Әлеге этапка финанслау күләме 50 миллион сумга якын тәшкил итә
Түбән Камада төзелә торган керәшен чиркәвенең гөмбәзен җыя башладылар
Түбән Камада керәшен чиркәве төзелә. Бинаның эчке биеклеге идәннән гөмбәзнең өске өлешенә кадәр 17 метр тәшкил итә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Гөмбәзнең биеклеге — 5 метр. Анда өч метрлы хач урнаштырылачак. Корылманың бөтен биеклеге 27 метр тәшкил итәчәк, бу — тугыз катлы йорт биеклеге кадәр.
Гөмбәзне бакыр белән тышлап, өстеннән сусаль алтын йөгертәчәкләр. Тышлау өчен махсус кирпеч — клинкер кулланыла, ул Түбән Камага Германиядән кайтарыла.
Төзелеш башлануга грунт составы комачаулык тудырган, бинаны төзи башлау өчен, аның нигезенә 22 метрлы субайлар сугылган.
Әлеге этапка финанслау күләме 50 миллион сумга якын тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев