Лицей-интернатны танырлык та түгел
Укучылар һәм укытучылар яңа ук елын капиталь төзекләндерелгән бинада башладылар.
Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта Белем көне шатлыклы вакыйгадан башланды. Яңа уку елында укучылар капиталь ремонтланган лицейда белем алачаклар. Биредә якты, җылы, барлык уңайлыклары булган уку бүлмәләре, спорт залы, актлар залы, милли көрәш залы, театр студиясе барлыкка килде. 19 елдан соң бассейн эшли башлады. Шулай ук интернат, ашханә дә танымаслык итеп яңартылды.
«Чаллыдагы 2нче гимназия, 52нче мәктәп һәм бу лицей-интернатны капиталь төзекләндерүгә ярдәм иткән өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, республика җитәкчеләренә рәхмәт. Г.Акыш исемендәге лицей-интернатта милли традицияләр аша балаларны тәрбиялиләр. Биредә укыган укучылар арасыннан күренекле шәхесләр чыккан. Иң матур кеше белемле кеше диләр. Биредә укучыларга белем алу өчен яңа мөмкинлекләр, шәхес буларак формалашырга уңайлы шартлар тудырылды», – дип шәһәр мэры Наил Мәһдиев укучыларга уңышлар теләде.
ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, телләрне өйрәнү һәм саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов укучыларга һәм укытучыларга ТР Рәисенең котлауларын җиткерде. Ул республикада мәгариф өлкәсенә игътибарның зур булуын билгеләп үтте. «Яңа ук елында Татарстанда 8 мәктәп, алар янына янкырма, 8 балалар бакчасы төзелде. 180нән артык мәгариф учреждениесе төзекләндерелде», – диде ул.
Г.Акыш исемендәге лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова укучыларның яңа уку елын зур уңышлар белән каршы алуын искәртте. «Бу уңышларга укучылар, укытучылар, ата-аналар ягъни бөтен гаиләбез белән ирештек. Ә яңа уку елын без сезнең белән өр-яңа, чиста, иркен, матур, җылы мәктәп бинасында башлыйбыз. Ата-аналар, укучылар. коллектив исеменнән шәһәр мэры Наил Мәһдиевкә, республика җитәкчелеге, төзүчеләргә рәхмәт. Без сезнең ышанычыгызны акларбыз. Лицей милли мәктәп буларак яшәр. Республикабыз, шәһәребез, милләтебез данын еракларга тарату өчен без армый-талмый эшләрбез дип ышандырам», – диде ул.
Лилия Шәйхетдинова әти-әниләр исеменнән шәһәр һәм республика җитәкчеләренә, төзүчеләргә рәхмәт белдерде. Ә укучылар рәхмәтне туган телебездәге шигырьләр, җырлар рәвешендә җиткерделәр. Белем дөньясына чакырып, кыңгырау шалтырагач, кунаклар лицейның эченә үттеләр.
Чыннан да былтыргы бина белән бүгенгесе арасындагы аерма җир белән күк арасындагы ераклык кадәр. Актлар залы, татар теле бүлмәсе милли бизәкләр, татар язучыларынң портретлары белән бизәлгән. Спорт залы, бассейн да танымаслык дәрәҗәдә яңартылган.
Укытучылар балаларга туган телебездә белем һәм тәрбия бирү өчен тырышып эшлиләр. Төрле проектлар гамәлгә ашыралар. Мәсәлән, «Җомга кунагы» проекты кысаларында үткәрелгән очрашуларга татар зыялылары килеп, татар телен камил белүләре нәтиҗәсендә зур уңышларга ирешүләре турында сөйлиләр.
«Ел укытучысы» республика бәйгесе призеры, татар теле укытучысы Гүзәл Хөсәнова яңа уку елында «Гаилә әлифбасы» проектын гамәлгә кертүен әйтте. «Укучылар алфавиттагы һәр хәреф буенча гаилә әгъзалары, аларның гамәлләре турында язачаклар. Ел ахырында иң эчтәлекле әлифба авторын конкурс буенча сайлап алып бүләкләячәкбез», – диде ул.
Марат Әхмәтов исә бүләкләр алуда шәһәр Советы депутаты, лицей-интернатны төзекләндерүгә зур өлеш керткән Марсель Мингалимовтан ярдәм итүен сорады. Марсель Җәвид улы бик теләп риза булды.
Г.Акыш исемндәге 84нче лицей-интернат укучыларына һәм укытучыларына яңа уку елында уңышлар юлдаш булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев