Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лилия Минһаҗева: «Артистлыкка укуымны белгәч әни өч сәгать сөйләшмәде»

«Тискәре рольдә уйныйсым килә», - ди ул.

Гомере буе театрда эшләп тә тамашачы мәхәббәтен яулый алмаган артистлар булган кебек, бер-ике роле белән сәнгатьтә тирән эз калдырган иҗат әһелләре бар. Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Лилия Минһаҗева шундыйларның берсе. Талантлы, тыйнак артистка «Абага алмасы ачы була» спектаклендәге – Гөлия, «Өч аршин җир»дәге Шәмсегаяны белән тамашачыларның мәхәббәтен казанды. Лилия әлеге драматик образлары өчен тәнкыйтьчеләрнең югары бәясен алды, театрда үз урынын булдырды. 
Шушы көннәрдә талантлы шәһәрдәшебез белән очрашып, иҗаты, шәхси тормышы хакында сөйләштек, планнары белән кызыксындык. 


– Лилия, сез тыйнак, тырыш, кычкырып сөйләшмисез дә. Мин сезне укытучы образында күрәм. Башыгызга артист һөнәрен ялгыш сайладым дигән уй килгәне юкмы?
– Мин Актаныш районы Олы Имән авылында күп балалалы гаиләдә туып-үстем. Әти-әнием гади авыл кешеләре. Мәктәптә укыганда смотр -концертларда катнаша идек. Спектакльләр дә куйдык. «Кызларның кызганныры» әсәреннән өзек сәхнәләштереп, районда лауреат исеменә дә лаек булдык. Кечкенәдән сәхнәгә тартылсам да, артист булырмын дип уйламадым. Мәктәптә укуны тәмамлгач, Алабуга дәүләт педагогия институтының биология факультетына кермәкче идем. Әзерлек курсларын уңышлы үттем. Инде документларны тапшырам дигәндә генә дусларым шул ук шәһәрдәге мәдәния-агарту көллиятенә чакырдылар. Анда кабул иттеләр. Укытучыларыбыз Рамазан Гардисламов белән Наилә Биҗановна (фамилиясен хәтерләмим) төпле белем биреп кенә калмадылар, артист һөнәренең барлык нечкәлекләренә төшендерделәр.

– Артистлыкка укырга керүеңне әти-әниең ничек кабул итте соң?
–  Авылга кайткач, аңлаттым инде. Әни ул вакытта өч сәгать сөйләшмәде. Хәзер сөенеп туя алмый. «Кызым, бу сиңа Аллаһы Тәгаләдән бирелгән юл», – ди. Чаллыга килеп спектакльләремне дә яратып карый. 

– Укып бетергәч, башкала театрларына китү теләге булмадымы?
– Мин Әлмәт татар дәүләт драма театрына эшкә барырга тиеш идем. Чаллыда яшәүче апам: «Туганнарыбыз – биредә, авылга йөрергә дә җайлы булыр, Чаллы татар дәүләт драма театрына барып кара әле», – диде. Ул вакыттагы директор Ильяс Тарханов белән баш режиссер Ренат Әюпов режиссер ярдәмчесе итеп эшкә алдылар. 4 ай эшләгәннән соң артист булып күчтем. 

– Профессиональ театр сәхнәсендәге тәүге ролегез хәтердәме?
– Әлбәттә, ул Гаяз Исхакыйның «Кәләпүшче кыз» спектаклендәге Вәсбибану роле иде. Аңа кадәр массовкаларда уйнадым. 

– Тамашачы сезнең Гөлия һәм Шәмсегян рольләрен дә бик ярата.
– Үземә дә бик ошый алар. Гомумән, режиссерны ишетеп, аңлап, ролеңне тамашачыларга җиткерә алсаң, хезмәтең уңыш китерә инде. Яраткан рольләрем арасында «Зәңгәр томан артында»гы Оксанам да бар әле. «Ике хуҗаның хезмәтчесе», «Яратылмый калган ярлар», «Җаның ниләр тели»дәге образларымны да үз итәм. Иҗат юлыма күз төшерәм дә, берәр тискәре рольдә уйныйсым килеп китә. 

– Гөлия, Шәмсегаян – драматик рольләр. Аларда хатын-кызның төрле чорлардагы аянычлы язмышы чагыла. Образларыгыз төшләргә кереп йөдәтмиме?
– Элек пьесаны укыганда елый идем, спектакльләрне чыгарган вакытларда да авыр була иде. Хәзер ияләштек инде, сәхнәгә чыгар алдыннан образга керәм дә, спектакль тәмамлангач, героемны пәрдә артында калдырам. Безгә остазларыбыз: «Сәхнә тормышы өйгә кайтырга, өйдәге хәлләр сәхнәгә чыгарга тиеш түгел», – дип өйрәттеләр бит. Шулай эшлибез дә. 

– Бүгенге режиссер белән эшләү авыр түгелме?
– Сәнгать җитәкчебез Олег Кинҗәгулов – яшь, яңа фикерле, яңа алымнар, заманча технологияләр кулланып иҗат итә торган режиссер. Ул таләпчән дә, шул ук вакытта йомшак та. Без аның белән бик рәхәт эшлибез. 

– Лилия, сез кайбер артистлар кебек, сәхнәдә кычкырмыйсыз, шулай да тамашачы сезне ишетә. «Хезмәттәшләрегез кычкырыбрак сөйлә», – димиләрме?
– Кычкырудан мәгънә юк дип саныйм. Артист пышылдап сөйләшкәнне дә тамашачыга ишеттерә белергә тиеш. 

– «Их шул рольне бирсеннәр иде», – дигән теләгең юкмы?
– 22 ел иҗат дәверендә бик матур образлар тудырдым. Нәрсә бирсәләр дә, шуңа риза мин. Театр дөньясында матур эзләр калдырырлык рольләрем бар инде.

– Артистлар арасында дуслык булмый диләр...
– Мин дошманнарым бардыр дип уйламыйм. Грим бүлмәсендәге – Миләүшә Имамова, Алсу Гыйльманова, Физалия Габидуллина, декреттагы – Ләйсән Нургалиева, Гөлинә Фәхретдинова, өлкән яшьтәге артистлар – барысы белән дә дустанә мөнәсәбәттә без, Аллаһка шөкер.  

– Лилия, театрда сез гомерлек юлдашыгызны да очраткансыз...
– Әйе, биредә спектакльләргә декорацияләр ясаучы, балта остасы Фоат абый бар. Бервакыт сөйләшә торгач, аның безнең яктан икәнен белдем. Театр училищысын тәмамлагач, аның улы Илдар бездә ут куючы, тавыш режиссеры булып эшли башлады. Әтисе: «Коллективта безнең авыл кызы бар, таныш әле», – дип киңәш биргән үзенә. Әнә шулай танышып, кавышып киттек. Аллаһка шөкер, 18 ел яшибез инде. Өч балабыз үсеп килә. Диләрәгә – 16, Даниярга – 10, Илзидәбезгә 3 яшь тула.  Фоат абый бик яхшы бабай, оныкларын бик ярата. «Кама-2» бакчачылык ширкәтендәге дачасына алып барып, аларның күңелләрен күрә.

– Белгәнебезчә, тормыш иптәшегез бүгенге көндә инде театрда эшләми? 
– Ул миңа: «Җаный, икебез дә театрда калсак, тормышны алып баруы авыр булыр», – диде. Мин аның теләгенә каршы килмәдем. Хәзер ул «Альтекс» компанияләр төркемендә хезмәт куя. 

– Гаиләдә тавыш чыкса, кем беренче татулаша?
– Илдар кызу канлы, мин дә кызып киткәлим. Миндә сабырлык күбрәк, шунлыктан мин гел беренче булып юл куям. Аңлашабыз да, дуслашабыз. 

– Өченче балагызны соң гына тапкансыз, бу сезне әти-әни буларак үзгәрттеме?
– Мине әнием 40 яшьтә тапкан. Төпчегебезне тудырганда миңа да 40 тулып килә иде. Һәр бала үзенчә татлы. Төпчегебез бигрәк тә. Үземне үзгәрдем дия алмыйм. Ә менә Илдар үзгәрде. «Төшереп җибәрермен», – дип беренче баланы ике ай кулына алырга курыкты. Илзидәбезне беренче көннәрдән үк кулына алды, бергәләп юындырдык. 

– Сезне өч бала әнисе димәсең. Гәүдәгезне, нечкә билегезне ничек саклап кала алдыгыз?
– Диеталар тотканым юк. Геннардан киләдер инде. 

– Лилия, Данияр матур итеп татарча сөйләшәләр. Кызганыч, бу хәзер сирәк күренешкә әйләнә бара. Балаларыгызда татар теленә ничек мәхәббәт тәрбияләдегез?
– Ирем Илдар татар телен камил белми иде. Шөкер, өйрәнде. Өйдә балаларыбыз белән татарча гына сөйләшәбез. Өстәвенә әле алар 52нче татар мәктәбендә укый, кечкенәсен дә шунда бирергә планлаштырабыз. 

– Театрдан бушаган вакытларыңда нишлисез?
– Өй, балалар... Китап укырга да яратам. Газета-китапны кулга тотып, исен тоеп утыру күңелгә рәхәтлек бирә. Авылга әнием янына да кайтабыз, гаилә белән бакчада да рәхәтләнеп вакыт үткәрәбез. 

Фотолар Лилия Минһаҗевдан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мастеровые театр мәдәният