Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лицейда ремонт бара

Укыту процессы тукталмый.

Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта  капиталь ремонт  бара. Бу максатка мәгариф учреждениесенә 135 млн сум акча бүлеп бирелде. 

– Объектта «Твой дом» төзелеш компаниясе эшли. Бүгенге көндә интернат блогын яңарталар. Икенче каттагы эшләр төгәлләнеп килә инде. Кабинетларда ишек, тәрәзәләр алмаштырыла, косметик ремонт ясала, электр үткәргечләр, яктырткычлар урнаштырыла. Юыну бүлмәләре, бәдрәфләр төзекләндерелә. Шулай ук уку бүлмәләренә, спорт залына да ремонт каралган. Моннан тыш, капиталь төзекләндерүдән соң уку бүлмәләренә заманча җиһазлар да  кайтарылачак, – ди лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова.

Төзүчеләр укыту процессына зыян китермичә эшлиләр. Тавышлы эшләрне төштән соң, кич белән башкаралар. «Без үз чиратабызда төзүче, малярларны вакытында эш фронты белән тәэмин итәбез. Сыйныф бүлмәләрен бушатабыз. Укучыларыбыз белән бергә лицеебызның яңаруын көтәбез», – ди Фирдүсә Фәнәвисовна. 

Фотолар лицей архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы мәгариф акция мәктәпкә җыенырга булыш