Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лилия Гыйльманова: «Әнием «Син – минем дәвамчым» дип куана»

Әниләр көне – иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе, чөнки балачактан ук һәркем үз күңелендә бердәнбер һәм кабатланмас әни образын йөртә, ул яратыр, аңлар, кичерер һәм ярдәм итәр.

 «Шәһри Чаллы»ның чираттагы герое – әни кеше, 69нчы мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Гыйльманова. Әңгәмәбезне ул үз әнисе турында сөйләүдән башлады.   

– Әнием Нәкыя тумышы белән Сарман районы Чураш якларыннан. Үзе Карашай-Саклау авылына йөреп укыган. Мәктәпне  бетергәч тә ул  башлангыч сыйныфларны укытып ала. Бер ел эшләгәннән соң Алабуганың культура-агарту көллиятенең хор бүлегенә укырга керә. Авылыбызга мәдәният йорты мөдире булып кайта. Тик озак эшли алмый, тормышка чыга, балалар туа. Әтием белән Чаллыга күченеп киләләр һәм әнием 58нче мәктәпкә музыка укытучысы булып урнаша. «Нинди генә бәйрәмнәр оештырмадык ул елларда?! Гармунда  сыздырып уйнап җибәрә идем, балалар рәхәтләнеп җырлыйлар иде. Алар музыкага, музыка уен коралларына тартыла иделәр», – дип искә ала ул елларны әнием. Тик кызганыч, авылда әбием авырып китеп, урын өстендә кала. Кире авылга кайтырга мәҗбүр булалар һәм әбиемне 13 ел карап соңгы юлга озаталар. Әни мәктәпкә бүтән урнашмый...  

Ул минем матур итеп киенеп, балаларга белем бирүемне, укытучы коллегаларым белән дустанә аралашуымны күреп, чын күңелдән сөенә. «Син – минем дәвамчым» дип куана. Чынлап та, мин  кечкенәдән үк үземнең укытучы буласымны белә идем. Каршыма кечкенә энекәшемне, курчакларымны тезеп куя идем дә «укыта» идем. Минем хәтта кечкенә генә такта, акбур белән указка бар иде, укучыларым өчен дәфтәрләргә кадәр ясап, билгеләр куя идем.   

– Сез нигә тарих фәнен сайладыгыз?

– Тарих турында сөйли башласалар, чемердәп, «каз тәне» чыга. Кечкенәдән үк: «Бу нәрсә кайдан килеп чыккан? Ни рәвешле барлыкка килгән? Бу предметның тарихы нинди? Безгә кадәр кемнәр яшәгән, алар нишләгән?» – кебек күптөрле сораулар борчый иде. Әле хәзер дә кайда гына барсак та, мин шәһәрләр буйлап экскурсияләр алырга тырышам. Миңа тарихи бина янына килеп басып, аны күреп кенә калмыйча, иснәп карап, тарихны «тотып» карау теләге бар. Шуңа да 2001 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының тарих факультетына укырга кердем мин. Укуны тәмамлагач, биредә эшләргә калдым. Шул вакыттан ук үземдә оештыру сәләтен ачтым дип әйтә алам. Билгеле, тормыш юллары урау. Хәтта салым инспекциясендә эшләп карадым. Инде русча итеп әйтсәк, «определилась». Минем урыным – мәктәптә!

– 69нчы мәктәпкә кайчан килдегез? 

– Әйтәм ич, озын юл үтәргә туры килде (көлә). Башта Гали Акыш исемендәге 84нче лицейда – тарих укытучысы, аннары 28нче мәктәптә. 2010 елда 69нчы мәктәпкә мәрхүм директорыбыз Габдрәүф Волков чакырып алды. Биредә 5 көнлек эш атнасы кызыктырды. Ни өчен дигәндә, ул вакытта балам да кечкенә иде. Тарих укытучысы булып биш ел эшләгәннән соң, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләделәр.

– Сезнең эшегезне яратып башкарганыгыз әллә кайдан күренеп тора. 

– Рәхмәт, бу чыннан да шулай. Кеше кайдадыр омтылырга, бер урында гына торырга тиеш түгел дип саныйм. Менә шул сыйфатларым мине 2021 елда 69нчы мәктәптән китеп, «Адымнар»га урнашырга этәрде. Биредә бөтен республикага даны чыккан заманча мәктәп. Үзем өчен аеруча сынау еллары дип кабул иттем. Бер ел эшләгәннән соң, олы улым укый торган 58нче мәктәпкә урнаштым. Һәм моны бер ялгышлыгым булган дип саныйм. Үз балам укыган мәктәптә укытучы булырга ярамый икән, китәргә карар кылдым. Үземнең 69нчы мәктәбемә кайттым. 

– Лилия Юлдашевна, гаиләгез турында да сөйләп китсәгез иде. 

– Ирем – Рәфис. Аның белән 2-3 еллап йөрдек тә, 2007 елда гаилә кордык. Әле шунысы кызык: булачак ирем 3 тапкыр тәкъдим ясап карады. Мин баштан укып бетерергә, аннары эшкә урнашырга кирәк дип, кире кагып килдем. Соңгысында эшне бик катгый тотты: «Йә чыгасың, йә чыкмыйсың», –  дип кырт кисте (көлә). Минем сайлау да юк иде инде. Гаилә корып җибәргәч, тулай торакта яшәдек. Соңыннан социаль ипотекага фатир алдык. 2008 елда олы улым Раил туды. Тик декретта озак утырмадым, һаман да гаиләмә ярдәм кирәк, акча булсын дип эшкә чыктым. Ирем ул елларда зур терәгем, таянычым булды. Әниемне әйтеп торасы да юк: улымны ул карады, минем өчен декретта ул утырды. Шулай тормыш җайланды, улым да үсте дигәндәй! Аңа 10 яшь тулгач, шулай яныма килде дә: «Әнием, сез миңа песи, йә эт, яисә берәр энекәш алып кайтыгыз инде», – дип сорады. Сабыем шулай итеп үзенә туган теләгән булган.  

 

– СөбханАллаһ! Нинди туган җанлы улыгыз... 

– Һаман да эш дип чабып, сабыемны оныта язганмын бит. Шулай итеп икенче тапкыр әни булдым. Рузилебез туды. Аллаһка шөкер, олы улым «энем» дип, янып-көеп тора. Хәзер кечкенәбез дә абыйсының күзләренә генә карап тора. Алар арасындагы шундый җылы мөнәсәбәтләрне күреп, ирем белән бик сөенәбез. Алга таба да шулай дәвам итсә иде дип телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев