Ландыш Галиева: «Һөнәри үсешемдә Равилнең дә өлеше зур»
«Эврика» үзәге җитәкчесе Ландыш Галиева белән эше һәм гаиләсе турында сөйләштек.
Мәдәни тормыш гөрләп торган, аеруча милли рухлы «Эврика» үзәге эшчәнлегенә тиздән 35 ел тула. Аның җитәкчесе Ландыш Фирдәвис кызы Галиева белән туры эфирда эше, гаиләсе, мәдәният өлкәсенә ничек килүе турында сөйләштек.
– Ландыш, сезне күбрәк «Эврика» мәдәният йорты директоры буларак беләләрме, танылган җырчы Равил Галиевның тормыш иптәше итепме?
– Ул артист кеше, игътибар үзәгендә. Күп кенә чараларга, очрашуларга бергә барырга туры килә. Андый очракларда ул башта «Минем җәмәгатем», – дип таныштыра, аннары «Эврика» мәдәният үзәге директоры дип өсти. Равил Галиевның җәмәгате булу миңа җитәкче булып формалашуга ярдәм иткәндер. Кызык хәлләр дә булгалый. «Эврика»да бәйрәм үткәрдек тә хезмәттәшебез автобуста кайтып китте. Тамашадан чыккан бер апа юлда танышын очратып сөйләшә икән. «Каян кайтасың?», – ди танышы. «Каз өмәсе»ннән, – ди бу. «Кем үткәрә соң аны?» – дип сораганга: «Галиевлар», – дип җавап биргән (көлә). Без бүгенге көндә мәдәнияттә бербөтен буларак эш алып барабыз.
– Равил белән ничек таныштыгыз?
– 1999 елда мин «Сабантуй гүзәле» бәйгесендә катнаштым. Шунда танышкан кызлар белән «Яшьләр көне»нә чыктык. «Энергетик» мәдәният сарае каршында үтә иде ул. Читтә генә иптәшләре белән Равил басып тора. Ул инде популяр, сәхнәдә үз урынын тапкан җырчы, аны бәләкәйдән үк тыңлап үстем. Ринат исемле баянчы егет, аның иптәше, безнең бәйгедә аккомпаниатор булып эшләде. Равилне дә безнең янга танышырга ул алып килде. Безнең язмышны Аллаһы Тәгалә шунда хәл иткәндер инде. Кыска гына аралаштык та бүтән күрешмәдек. Тик ике елдан ул үзе эзләп табып шалтыратты, очраша башладык, өйләнештек.


Фотода:«Сабантуй гүзәле-1999», Сабан туендагы кичке тамашадан соң
– Бүгенге көндә улыгыз Сәйдәшкә – 21, кызыгыз Әминәгә 17 яшь. Аларны да үзегез кебек татар җанлы итеп тәрбияләдегез, алар да сәхнәдән төшми.
– Кемне генә сүкмәсәк тә – мәктәпме ул, балалар бакчасымы, тик төп нигез гаиләдә бирелә. Анда бала нинди тәрбия ала, ул шулай формалаша. Исемнәрен ислам дине белән бәйле булганга сайладык. Сәйдәш сүзенең нигезе – «сәид» сүзе. Ә ул Мөхәммәд пәйгамбәребезнең атамаларының берсе, башлык, җитәкче дигәнне аңлата. Әминә исә – әнисенең исеме. Балалар белән өйдә татарча гына аралашабыз, мондый тәрбия миңа үз әти-әниемнән килә. Мин Актаныштан, Зөбәер авылыннан. Әнием Ләлә Мөнәвир кызы да, әтием Фирдәвис Хәйдәрҗан улы укытучылар, китаплар укып, үзе яраткан театр белән кызыктырып үстерде. Ул вакытта Тинчурин, Минзәлә театрлары еш килә иде. Кечкенәдән клубка спектакль, концерт карарга чыга идек. Шәүкәт Галиев китапларын яттан белә идем. Үз балаларым белән дә шул рухны сакларга тырыштым. Алар үзләрен хикәя, шигырь язуда да сынап карады, төрле бәйгеләрдә катнашты. Аларның фикерләүләре татарча. Сәйдәш күп еллар «Сәләт» лагеренә барды, аннары әйдаман булып эшләде. Анда хәтта балаларны татарчага өйрәтә иде.
– Алар ни белән мәшгуль?
– Сәйдәш бүгенге көндә Казан дәүләт аграр университетында укыса да, мәдәнияттән китә алмады, җырлар яза, татар КВНы белән кызыксына. Күптән түгел Чаллыда татар КВНның 30 еллыгына багышланган көзге уен үтте. Ул туплаган «Зыян гына» командасы кубок отты. Әминә кечкенәдән бии. Хәтерлим, социаль челтәрендә ул: «Бию – ул минем тормышым», – дип язып куйган иде. Ул «Бисеринки» халык бию ансамленә йөрде, хореография мәктәбен тәмамлады, бүгенге көндә Зариповлар мәктәбендә укыта һәм үзенең бию командасы белән дә эшли. Инде ике ел яшүсмерләр белән заманча стильдә чыгышлар куя, бәйгеләрдә катнаша.

– Ландыш, КВНга сезнең дә катнашыгыз бар икән бит.
– 30 ел элек татар КВНы башланганда безнең 2нче гимназиянең кызлар командасы тарихка кереп калды. «Замба» – замана балалары дип атала иде ул. Берара КВН югалып торды. Сәйдәш 8нче класста укыган вакыты булдымы икән, мәктәптә аны яңадан җанландырып җибәрде. Ул чара мәгариф идарәсеннән дә төшерелмәгән иде, үзе эзләп табып, кызыксынып, үзе команда җыеп, Казанга барып чыгыш ясап кайттылар.
– Белүемчә, сез Чаллыдагы педагогика институтын тәмамладыгыз, ә мәдәният өлкәсенә кереп китүегез ничек булды?
– Институтта безне Дания ханым Сибгатуллина укытты. Ул студентлардан торган команда туплады, бергәләп концертлар куеп йөрдек, мин алып баручы идем, бергәләп программалар төзедек. Бәлки «Сабан туе гүзәле» бәйгесендә катнашу тәэсирендәдер, мәктәпкә эшкә бару уемда да булмады. Ул вакытта Гөлзада Рәкыйп кызы Руденко мәдәният идарәсе башлыгы иде. Диплом алганчы ук ул мине үзенә сәркатип итеп эшкә чакырды.
– Сез 25 ел инде «Эврика» мәдәният үзәгендә. 10 елын белгеч, 15 елын директор булып эшлисез.
– Бүгенге көндә мәдәният үзәгенә 35 ел тула. Аллаһ боерса, юбилеебызны да үткәрербез. Татарстанда авыл клублары төзү программасы кертелде. Шуның нигезендә 2014 елда Чаллыда безгә яңа биналар торгыздылар – Мәләкәс арьягында, Чулман проспектында, өченчесе – 71нче микрорайонда. Төрле биналарга бүленсәк тә, традицияләребезне, эш тәртибен саклап калырга тырыштык. Халык өзелми. Үз тамашачыбыз, түгәрәкләребезне яратып йөрүче балалар күп.

– Сез бик күп милли чаралар үткәрәсез.
– Әйе, үзәкнең төп юнәлеше – татар мәдәниятен, мирасын саклау, популярлаштырып, төрле буынга җиткерү. Инде 15 ел шулай. Татар кешесенең тормышы тумыштан ук йолаларга бәйле. Ул традицияләр борынгы бабаларыбыздан, буыннан-буынга формалашып килгән. Әйтик, кыз ярәшү, ягъни ата-анасыннан кыз сорау йоласын сәхнәләштереп күрсәттек. Аннары «Калфак туе»н. Туй алдынан кияүгә чыгасы кыз иптәшләрен җыеп, үзенә бирнә сандыгын тутырган – теккәннәр, чиккәннәр, җырлаганнар, табышмак әйткәннәр, биегәннәр. Кайбер якларда сәйлән саен теләк әйтү дә булган. Килен төшергәндә дә йолалар бар. Мин үзем бирнә тутырылган сандык белән төштем. Ул вакытта туйда алай эшләүчеләр юк иде. Равилнең әтисе бик оста сандык бизәгән кеше, бик матур итеп ясап бирде, хәзер дә өебездә тора. Аннары киленгә су юлы күрсәтү традициясен искә төшердек. Ул безнең авылда һаман да бар. Авылның иң оста, булдыклы килене яшь киленне чишмәгә алып төшә. Бәби мунчасы, исем кушу, тула басу һ.б. традицияләрне халыкка тәкъдим иттек. Тамашачы безгә татар рухын, мохитен сагынып килә, рухи чистарынып китә.

– Яшьләр ничек кабул итә?
– Мәгълүматны төрле кеше төрлечә кабул итә. Безнең максат – мәктәп баласының колагына җырлар, хикәятләр, бәетләрнең туган телендә керүе. Балалар белән башта әңгәмә корам. «Сезнең әти-әниләрегез, әби-бабаларыгыз кайдан? Авылга кайтасызмы? Нинди йолалар беләсез?» – дим. Күптән түгел Җиңүнең 80 еллыгына мәктәп балалары өчен Фаил Шәфигуллин әсәренә нигезләнеп «Кайтыгыз, көтәбез» спектаклен куйдык. Сценариен Зөләйха Минхаҗева язды, сәхнәгә Чулпан Әскәрова куйды.
– 71нче микрорайондагы үзәктә музей ачкансыз икән?
– Әйе, ТР мәдәният министрлыгыннан алган грант хисабына ачкан «Әбиемдә кунакта» дигән музей ул. Анда кергән кеше үзен 60нчы елларга кайткан кебек хис итә. Беркем дә битараф калмый – Зифа Басыйрова җырлары ишетелә, мич яна, чаршау эленгән. Комганнар, сөлгеләр, эшләп торган сепараторга кадәр бар анда. Грант хисабына костюмнар тектердек, ә экспонатларны үзем җыйдым, әйтик эш кораллары – бабамныкы. Бу эшкә тотынуымның сәбәбе – баздан әбекәемнең әбисенең 1820 еллар тирәсендә ясалган гөл савытын табып бирүләре.

– Эшегездә ярдәм бармы?
– ТР мәдәният министрлыгы берничә ел рәттән матди булмаган мәдәни мирасны саклау, өйрәнү буенча паспортлар (бәйрәмнең, йоланың документы) булдыра. Бу безгә канатланып эшләргә этәргеч биргәндер. Татарстан мәдәният ресурсы үзәге үткәргән бәйгедә «Бәби мунчасы» йоласы белән икенче урын яуладык. Алга таба да шундый рухта эшебезне дәвам итәргә ниятлибез.
Фотолар Галиевларның шәхси архивыннан
Ландыш Галиева белән туры эфир язмасын моннан карагыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев