен искә төшерде.
Ничә ел үтсә дә, һәр хатын-кыз үзенең әни булган көнен яхшы хәтерли. Аның күңеленә бу вакыйга бик күп хисләр белән «беркетелгән» була – чөнки моннан ары аның тормышы инде бүтәнчә дәвам итә. Редакция дусларыбыздан нәкъ менә шул хәтирәләр белән уртаклашуларын сорадык.
Зөләйха Минһаҗева, шагыйрә:
– 1982 ел. Миңа 27 яшь. Әни булырга җыенам. Яшьтәшләремнең инде күптән балалары бар, күбесенең бер генә дә түгел. Минем дә бик әни буласым килә. (Кияүгә чыгуымның да төп сәбәбе шул булгандыр, мөгаен...) Моның турында мин бик күп ишеткән, укыган, өйрәнгән. Ничек була, ничек булырга тиеш?! Барысын да өйрәндем, беләм кебек иде. Тормыш үз законнарын куя, үз сынауларын үткәрә икән.
Ул вакытта мин «Үзәк» урамында урнашкан «Чаллы шәһәр мәдәният йорты»нда эшли идем. Финанс планын үтәргә кирәк. Без концертлар белән йөрибез. Миңа сәхнәдә кияргә Алла Пугачеваныкы кебек киң күлмәк тектерделәр. Авыллар саен йөрибез. Бала туар вакыт якынлаша. Анализларым бик начар булып, мине «сохранение»га салдылар. Чаллының яңа бала тудыру йортында бер чир (стафилококк бугай) таптылар да, карантинга яптылар. Безне «кем кая бара ала» дип, язуларыбызны кулыбызга тоттырып җибәрделәр. Туган апам медик булу сәбәпле, мин Баулы районына кайтып киттем. Кайтсам, анда да район бала тудыру йорты ремонтка туктаган булып чыкты. Апам мине Урыссу роддомына илтеп салды.
Җәйге матур көннәр, печән вакыты. Авылга, өйгә кайтасы килә. Мунча керәсе, кыстыбыйлар пешереп ашыйсы... Бу теләгем бик көчле булгандыр, күрәсең, шимбә көнне дежур табибны үгетләп, «Мин юынып киләм», – дип кайтып киттем. Ул мине шушы больница тирәсендә генә тора дип уйлаган булса кирәк. Ә мин автобус белән башта Баулыга, аннары авылга юл тоттым. Мин кайтып кергәч, апам һушын югалтып егыла язды. «Уттай печән өсте, ул-бу булса машина табарлык та түгел, нигә кайттың?..» – дип ачуланды.
Икенче көнне барысы да печәнгә чыгып киттеләр. Алар кайтуына дип, мин мунча ягарга керештем. Авыр... Берничә атлыйм да, туктап торам. Шулай итеп, мунча яктым, кыстыбыйлар пешердем. Апам кайтты, шул вакыт мин чирли башладым. Ул машина эзләп чыгып йөгерде. Машина табып, чиста чүпрәкләр, кайнаган сулар алып, алып китте мине Урыссуга. Яккан мунчам да, пешергән кыстыбыйларым да шул килеш өелеп калды.
Шул төндә мин кызымны таптым. Ул кендеге муенына уралып, бик авыр туды. Баламны миңа күрсәтмәделәр дә хәтта. Мин балам өчен куркудан, борчылудан, үземне гаепле санап, Аллаһка ялвардым. Иртән балаларны имезергә керттеләр. Беренче тапкыр кызымны кулыма алу халәтен сүз белән генә әйтеп һәм аңлатып булмый. Баламның 4 саны төгәл, сәламәт икәнлеген күргәч, күземнән яшьләр бәреп чыкты. Тавыш-тынсыз гына елыйм, тыелып булмый. Кулымда бар дөньяның иң зур хәзинәсе – балам, тере төргәк.
Аны ярату хисе берни белән дә чагыштыргысыз хис ул. Бу мизгелләрдә минем өчен башка берни дә мөһим түгел, минем тормышымның мәгънәсе – менә ул, минем кулларымда. Минем өчен галәм үзәге – шушы бала. Аның бәхете өчен мин әллә нинди батырлыкларга әзер. Хәзергә кадәр мөһим тоелган бар мәшәкать, кыенлыклар бу бәхет янында ваклана, эреп юкка чыга. Менә бит ул, минем җанымның бер кисәге: карый, тоя, елмая, елый. Минем кулымда өр-яңа тормыш. Ул бик бәхетле булыр. Киләчәктә ул минем белән горурланыр, бу дөньяга минем аша килгәненә һич үкенмәс. Моның өчен мин барын да эшләрмен, барына да түзәрмен.
Мин чын ышанып шуны әйтә алам: әни кеше өчен, баласы ничә яшьтә булуына карамастан, һәрвакыт аның баласы иң матур, иң сәләтле, иң акыллыдыр, мөгаен. Чөнки тәүге тапкыр балаңны кулга алгандагы чиксез ярату хисе югалмый, балаң белән бергә үзгәрә, арта гына бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев