Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лиана Нуриева: «Өйгә кайткач та күңелем болганды, эчем борды»

Шәһәрдәшләр ресторанда сыйфатсыз ризык сатуларына зарлана.

«Базар-Мазар» ресторанына бер еллап йөрим. Аеруча ризык хәләл булганга бара идем, өстәвенә, эшемә дә якын. Башта ашлары бик тәмле, кайнар иде. Тора-бара ризыкларының сыйфаты үзгәрде – салкын килеш бирәләр, җылытсалар да тиешенчә түгел. Һәм, гомумән, яңа әзерләнгән ризык түгел инде. Кичәгене мин аны өйдә дә ашыйм, акча түләп түгел. Соңгысында бөтенләй шаккаттым. Сыер итеннән котлет белән бәрәңге пюресы алдым. Котлеттан башта ук шикләндем. Ашый башлагач, сасы ис сиздем. Официантка әйтми булдыра алмадым. Гафу үтенделәр, акчасын кайтардылар кайтаруын. Тик котлетларны сатудан алдык дисәләр дә, аларның киштәдә торуын күрдем. Өйгә кайткач та күңелем болганды, эчем борды. Ә танышым шушы көннәрдә алардан пилмән алган. Камыры теш үтмәслек – җилем кебек каты дип зарланды. Ашамый чыгып киткән. Югыйсә анда мөселман кызлары-егетләре эшли, ризыклары да төрле. Тик менә сыйфат аксый башлады, анысы факт. Бүтән анда бармаска бөлдым, нәрсәгә йөрергә, эчне авырттырып, акча әрәм итеп.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев