Беренче «Сабан туе гүзәле» Лилия Гайсина нигә борчыла?
Теләгем шул: татар кызлары сәхнәгә ярымшәрә килеш чыкмасыннар иде.
Тиздән Чаллыда «Сабан туе гүзәле» бәйгесенең сайлап алу туры башлана. Әлеге чара халкыбызның гореф-гадәтләрен, татар телен, тарихын, мәдәниятен яхшы белгән кызларны барлау максатыннан моннан 29 ел элек беренче тапкыр Чаллыда уздырылган иде. Бәйгенең беренче җиңүчесе – Лилия Гайсина. Бу чара аның тормышында нинди роль уйнаган? Бүгенге көндә ул ниләр белән шөгыльләнә? Лилия Дамировна белән очрашып, әңгәмә кордык.
– Лилия ханым, «Сабан туе гүзәле» бәйгесендә катнашуыгыз турында искә төшереп үтегез әле.
– Бу бәйге шәһәребездә Рәфкать Алтынбаев мэр булып эшләгәндә Чаллы хатын-кызлар ассоциациясе тәкъдиме белән оештырыла башлады. Мин ул вакытта «Эврика» мәдәният үзәгендә эшли идем. «Таһир-Зөһрә», «Сөйкемле бала» бәйрәмнәре, «Балкыш» клубы оештырган идем. Эш болай да күп. Мэр урынбасары Фәйрүзә Мостафина: «Мәдәният өлкәсеннән бәйгедә син катнашасың», – дигәч каршы килә алмадым.
Ул вакытта бәйгедә катнашучылар бөтен эшне үзләре эшләде бит. Үзең режиссер, үзең артист дигәндәй. Гөлзадә Руденко бәйгегә әзерләнү өчен ике атна ял бирде, Рөстәм Гафаров финанс ярдәме күрсәтте. Модельер Ольга Пудаковадан милли стильдәге күлмәк тектердем. Үземне Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендәге Галия образында жюрига тәкъдим иттем. Ул бик тетрәндергеч килеп чыкты.
– Җиңүгә өметләнгән идегезме?
– Мин һәр эшнең нәтиҗәсе булсын дип тырышам. Ә бу бәйгедә өченче урын алсам җитә дип йөргән идем. Беренче урын алгач, шатлыктан ГЭСтагы «Эврика» мәдәният үзәгеннән ЗЯБка кадәр чәчәкләр күтәреп, ирем белән җәяү кайттым.
– Бәйгедә катнашу һәм җиңү сезгә нәрсә бирде?
– Мин элек-электән милләтем белән горурланып яшәдем. «Сабантуе гүзәле» бәйгесендә җиңгәч, бу горурлык хисе тагын да артты. Балаларым да, туганнарым да минем белән горурланалар. Истәлеккә видеосы калды.
– Хәзерге бәйгеләрне карыйсызмы? Кызларга нинди теләкләргез бар? Бу чараның әһәмияте нидә дип уйлыйсыз?
– «Сабантуй гүзәле» – милләтнең мәңге уңмас серле бизәге, күңел матурлыгы ул. Без аны буыннар чылбыры буйлап саклап, яшәтергә һәм киләчәк буыннарга тапшырырга бурычлы. Әлбәттә, бәйге бүгенге заман таләпләренә туры килергә тиеш. Теләгем шул: татар кызлары сәхнәгә ярымшәрә килеш чыкмасыннар иде. Күбесенең бик авырлык белән татарча сөйләшүенә дә эчем поша. Татар бәйгесе руслашмасын иде.
– Сез гомерегезне Чаллы мәдәниятенә багышлаган, шәһәрдә бик күп чаралар уздырган кеше. Хәзер авылда яшисез. Ниләр белән шөгыльләнәсез?
– Аллаһка шөкер, гомерем заяга узмады. Чаллыда үткәргән чаралар барысы да хәтеремдә. «Лаеклы ялга чыгуга, авылга кайтам», – дигән идем. Тарихларда үткән юлы, берсеннән-берсе матур йортлары, гөл-чәчәкле бакчалары, тырыш һәм юмарт халкы булган туган авылым Куадыда йорт сатып алдык та шунда яшибез. Балачагымны, яшьлегемне сагынам. Күңелем белән түбән очтан югары очка кадәр төшәм. Һәрбер йортка тукталып, анда яшәгән кешеләрне «күреп», әби-бабайлар белән «күрешеп», «хәлләрен сорашып» әйләнеп кайтам.
Мин туган авылымда бер ел китапханәче булып эшләдем. Үз акчама китаплар сатып алып, авыл халкын китап укырга өйрәттем. Шактый күп чаралар үткәрдем. Яңа елда авылдагы иң өлкән инвалидларны өйләренә барып котладым, бүләкләр тапшырдык. Безнең авылда 81 сугыш ятименең 8е исән-сау. Алар өчен онытылмаслык очрашу оештырдым. Аларны авылдашым Гали Мөхәммәтгалиевның музеена алып барып, сугыш экспонатларын күрсәттем, чәй өстәле артында сыйладык, һәрберсенә бүләк бирдек. Аллаһы боерса, быел да бу чараны оештырырга телим. Бер-берсе белән очрашып, рәхәтләнеп сөйләшү өчен Бөек Ватан сугышы михнәтләрен үз җилкәләрендә татыган өлкәннәргә бу бик кирәк.
– Лилия Дамировна балалар өчен дә төрле чаралар оештырды, диделәр авылыгызда.
– Балаларны декоратив-гамәли сәнгатькә тарту максатыннан, түбәтәйләр, калфаклар чигәргә өйрәттем. Мәктәп автобусына утырып һәр көнне китапханәгә килделәр. Аннары чигелгән пәрдә, чаршаулар, сугылган паласлар, читекләр, калфаклардан торган «Милләтем бизәкләре» күргәзмәсе оештырдым. Ипи кадеренә багышлап Икмәк бәйрәме уздырдым. Урам бәйрәмендә коймак пешереп, самавырдан чәй эчереп, авыл халкын сыйладык. Теләк һәм сәламәтлек барында авылда да әллә ниләр эшләп була.
– Тагын ниләр эшләргә җыенасыз?
– Аякларым нык авырта башлагач, эштән киттем. Әмма авылдашларым өчен чаралар уздырырга ниятлим әле. Сугыш ятимнәренә, балаларга бәйрәмнәр ясыйсым килә. Икенче икмәк – бәрәңге бәйрәме оештырырга телим. Балалардан бәрәңге турында шигырьләр сөйләтеп, җырлар җырлап, бәрәңгедән әзерләнгән ризыклардан күргәзмә ясап бик күңелле бәйрәм оештырып булыр иде. Балалар, кода-кодагыйлар, туганнарны җыеп, чишмәбезне дә чистартырга планлаштырам.
– Бу эшләрне башкару өчен яныңда ышанычлы кешең булу мөһим. Гаиләгез белән дә таныштырып үтегез әле.
– Тормыш иптәшем Хәниф – минем ныклы терәгем. Ике кызыбыз, дүрт оныгыбыз бар. Кызларыбыз тырыш, ярдәмчел булып үстеләр. Зур кызыбыз былтыр подполковник булды, быел аспирантура тәмамлый. Кечесе теш дәвалау клиникасында администратор булып эшли. Икесе дә гаиләләре белән Чаллыда яшиләр. Мунча ягып, тәмле ризыклар пешереп атна саен ялга кайтканнарын көтәбез. Без балаларыбызны үзебез кабызган гаилә учагы янына җыярга тырышабыз. Туганлык җепләре өзелмәсен, туган йортка эзләре суынмасын дип тырышабыз.
/ Фото шәхси архивтан
Телеграм -» ЧАЛЛЫ ЯҢАЛЫКЛАРЫ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев