Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әлфия Когогина Чаллыга Мариупольдән күченүчеләр белән очрашты - ФОТОЛАР

Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе вәкилләре белән берлектә, Чаллыга Мариупольдән күчеп килүчеләр белән очрашты.

«Безнең шәһәргә килгән барлык кешеләр өчен дә яхшы, уңай атмосфера булдыру мөһим дип саныйм. Кешеләр үз өйләреннән чыгып китәргә, балалар һәм өлкәннәр белән бергә бик күп авырлыклар кичерергә мәҗбүр булдылар. Бүген мариупольлылар кайгыртучанлык белән уратып алынган, алар янына мөмкин булган барлык хезмәтләрнең белгечләре – табиблар, психологлар, юристлар, миграция мәсьәләләре бүлеге, «Россия эше» кадрлар үзәге вәкилләре һәм башкалар ярдәм күрсәтергә киләләр. Шәһәр Советы депутатлары тарафыннан шефлыкка алу оештырылды, күп кенә чаллылылар да ярдәм күрсәтәләр», – дип сөйләде Әлфия Когогина.

Мәҗбүри күченүчеләрне документлар рәсмиләштерү һәм эшкә урнашу, машина йөртү таныклыкларын тану, пенсия белән тәэмин итү, эшкә яраксызлык буенча пособие алу һәм яңа урында урнашу һәм урнаштыру белән бәйле башка мәсьәләләр кызыксындыра. Сораулар һәм тәкъдимнәр эшкә кабул ителде һәм тиешле компетентлы ведомстволарга җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X