Күз кибү, катаракта, глаукома һәм травмалар: күзләрне ничек сакларга?
753
0
Күзгә кечкенә генә чүп яки черки керсә дә, тәмам гаҗиз булабыз, борчып торуы теш сызлаудан бер дә ким түгел.
Ап-ачык күргән вакытта кадерен генә белеп бетермибез икән. Бер дустымның күз күреме начараю, көтелмәгән авыру ачыклану аркасында пошаманга төшүенә шаһит булып та шуңа инандым. Кайбер чирләрне эш шартлары да китереп чыгара – анысының корбаны шәхсән үзем булдым, «күз коруы» билгеләре таптылар.Республика клиник офтальмология хастаханәсенең югары категорияле табибы, офтальмохирург Ләйлә Төхфәтуллина белән күзләрне саклау турында сөйләштек. Ул безгә эшләгәндә күзлек кимәве аркасында җәен күзенә чүп кертеп имгәтүчеләр артуы, гаджетлар тоткыны булу балаларның күзен бозу ихтималлыгы һәм башкалар турында сөйләде.
– Ләйлә Равилевна, хәзер гаджетлар чоры. Сабыйларның имчәк баласы булган вакытыннан ук планшетларга, телефоннарга бәйлелеген күреп, күңел әрни. Балаларның күзен ничек саклап калырга?
– Гаджетлар үзләре зур зыян китерми, ләкин уйламыйча озак вакыт кулланганда, күз эчендәге мускул тукымалары кысылырга мөмкин. Ә бу күрә карау, ерактан начар күрүгә (близорукость) китерә ала. Аеруча нәселдә дә булса, бу очракта “шанслар” тагы да арта, шуңа күрә күзгә нагрузка таләпләрен үтәргә кирәк. Балалар гаджетны 20 минут кулланганнан соң бер-ике сәгатьлек тәнәфес киңәш ителә. Бу вакытта баланы башка әйбер белән мавыктыру кирәк – урамда велосипедта йөрү, уйнап алу. Көненә ике тапкыр 20 шәр минут гаджетта җитә, шуннан артмаска тиеш.
– Балаларны табибка никадәр еш күрсәтү кирәк? Ата-аналарга киңәшләр бирсәгезче…
– Күзләренә зарланмаса да, мәктәпкә кадәр балаларны офтальмологта елга бер тикшертергә кирәк. Әгәр ата-аналар баласының күзен ышкуын, күзен кысып каравын, күзе кызарганын, начар томанлы күрүен сизә икән, офтальмологка тиз арада күренү зарур. Әгәр нәселдә начар күрүчеләр булса, мәктәп яшендә дә елга бер тапкыр күрсәтү хәерле.
– Күрү сәләтен ничек саклап калырга соң? Бәлки, махсус туклану, витаминнар да булышадыр?
– Продуктлар алай тәэсир итми. Ләкин барыбер мөмкин кадәр азрак консервантлар, газлы баллы эчемлекләр кулланырга, ә яшелчә, җиләк-җимеш, яшеллеккә күбрәк басым ясарга кирәк. Черника, кишер дә файдалы. Аларда балалар организмына җитәрлек витаминнар, микроэлементлар күп. Балаларга күз өчен махсус витамин бирүдә ихтыяҗ юк.
– Ә олыларга? Хәзер күз кибүдән интегүчеләр бар. Олыларга аннан котылу өчен нишләргә? Бәлки, дару гына түгел, ниндидер витаминнар да кирәктер?
– Күз кипкәндә витаминнар булышмый, аларны гадәттә билгеләмиләр. Бу очракта күз яшен алмаштыручы дару тамызу, күз тышчасын дымландыру кирәк.
Компьютер артында утырганда күз кибә, чөнки экранга текәлеп утырып, күзләрне йомып алу сирәгәя, күз тышчасы кибә, шуңа күрә күзне ял иттерү кирәк. Көн дәвамында берничә тапкыр дымландыргыч тамчылар салу кирәк. Алар даруханәләрдә рецептсыз сатыла.
Аннары компьютер алдында тәүлегенә 20 сәгать түгел, 6-8 сәгать эшләү кирәк. Эштән кайткач та, линзаларны салу хәерле, һәм янә гаджетка утырмыйбыз, саф һавага чыгарга, коры һавадан качу кирәк. Кышын батареялар, җылыткычлар эшләгәндә, һава коры була, шуңа кышын күз ныграк та кибә.
- Күз кибү билгеләре берничә төрле. Пациентлар күзне ачып йомганда, күз кызып тору, күзне нәрсәдер кырган кебек тойгы һәм ком кергән кебек хисне әйтә. Кайберәүләр томанлырак күрү, текстта хәрефләр “йөзүенә”, күз кызаруга зарлана. Бу авыру күз агы һәм күз алмасының күз яше белән җитәрлек дәрәҗәдә дымланмавы аркасында барлыкка килә. Коры һава да тискәре тәэсир итә.
– Шулай да, күз кибү һәм башка күз авыруларын ничек кисәтергә? Нинди профилактика чаралары киңәш итәр идегез?
– Көне буе компьютерда, зыянлы производствода эшләүчеләргә эш һәм ял режимы бар. Компьютерда 40 минут эшләгәч, һичшиксез, 20 минут ял итәргә кирәк. 40 яшьтән узган пациентлар күз эчендәге басымны контрольдә тотарга тиеш, ким дигәндә, өч елга бер булса да. Ерактан начар күрүчеләргә, күзлек киючеләргә гомере буена табибка күренеп торырга кирәк. Күзләр өчен гимнастика да бераз ял иттерә.
– Дус кызыма медосмотрлар вакытында күзләре белән проблемалар бар дип әйткәннәре булмаган, ә нәтиҗәдә, күз басымы аркасында өченче дәрәҗә глаукома ачыкладылар. Күзләрнең сәламәт булуына инану өчен, медосмотрлар ничек узарга тиеш соң?
– Өченче стадия булгач, ул үзе дә нидер борчыганын сизәргә тиеш булган бит. Предприятиеләрдә профосмотрларда өстән-өстән генә карыйлар, әгәр кеше үзе кызыксынса, тирәнрәк тикшертү өчен махсуслаштырылган тар профильле учреждениеләргә мөрәҗәгать итәргә була. Гадәттә, 40 яшькә кадәр глаукома сирәк очрый. Димәк, аның ниндидер индивидуаль үзенчәлекләре булган, я күз төзелеше дөрес булмаска, я нәселдән күчәргә мөмкин, я моңа кадәр берәр травма булгандыр.
- Глаукоманыңберенче билгеләрен кеше сизмәскә дә мөмкин. Чирнең беренче билгеләре – күз эчендәге басым күтәрелү, аннары күз тукымаларында кан әйләнеше начараю, нәтиҗәдә, күз нервлары үлү. Глаукоманың башлангыч стадиясендә күзләрне нәрсәдер кискән, кырган кебек булырга мөмкин. Күзнең ныграк дымлануы, яктылык начар урында күрү сәләте начараю, баш еш авыртуы, күзләрдә авырлык тоелу кебек билгеләре дә бар.
– Травма дигәннән, кемнәрнеңдер моңа бөтенләй исе китми. Ботак төртелә, каядыр бәрелә, ә табибка бармый. Димәк, нәтиҗәләре күпмедер вакыттын соң да күренә ала?
– Әйе, төрле контузиягә дучар булса, кыйналган яки башы белән егылып бәрелгән булса, мәсәлән, челтәр катлавы ертылырга мөмкин, бу шул вакытта ук ачыкланмаска мөмкин. Аннары кеше зарланып килгәндә караган вакытта без күзнең челтәр катлавы өзелүен, куба баруын, күз төбенә кан сауганын ачыклыйбыз. Шуңа күрә травма булса, күренергә, һәр күзнең күрү сәләте бозылмасын дип үз-үзеңә контроль кирәк.
Бездә ашыгыч хезмәт көн саен эшли, травмалары булганнарны алдан язылмыйча мөрәҗәгать иткән көнне үк кабул итәләр.
Бу урында травматизм профилактикасы турында да әйтмәкче булам. Җәен бу проблема аеруча актуаль була. Болгаркаларны, газонокосилкаларны кулланганда, кешеләр саклану чаралары кулланмый, күзләрне тулысынча каплый торган махсус күзлекләр кими. Җәен бакчада, төзелеш, сварка эшләрендә травмалар һәм шуның белән бәйле мөрәҗәгатьләр дә арта. Газнокосилкалардан вак ташчыклар, болгаркадан кызган тимер кисәге очып күзгә керә. Сваркадан күз тышчасы һәм күз катлавы пешәргә мөмкин, шуңа күрә саклану чаралары, һичшиксез, кирәк.
– Күзгә кергән чүпне чыгару никадәр катлаулы булырга мөмкин?
– Әгәр алар күз өслегендә генә булса, бик зур проблема түгел, гәрчә барыбер пациентны борчып тора. Ләкин зур тизлек белән атылып килеп керсә, күз эченә керә. Шул вакытта күрү сәләтенә зыян да килүе ихтимал. Кечкенә ташчык шундый зур бәла китерә ала. Кызганыч, кайчак бу вакытта без көчсез дә булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев