“Лайт-вакцина” нәрсә ул?
Тиздән коронавируска каршы прививканың җиңеләйтелгән төре кайтачак.
Тиздән коронавируска каршы прививканың җиңеләйтелгән төре кайтачак. Аны "лайт-вакцина" дип йөртәләр. Гамалея исемендәге үзәк директоры сүзләренә караганда, бу төр прививканы организм җиңелрәк кичерә.
"Лайт-вакцина" – "Спутник V" вакцинасының яртысын тәшкил итә. Аны кешеләргә бер генә тапкыр ясыйлар. Бу прививкадан соң ныклы иммунитет өч атна эчендә формалаша, ул 3-4 айга кадәр дәвам итә.
Билгеле, вакцинаны ясатырга ярамый торган очраклар да бар. Чикләүләр гриппка каршы ясатыла торган прививканыкына охшаш. Вакцинаны авыру кешеләргә ясатырга ярамый. Шулай ук, тән температурасы 37 градустан югарырак икән, прививка ясалмый. Моннан тыш, чикләүләр йөкле, имезүче хатын-кызларга, 18 яше тулмаган кешеләргә дә кагыла.
Фото ачык чыганаклардан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев