Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лаеклы ялдагы хезмәткәр эштән туктарга ниятләгән очракта шул ук көннән эштән китә аламы?

Газета укучыларыбызның сорауларына «Ваше право» юридик үзәге җитәкчесе Руслан Шәймөхәммәтов җавап бирә.

Сорау. Лаеклы ялдагы хезмәткәр эштән туктарга ниятләгән очракта шул ук көннән эштән китә аламы?

Җавап. Лаеклы ял яшенә җитү белән хезмәткәр эш бирүче белән хезмәт килешүен өзәргә хокуклы. Эштән китү турында алдан кисәтү мәҗбүри түгел. Бу хакта язылган гаризадагы датаны күрсәтү дә җитә. Эш бирүче лаеклы ял яшенә җиткән хезмәткәрнең эштән китү турындагы гаризасын канәгатьләндерергә тиеш. Хезмәткәр, лаеклы ялга чыгу сәбәпле, беренче тапкыр эштән киткән очракта, эш бирүче бу хакта алдан кисәтүне таләп итәргә тиеш түгел. Тик хезмәт килешүен өзү сәбәбе лаеклы ялга чыгу икәне эштән китү турындагы гаризада күрсәтелергә тиеш. Бу хакта кадрлар хезмәте белгече эштән китүченең хезмәт кенәгәсенә яза. 
Бу очракта эш бирүче әлеге хезмәткәрне эштән җибәрергә һәм гаризада күрсәтелгән көндә аның белән исәп-хисап ясарга бурычлы.
Ә инде лаеклы ялга чыгу сәбәпле, хезмәт килешүен өзгәннән соң, әлеге хезмәткәр кабаттан эшкә урнаша икән, икенче тапкыр эштән киткәндә эштән туктау сәбәбе лаеклы ялга чыгу дип нигезләнмәячәк. Бу очракта эш бирүче белән хезмәт килешүен өзү хакында әлеге хезмәткәр ике атна алдан кисәтергә тиеш. Ягъни эш бирүченең барлык хезмәткәрләре өчен РФ Хезмәт Кодексында билгеләнгән гомуми кагыйдәләр нигезендә. Бу очракта хезмәткәрнең элеккеге эш урынына урнашуы яки башка эш бирүче белән хезмәт мөнәсәбәтләре коруы мөһим түгел. РФ Хезмәт Кодексының 80нче маддәсендә күрсәтелгән таләп буенча, хезмәткәр эштән китүе хакында ике атнадан да соңга калмыйча, язма рәвештә эш бирүчене кисәтергә тиеш. Әлбәттә, әлеге таләп хезмәткәрнең үз теләге буенча эштән китүе алга таба эшләү мөмкинлеге булмаганда, шул исәптән, лаеклы ялга чыгу белән бәйле очракка кагылмый. 

Сорау. Лаеклы ялда булган хәлдә, башка төбәккә күчү сәбәпле, мин эштән китәргә уйлыйм. Бу очракта мин Хезмәт Кодексында каралган ике атнаны эшләп китәргә тиешме? 

Җавап. Сезнең сорауны хәл итү эш бирүче белән үзара килешүдән тора. Әгәр ул сезне ике атна эшләтмичә генә эштән җибәрергә риза икән, әлбәттә, китә аласыз. Эштән китү турындагы гариза лаеклы ялыгыз тәмамланырга ике атна калганда (яки иртәрәк тә) эш бирүчегә килгән очракта да ике атнаны эшләргә туры килмәячәк. Сезне эш урынына чыкканчы эштән җибәрәчәкләр. Нигезләмә – РФ Хезмәт Кодексының 80нче маддәсе.

Сорау. Машина сатып алам. Сатучы машинага сатып алу-сату килешүе нигезендә ия. Әлеге транспорт чарасын ул юридик заттан сатып алган, ләкин шәхсән үзе машинаны теркәмәгән. Машинаны теркәүгә карата чикләүләр юк. Әлеге машинаны сатып алганда һәм ЮХИДИ идарәсендә үз исемемә теркәгәндә нинди дә булса аңлашылмаучылык тумасмы? 

Җавап. Сезнең очракта, гадәти күз каравына күренми торган төзексезлекләргә юлыгуыгыз бик тә мөмкин. Шуңа күрә автомобильләргә хезмәт күрсәтү (автосервис) белгечләре янына барырга һәм машинаның барлык номерларын ачыкларга, ә кузовны тонкометр белән җентекләп тикшерергә киңәш итәм. 

Шулай ук автоимобильнең ПТС һәм СТС оригиналлары булмаска мөмкин. Бу очракта машинаның элеккеге хуҗасы белән ЮХИДИгә барып, документларны кире ясатырга кирәк булачак. 
Автомобиль Россиягә легаль рәвештә кертелгәнме, моңа кадәр ЮХИДИдә теркәлгәнме икәнен ачыклау мөһим. Юк икән, сездән учетка куйганда таможня пошлинасы сорарга мөмкиннәр. 
Автомобильнең залогта яки лизингта тормавы мөһим. Киресенчә булганда сездән банк машинаны алырга мөмкин.
Суд яки суд приставы карары нигезендә теркәүгә чикләр куелганмаганмы икәнен ачыкларга кирәк. Моны суд приставлары базасыннан ачыклап була. 
Контрагентлар (юридик зат өчен ИНН, ОГРН, юридик адрес; физик зат өчен Ф.И.О, туу датасы, паспорт, теркәлү адресы) турында мәгълүмат булмыйча, төгәл җавапны әйтеп булмый.  

Сорау. Иске йорт урынында яңасын төзү өчен күршеләрнең ризалыгы кирәкме? Хәл болай: күршеләр гадәти иске йортны сүткән урында ике катлыны төзергә җыеналар. Андый биек бина безнең йортны кояштан тулысынча каплаячак, чөнки ике арадагы ераклык өч метрдан артмый. Күршеләрнең безнең ризалыктан башка йорт төзергә хокуклары бармы? Чөнки закон нигезендә, ике йорт арасындагы ераклык 3 яки 6 метрдан да ким булырга тиеш түгел. 

Җавап. Барлык торак пунктларда да Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару махсус кагыйдәләр нигезендә алып барыла. Әлеге кагыйдәләрдә теге яки бу торак пункт өчен яраклаштырылган төзелеш нормалары билгеләнгән. Хәзерге вакытта шәхси торак йорт төзелеше (шәһәр төзелеше кодексының 51.1 маддәсе) белдерү бирү тәртибендә башкарыла. Шуңа күрә Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре белән җентекләп танышырга һәм инсоляция (кояш яктысы каплану-капланмау дәрәҗәсе) нормаларының тиешенчә үтәлүен таләп итәргә тәкъдим итәм. Ә күршеләрегез йорт төзи башлау турында архитектура идарәсенә мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Әгәр аларның проекты шәһәр төзелеше таләпләренә тәңгәл килми икән, рөхсәт бирелмәячәк. Йорт төзү өчен күршеләрнең ризалыгы кирәкми. 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев