Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лилия Шакирова: «Улым салган акчага солдатларга ярдәм җибәрәм»

Егетләребезнең батырлыгында, һичшиксез, йөрәген ярып бирергә әзер әниләренең өлеше бар.

 «Пласткам» җәмгыяте директоры Эдуард Нургалиев «Шәһри Чаллы» газетасын улы махсус хәрби операциядә хезмәт итүче шәһәрдәшләребезгә яздырды. Шуларның берсе – Лилия Шакировага квитанцияне илтеп биргәндә үзе һәм улы («Хәрби батырлык» медале белән бүләкләнгән) Артур турында сораштым. Һәм шундый нәтиҗә ясадым – егетләребезнең батырлыгында, һичшиксез, йөрәген ярып бирергә әзер әниләренең өлеше бар.

30 кешелек взводка солянка пешердем
Лилия Шакировага 48 яшь. Ул Башкортстанның Аскын районы Көбияз авылыннан. Сугыш турында кечкенәдән ишетеп үскән:
– Картәтәемнең берсе аяксыз кайткан. Икенчесе кайткач, аптыраганнар, чөнки тулы батальоннан нибары ике кеше исән калган, калганнары үлеп беткән. Әти сөйләве буенча, шуның берсе –Артурның бабасының әтисе Садри карт булган. Шуннан ничек Аллаһы Тәгаләгә ышанмыйсың! Улымны да Аллаһы Тәгалә сакласын дип сорыйм.
Олы улы Артур Шакировка 27 яшь, заводта эшләгән, ике ел элек мобилизациягә алынган.
–  Мин армиядән соң военнообязанный, качып калмыйм, әни, диде. Воронежда бер кыз белән танышкан иде, китәр алдыннан гына аңа өйләнде. Гаилә корып яшәүнең нәрсә икәнен беләсем килә ди. Хатыны фатир арендалап Чаллыда тора, –  дип сөйли Лилия ханым. 
Хәрби операциягә киткәнче Артур Казанда ике айлап өйрәнүләр үтә. Ул вакытта Лилия ханым башкалада фатир арендалап тора. 30 кешелек взводка зур кәстрүлдә солянка ашлары пешереп, өчпомаклар пешереп җибәрә. Бер атна Чаллыда эшли, 3 көнлек ялында Казанга килеп улының киемнәрен юа, булдыра алганча сыйлый. 

Йокысын хатыны белән алмашлап саклыйбыз
Хәзер ана кеше тагын да зуррак эш башкара – улын көтә.
– Иртәнге 3тән торып утырып белгәннәремне укыйм. Ярый инде эш бар, артык уйланмаска. Әле бер атна элемтәгә чыкмаган иде. Менә кичә, Аллага шөкер, яза башлады. Алгы сызыкка җибәргәннәр. Хәрби задание үтәдем, дигән. «Әни, мин исләр сизмим» дигән. «Нервыларым ташка үлчим» , дигән. Бөтенесен дә күргән инде балакаем, төбенә үк төштеләр.
Ялга кайтканда Артур чәчәкләр алып беренче әнисенә керә, Яңа елда да сюрприз ясаган. Бәйрәм курантларын бергә тыңлаганнар. Өйләнгәч, күпчелек вакытны хатыны янында үткәрә. Әнисе исә бәлешләр, улының яраткан мантыйларын пешереп икесен дә кунак итә. 
– Өйгә кайткач, 3 сәгать кенә йоклый, 3-4 тәүлек дежурда торып шуңа өйрәнгән ахрысы. Хатыны белән алмашлап саклыйбыз, уянганын көтеп алабыз. Бөтен туганнар да аны кунакка чакырды, үзем дә табын әзерләдем. Күрәселәре нык килгән иде улымны, ул безгә герой бит инде, – ди горурланып әңгәмәдәшем.
Ул яз көне отпускка кайткан улының кышкы киемнәрен иснәп, елый-елый юганын сөйли. Себердә иң нык суыкларда кия торган 36 меңлек сапогиен, пауэрбанк белән җылытыла торган курткаларын барлап, хәстәрләп куйган. 
– Ничәшәр тәүлек окопта яталар, көз көне яңгырлар башлангач нык салкын анда. Суда торалар. Махсус киемсез булмый. Сугышның әчесен-төчесен татый инде балакаем.
Чаллыда ятьмә үрүчеләргә дә, коры аш әзерләүчеләргә дә барып ярдәм итә, шәмнәргә консерв банкалары да тапшыра – бөтен эшкә кушыла Лилия ханым. Улының «Гуманитар ярдәмнең бик кирәге чыга. Вакыт юк, шулай да атнага бер мәртәбә булса да кайнар аш әзерлибез» диюе әни кешене тагын да куәтләп җибәрә. 
Артур белән бер тирәдәрәк аның белән тулай торакта бергә уйнап үскән дусты да хезмәт итә. Аның да әнисе Лилия исемле икән. «Аның улы кайтса, мин барып кочаклыйм, минеке кайтса, ул килеп күрешә. Күчтәнәчләрне дә чиратлап җибәрәбез» ди әңгәмәдәшем.
Абыйсына карап Лилия ханымның 22 яшьлек кече улы да «китәм» дия башлаган. 

«Әни, син еласаң, миңа хәлсезлек килә»
Сүз саен «Исән-сау кайтсыннар» дип кабатласа да, дулкынланса да, солдат анасы еламый.
– Кайвакыт йөрәк кинәт хәлсезләнеп китә. Тик еларга ярамый. «Әни син еласаң, миңа хәлсезлек булып килә, син көчле булырга тиеш» ди улым. Бер-беребезне сиземләвебез көчле. Сугышка киткәннән бирле шулай. Кайвакыт кисәк кенә шалтыратасым килә, яратып кочакап аласым килә, ул сизгәндәй, көтмәгәндә яза. Аңа терәк булыр өчен батыр булырга тырышам. Элек мин андый түгел идем, хәзер ныгыдым. Бар уем – балаларга көч бирү, яшәргә тырышу, поддерживать итү. Догалар өйрәнәм, Артурга да укы, дим, мәчеткә хәер бирәм. Ач түгелме, акчаң бармы дип сорап торам. Ә ул үзе акча сала. Мин аны җыеп, гуманитарка итеп җибәрәм. 
Әнисе әйтүенчә, Артур да үзгәргән. Тормышның кадерен белә башлаган. Олыгайган. Бөтен эшләрен алдан уйлый, һәр нәрсәне истә тотып исәпли, киңәшләшә башлаган. 
Узган елның декабрендә махсус хәрби операциядә катнашкан шәһәрдәшебезгә Чаллы мэры «Батырлык өчен» («За отвагу») медален тапшырды. Моңа кадәр «Сугышчан батырлык» («За доблесть») медале булган. Лилия ханым бу уңайдан яшь вакыттагы бер вакыйганы искә төшерде.
– Элегрәк күрәзәчегә барган идем. Олы малаең олы хәрби булачак диде. Хәтерлим, «Нинди хәрби? Ул бит беркая да йөрми» дип көлдем. Ышанмадым. Артур хәрбилеккә укымаган, полициядә эшләми иде. Шунысы бар, бәләкәйдән үк автомат тотып, окоплар ясап уйнарга ярата иде. 
Бүген әлеге кыю егет илебез иминлеге сагында. Әнисе исә яңалыкларны күзәтеп, иң мөһим хәбәрне көтә.
– Кеше әйтә яңалыкларны укыма, нервларыңны бетерәсең, көясең янасың, ди. Миңа, киресенчә, бар нәрсәне белеп торырга кирәк. Сугыш бетәр, ә мин белми калырмын кебек. «Шәһри Чаллы»газетасын укып, күңедемә тынычлык, юаныч табармын дип ышанам, игелекле гамәле өчен Эдуард Нургалиевка рәхмәт, – ди Лилия Шакирова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев