Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табибы кызамыктан саклаучы иң ышанычлы ысулны атады

Чаллының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Татьяна Әгъләмова үз киңәшләрен бирде.

Атна башында Чаллыда суд карары белән «Монтессори» шәхси балалар үзәгенең ябылу билгеле булган иде. Сәбәбе – бирегә йөрүчеләрдә кызамык авыруы ачыклану.  Моны күздә тотып, шәһәр мэры Наил Мәһдиев профилактика чараларын көчәйтергә кушты. “Белгеч буларак, халыкка бу чир белән көрәшү юлларын аңлатыгыз”, – дип искәртте. 
Мәгълүм булганча, кызамык (корь) – ул тиз йогышлы авыру. Организмга вирус эләккәч тә үзен 7-17 көн сиздермәскә мөмкин. Аннары гына тән температурасы 38-40 градуска кадәр күтәрелә, тамак авырта, томау төшә, ютәлләтә, хәлсезлек күзәтелә башлый. Күзләр кызара, аскы урт тешләр тирәсендәге яңакларга казыл кайма белән әйләндерелеп алынган ак таплар чыга. Соңыннан әкренләп тәнгә тимгелләр чыга. 
“Шунысы бар: әлеге чир эзсез узмый. Отит, гайморит, бронхит, пневмония, гепатит һәм пиелонефрит кебек авырулар китереп чыгара. Иң куркынычы – кызамык энцефалиты һәм менингиты. Андый вакытта кеше гомере өзелергә мөмкин”,  – ди Чаллының йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Татьяна Әгъләмова.  
Табиб сүзләренә караганда, кызамык йоктыручылар арту вакцина ясатучылар кимү белән бәйле.
“Сер түгел кайбер ата-аналар вакцинага каршы. Алар привикалар турында ялгыш фикер йөртәләр, белемнәре җитеп бетми.  Ә бит бу авырудан саклануның иң ышанычлы һәм бердәнбер юлы. Мисал өчен, элеккеге елларда, вакциналар булмаганда  илебездә кызамыктан шактый бала үлгән. Яңа туган сабыйларның нибары 40 проценты гына бер яшькә кадәр яшәгән. Мондый күңелсезлекләргә бүтән юл куймаска кирәк”, – ди белгеч.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек