Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Лидия Золоторева белән хушлашу вакыты билгеле
Яңалыклар тасмасы

Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Лидия Золоторева белән хушлашу вакыты билгеле

Хушлашу мәрасиме «КАМАЗ» мәдәният сараенда була.

Кичә мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы урынбасары Лидия Золотореваның вафат булуы турында хәбәр иткән идек. 
Мәрхүмә белән хушлау иртәгә, 8 июльдә «КАМАЗ» мәдәният сараенда була. Чара иртәнге 9 сәгатьтә башлана.
Лидия Золоторева 1983 елдан язмышын Чаллы белән бәйли. Мәгариф хезмәткәрләре йортын һәм 46нчы мәктәпне җитәкли. 2006-2026 елларда башкарма комитетта эшли. Хезмәт дәверендә Чаллының мәгариф үсешенә зур өлеш кертә. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


кайгылы хәбәр үлем-китем

Нет комментариев