Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Лилия Галиева: « Чаллыдан Әфган сугышына киткән бердәнбер табиб мин»

15 февральдә Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылуга 37 ел тула. 10 елга сузылган әлеге хәрби хәрәкәт 15 меңнән артык ватандашыбызның гомерен өзә.

Тау-ташлар илендәге вакыйгалардан чаллылылар да читтә калмый. Лилия Галиева әнә шуларның берсе. Әфганстанга киткән бердәнбер Чаллы табибы була ул. Аның белән очрашып, шул еллардагы истәлекләрне барладык.
– Лилия апа, ни өчен бу адымга барырга булдыгыз?
– Мин 1986 елда үз теләгем белән ЗЯб бистәсендә урнашкан хәрби комиссариатка барып, Әфганстанга китәргә теләк белдердем. Хәзер булса, бәлки, бармаган да булыр идем. Ике энем армиядә хезмәттә иде. Алар бер-бер артлы киттеләр. Берсе Германиядән: «Лилия апай, мин Әфганстанга китәргә рапорт яздым», – дип хат салды. Шуннан соң Амур өлкәсендә хезмәт итүче икенче энемнән дә шундый ук эчтәлектәге хат килеп төште. Әнигә әйтмәделәр, миңа гына сер итеп яздылар. Мин: «Бу балалар китсә, әни ничек түзәр?» – дидем дә военкоматка киттем. Имеш, анда энеләремне каршы алам, күз-колак булып, хәлләрен белеп торам. Әмма ул чакта иң элек спецназда хезмәт куючыларны җибәрделәр, сугышка китәргә теләүчеләрнең күбесен кире кактылар, энемнәр дә китә алмый калды.

– Әниегез сезне ничек җибәрде?
– Әни – Башкортстанда, мин Чаллыда идем. Сорап торасыңмы инде андый вакытта?! Кайткач кына: ««Время» тапшыруы башлану белән, сыер сава торган җирдән малларны ташлап, телевизор каршына утыра идем, 3 ел буе шулай гомер иттем», – дип сөйләде. Бәлки, мине яңалыкларда күрсәтерләр дип көткәндер. Ул чакта хәбәрләрнең яртысы Әфган сугышы турында иде бит. Мин комиссариатка өчтуган апам белән бардым. Ул сәүдә өлкәсендә белгеч иде. Икебезне дә алдылар. Әле күпме сүз ишеттек: без анда барырга лаек булмаганбыз икән, дип сөйләп йөрүчеләр дә булган. 2 елга килешү төзеп киттем. Аның вакыты чыкса да башка шәфкать туташлары килмәде, эшләргә кеше юк иде, шуңа тагын бер елга калдым.

– Ул җирләргә беренче тапкыр аяк баскач, нинди хис-тойгылар кичердегез? Хәтерлисезме?
– Истә. Әфганстанга Ташкент аша очтык. Үзбәкстанга килеп төштек тә, анда каршы ала торган пункт бар, ишекләр ябылды. Шунда үз илемдә түгеллекне аңладым. Казарма, яруслы караватлар, куе зәңгәр төстәге юрганнар. Шуннан соң Кабулга очтык. Мин шәфкать туташы булып киттем, әмма фельдшер урынына куйдылар, шуңа Баграмга җибәрделәр. Кабулда аэродромда төшкәч чемоданнарны бушатып, юасын юып куйган идем, микрофоннан чакырып алдылар. Тиз арада сумкаларны кире тутырырга булыштылар да йөгердем, 5 минуттан вертолет очып та китте. Мин үкчәле туфлидән, күлмәктән идем. Шунда пилот: «Десантироваться будем в Баграме», – ди. Ә мин десант сүзен ишеткәч парашюттан сикерергә дип уйладым. Әле бит вертолетка утырганда ук парашют белән рюкзак кидерделәр. Бик курыктым, «Сикермим!» – дим, берсе: «Мы тебя спрашивать не будем, выкинем», – диде. Ә болар вертолетның утыруын десантироваться диләр икән. Шулай итеп Әфганстандагы иң зур аэродромга – Баграмга килеп төштек. 5 минут очканбыздыр. Минем әле шок иде, килеп утырдым, тезләрем калтырый, тирә-юньдә кычкырышалар, мин кая барырга аңламый торам. 40 градус эсселек. Мин колготкидан, җылы күлмәктән. Бер-бер артлы самолетлар килеп туктый, көчле тавыш. Гел кинолардагыча. Минем моңа кадәр самолет та күргән юк иде бит. Әле җир өстенә шиферга охшаш дулкынлы металл япма җәелгән, аяк киеме җайсыз булгач салып атладым. Эш урынына барып җиткәч, душка кереп рәхәтләнеп еладым. Шул аэродромда 1 ел эшләдем.

– Авыр булгандыр, үзегезне ничек кулга алдыгыз?
– Үзебезгә үзебез ярдәм иттек инде. Бер елдан соң отпускка җибәрделәр, авылга кайтып килдем. Күңел тыныч түгел: «Мин монда нишләп йөрим соң, миннән башка анда нишлиләр?» – дип уйладым да алданрак Әфганстанга китеп бардым. Элек шигырьләр укырга ярата идем, үземә ошаганнарын бер дәфтәргә күчереп язып бардым. Шуны да чемоданга тыктым, имеш, яралылар янында утырып, аларга шигырьләр укырмын. 1 ел аэродромда эшләгәч, госпитальгә күчерделәр бит. Кая анда шигырь уку?! Ике яруслы караватларда солдатлар ята, салырга да урын юк. Төнлә дә торып, утны кабызмыйча гына аякларын, башларын сыйпап, исәнме бу бала, юкмы дип, тикшереп йөри идем. Әфганстанга киткәндә миңа 30 тулган иде инде, 18-20 яшьлек егетләр минем өчен бала кебек иде. Икенче елны да ялда ахырга кадәр тормадым. «Вывод»ка, ягъни контракт төзеп килгәннәр кайтып китәргә әзерләнәләр иде. Аларга алмашка шәфкать туташлары килмәде. Яралыларны да үзем ашаттым, постта да тордым, санитар да, шәфкать туташы да булдым.

– Үзегез дә шундагы ризык белән туклангансыздыр?
– Әйе, солдатлар белән бергә тукландык. Чаллыда карабодай юк иде ул чакта, ә монда ашы да, икенчегә боткасы да бүле иде. Әфганнан кайткач озак еллар карабодай белән тушенканың исен дә яратмадым. Хәзер, вакыт узгач кына, пешерештерә башладым.

– Яшь хатын-кыз булгач, солдатлар да игътибар иткәннәрдер әле үзегезгә?
– Итмәделәр дип әйтә алмыйм, әмма андагы офицерларның күбесе өйләнгән иде, ә солдатлар, әйткәнемчә, яшь иде. Болай, дус булдык. Ул егетләр мин ялга кайтканда якыннарына бүләкләр җибәрә иде, әллә нинди районнарга тапшырдым. Ялтыравыклы матур яулыклар, косметика... Чаллы егетләре дә бар иде. Рамил Сибгатуллин исемле егет хәтердә калган. Мин аны үземә ярдәмче итеп беразга госпитальдә калдырдым. 60-70 капельница куя идек, пластырьлар ябыштырып торды. Егетләр яу кырында күпне күргән булса да, кан алуны яратмый иделәр, энәләр калын иде, кан күреп аңнарын югалтучылар да булды. Рамил арттан аларның җилкәләреннән тотып тора иде. Әфган сугышы беткәч тә ул медицинаны сайлады, стоматологка укыды. Әле әнисе, йөргән кызы белән минем янга кунакка да килгәләде, аралашып тордык, хәзер күптән сөйләшкән юк инде.

– Сез Башкортстаннан Чаллыга «КАМАЗ» төзелешенә килгән идегезме?
– Әйе. «Казан утлары» журналының беренче битендәге «Без «КАМАЗ» төзибез» дигән язманы укып, кызыгып килдем. Фельдшер булып эшкә урнаштым.

– Әфганнан кайткач та шул ук һөнәр буенча хезмәт куйдыгызмы?
– Әйе, мәктәпләрдә фельдшер булып эшләдем. Улым да шул юлдан китте, киленем дә медик.

– Хәзер СВО бара, моңа карашыгыз нинди?
– 2022 елда СВО башлану белән, без, Әфган сугышында катнашучылар, Чаллыда иң беренче булып гуманитар ярдәм җыя башладык. Мин эштән соң, Г. Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатагы музейга йөгерә идем, пункт шунда иде. Препаратлар өчен җавап бирдем, срокларын тикшердем, ул даруның киркәме-юкмы икәнен карадым. Шундый урында эшләп кайткач, тәҗрибәм бар бит. Үзем егетләргә дип эчке киемнәр дә тектем. СВО башлангач, даруханәләрдә жгутлар бетте. Шуңа әнинең иске тегү машинасында жгут турникетлар тектем. Аннары безгә карап бөтен шәһәр кушылды. Хәзер инде гуманитар ярдәмне зур-зур йөк машиналарында җибәрәләр. 

– Әфган сугышына бару тормышыгызда нинди эз калдырды?
– Гомернең кадерен белергә өйрәтте. Ул бер генә. Миңа хәзер 70 яшь, әмма мин тик тормыйм. Әле берничә көн элек кенә «Ел хатын-кызы» бәйгесенең төбәк этабында катнаштым Улымны, киленемне тәмле әйберләр белән сыйларга яратам, гуманитар ярдәм җыюда актив катнашам. Ветераннар Советында да хәлдән килгәнчә булышам. Мәктәпләргә, башка җирләргә очрашуларга күп йөрергә туры килә. «Нәрсәгә, мин героймы соң?» – дип тә әйтеп карыйм инде. Нишлисең бит, Бөек Ватан сугышы ветераннары бик йөри алмый, Әфган сугышында катнашучыларны да эзләргә кирәк, ир-атлар мондый чараларны бик яратмый. СВО катнашучыларның әле яралары яңа, шуңа аларны бик борчымыйлар, миңа кала инде йөрергә. Медальләр тагылган костюмымны еш кияргә туры килә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек СВО Әфган сугышы