«Кызларым биер дип уйлаган идем»
«Болгар» бию театры җитәкчесе Алинә Ганиеваның кызлары ни белән шөгыльләнә?
«Болгар» бию театры җитәкчесе Алинә Ганиева – үзен мәдәнияткә багышлаган шәһәрдәшләрнең берсе. «Болгар»га кадәр ул шәһәр мәдәният идарәсен җитәкләде.
Алинә Радик кызы өч кыз тәрбияләп үстерә. Алар хакында ул «Шәһри Чаллы» газетасының «Алма агачыннан ерак төшми» рубрикасына сөйләде.
– Мин балачактан биергә хыялландым, ләкин туган шәһәремдә ул чакта теләгемне канәгатьләндерерлек вариантлар булмады. Тора-бара хыялым тәки тормышка ашты. Мин бүгенге көндә данлыклы бию театры коллективында эшләвем белән бәхетлемен.
Балаларым да башта әлеге юнәлешне сайладылар. 2009 елда игезәкләрем Альбина һәм Альмира туды. Аларны 4 яшьтән биюгә бирдем. 10 яшькә кадәр алар бию сәнгатенең төрле төрләре белән шөгыльләнделәр: Шәрекъ, Һинд, халык һәм заманча биюләр. Ләкин бервакыт очраклы рәвештә волейбол буенча тренировкага баргач, биюне ташлап спортка киттеләр. Менә 6 ел инде алар профессиональ рәвештә волейбол уйныйлар, шушы еллар эчендә төрле дәрәҗәдәге ярышларда күп тапкырлар уңыш казандылар. Бүгенге көндә 11нче спорт мәктәбендә шөгыльләнәләр. 16 февральдә, 62нче мәктәп данын яклап, шәһәр мәктәпләре арасында волейбол буенча Мэр кубогы ияләре һәм җиңүчеләр булдылар.
Бүгенге көндә игезәк кызларым 10нчы сыйныфта укыйлар. Кече кызым Самира 4нче сыйныфта белем ала. Ул да минем хыялларымны аңлап, минем үтенечем буенча бал биюләренә барды. Альянс спорт мәктәбендә 2 ел шөгыльләнгәч һәм апаларына карап, спортка китте. Самира үзе өчен баскетбол сайлады. Әлеге спорт төре белән нибары 2 ел шөгыльләнүенә карамастан, гомумкоманда зачетында җиңүләре бар.
– Мин – мәдәният хезмәткәре, балаларым спортны сайлады, һәм мин, әлбәттә, аларны һәр нәрсәдә хуплыйм. Кызларым – минем горурлыгым. Киләчәктә дә сайлаган юлларыннан тайпылмыйча максатларына ирешсеннәр иде, – диде Алинә Радиковна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев