Линар Закиров: «Мәскәү телеканалларында тамашачы булып акча эшлим»
Бәяләр төрлечә. Әйтик, Елена Малышеваның «Жить здорово» тапшыруында 3 сәгать утырасың һәм 1000 сум белән чыгып китәсең.
Безнең белешмә.
Линар Закиров 1991 елның 30 декабрендә туган. Чаллы шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге 78нче лицейны тәмамлый. 2010-2015 елларда КФУ ының журналистика бүлегендә, 2015-2018 елларда аспирантурада белем ала. «Алтын каләм» республика балалар үсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең Гран-при иясе (2010), «Бәллүр каләм» республика конкурсының «Дебют» номинациясендә (2012), «Ел студенты» республика конкурсының «Ел журналисты» номинациясендә җиңүче (2014), «Ел студенты» илкүләм премиясенең «Ел журналисты» номинациясе лауреаты (2014).
«Ялкын» журналында бүлек редакторы, җаваплы секретарь (2011-2014), «Шәһри Казан»да корреспондент (2014-2016), «Татарстан» журналында (2016-2017) бүлек редакторы, «Гаилә һәм мәктәп» журналында баш мөхәррир урынбасары вазыйфасында хезмәт куя. Төрле елларда «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы, «Казан» телерадиокомпаниясе, «Болгар», «Тәртип» радиолары белән хезмәттәшлек итә. 2017-2021 еллар Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәтендә эшли. Бүгенге көндә Мәскәүдә яши, шәхси эшмәкәр.
Линар Закиров журналистика һөнәреннән китеп, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Аның белән элемтәгә кереп, Чаллы егетенең Мәскәүдәге тормышы белән кызыксындым.
«2022 елда журналист эшенә «йозак элдем»
Чаллыдагы Пушкин лицеен тәмамлагач, Казан федераль университетының журналистика факультетына укырга кердем. Аспирантурада да белеп алып чыктым. Журфакның икенче курсында укыганда ук «Ялкын» журналына эшкә алдылар. Әле тагын телевидениедә, радиода да чыгыш ясадым. Яшь чак – юләр чак, дип юкка әйтмиләр. Каян, ничек берьюлы өч җирдә эшләргә һәм укырга дәрт-дәрман табылгандыр, дип шаккатам хәзер. Аның каравы, йөргән таш шомара, дигәндәй, күпме каләм иясе белән шәхсән танышу, хәтта эшләү бәхете насыйп булды.
«Шәһри Чаллы» газетасын мин һәрвакыт җылы сүз белән искә алам. Мәктәп укучысы булсам да, газета битләрендә минем язмаларга да урын табыла иде. Ул чактагы баш мөхәррир Флүзә апа Фәррахова хәтта яшьләр битен ышанып тапшырган иде үземә. Журналистлардан Зөлфия Галим, Илгизә Лотфуллина, Ризидә Гасыймоваларның язмаларын укып үстем.
«Көмеш кыңгырау» газетасы һәм «Ялкын» журналы белән беррәттән «Шәһри Чаллы» газетасы да иҗат бишегемә әйләнгән иде. Казанга күченгәч тә, «Шәһри» сүзе мине озата барды – «Шәһри Казан» газетасына эшкә алдылар, диюем.
Ул чорда «Болгар» радиосында «Шөпшә-шоу» тапшыруын Айсылу Хаҗиева (ул да Чаллыныкы) белән турыдан-туры эфирда 5 сәгать алып бардык. Татар җыр сәнгатендә тирән эз калдырган, кызганыч, инде арабыздан киткән артистлар – Хәмдүнә Тимергалиева, Хәния Фәрхиләр дә кунакка килә торган иде. Гомерлеккә якты истәлек булып калды андый очрашулар.
2017 елда Дәүләт Советының матбугат хезмәтенә урнаштым. Анда журналистиканың башка төре белән эш итәргә туры килде.
Ә 2022 елда иҗат эшенә «йозак элдем» дә, бәхет эзләп, Мәскәүгә күченеп киттем.
Мәскәүдә кызыл борчның бәясен карамаска өйрәнгән
Иптәш малай белән марткетплейста үз эшебезне башлап җибәрдек. Казанда яшәгәндә, мин, кибеткә кереп, «кызыл борыч ничә сум тора, ташлама-фәлән юкмы икән» дигән уйлар белән гел бәясенә карый торган идем. Мәскәүгә күченеп яши башлагач, әлеге дә баягы кызыл борычның бәясенә карамаска өйрәнеп яши башладым.
Юньле акча эшләүче кеше алдагы көнгә ышаныч белән карый ул. Ике ел дәвамында кулга каләм аласы килмәде.
Марткеплейста исә товарның төрлесен сатабыз. Йорт, матурлык өчен кирәк-ярак, сабыйлар өчен уенчыклар... Товарның бер өлешен Кытайдан кайтартабыз.
Күңелдә мәлҗерәп яткан милли орлыклар узган елны янә шытып чыга башлады. Шулчак автомобиль өчен милли рухтагы ябыштыргычлар уйлап таптым һәм бастырып чыгардым. «Машинада бала бар», «Шаулама, бала йоклый», «Чәй эчәбезме?», «Чәкчәк бармы?», «Текә егет», «Тәти кыз», «Әлдермешкә кайтам әле», «Галигә барам әле», «Алда гөл, артта цәцәк» дигән шаян язулар бар анда.
Маркетплейстагы үзебезнең кибет аша сатуга чыгардык. Беләсезме, шунысы гаҗәп: күп очракта ябыштыргычларны Татарстаннан түгел, ә чит регионнардан сорап алалар. «Безнең ябыштыргычларны кайда беләләр», дигән эчтәлектәге карта да булдырдык. Тулыландырасы бар әле аны.
Татарча видеолар төшерә
Чаллыга бер кайткач, театр сәнгате мәктәбендә бергә укыган егет-кызлар белән җыелдык та ябыштыргычлар өчен бер дигән промо-роликлар төшердек. Бу эш миңа шулкадәр ошап китте, тора-бара Мәскәүдә үзем дә татар телендә һәм татарларга кагылышлы видеолар төшерә башладым. «Инспектор өчпочмак», «Моңлы Мәскәү», «Тап-татарча» рубрикалары барлыкка килде.
Әйтик, «Моңлы Мәскәү» сәхифәсендә мин башкаланың сәеррәк күңел ачу урыннары белән таныштырам. Соңгы арада янутлар һәм дуңгызлар яши торган кафеларны барып күрсәттем. Күз алдына китерәсезме, син матур гына, тәмләп чәйләп утырасаң, ә яныңда ике зур дуңгыз мыркылдап йөри. Халык кызыксынып йөри шунда.
Мәскәүдән читкә чыгып, кая гына сәяхәткә барсам да, видеоларны татарча төшерәм. Соңгысында Туладан татарча репортаж әзерләдем. Үз кулларым белән Тула перәннеген ясадым. Бик тәмле килеп чыкты! Шәһәрдән 10 километр ераклыкта язучы Лев Толстой туган һәм яшәгән Ясная Поляна утары урнашкан, аны да барып күрдем. Искитмәле урын!
Федераль телеканаллар күпме акча түли?
Соңгы арада бөтен ил карый торган федераль телеканалларның тапшыруларына тамашачы булып йөри башладым. Заманында республика телевидениесендә эшләп алгач, «олы агайлар»ның да эшен күрәсе, өйрәнәсе килде. Кем белә, бәлки киләчәктә бу тәҗрибәнең кирәге чыгар.
Узган атнада «Русское лото»га бардым. Күз алдына китерәсезме, тапшыруның 30 еллыгына багышланган чыгарылышында безне 10 сәгать тоттылар, ә телевизордан ул 1,5 сәгать кенә бара. Кадрда берничә кеше матур күренсен һәм тапшыру оешкан төстә үтсен өчен, сәхнә артында күпме кешенең хезмәте керә бит моңа. Әлегә иң ошаган тапшырулар Андрей Малахов белән Елена Малышева алып бара торганнары. Бәяләр төрлечә. Әйтик, Елена Малышеваның «Жить здорово» тапшыруында 3 сәгать утырасың һәм 1000 сум белән чыгып китәсең.
Малаховның «Песни от всей души» тапшыруында 5 сәгать тоталар һәм нибары 500 сум түлиләр. Аның каравы, тапшыруның эчтәлеге бик шәп. 2 сәгать искиткеч концерт карап утырасың.
«Русское лото»да 10 сәгать тоттылар. Башлыча 7 сәгать утыртып, 700 сум түләргә вәгъдә иткәннәр иде. 3 сәгатькә тоткарлаган өчен, ахыр чиктә, 200 сумны өстәп бирделәр.
Минем блогер буларак бөтен хезмәтем ӘЙТЧЕ проекты кысаларында социаль челтәрләрдә чыгып бара. Бу атнада МӘСКӘҮ[ЧӘ] тапшыруы дөнья күрергә тиеш. Аны подкаст рәвешендә эшлим. Кунакка танылган шәхесләрне чакырырга исәп. Тапшыруның беренче кунагы – күпләрнең, шул исәптән минем дә яраткан җырчым Әлфинә апа Әзһәмова. Ул да Чаллыныкы бит. Әлфинә апа поезддан төшүгә үк безнең студиягә килде, ә аннан соң чыгыш ясыйсы концертка ашыкты. Ә концерттан соң кабат поездга. Күпме сәламәтлек кирәк бит шулай йөрергә!
Тапшыру подкаст рәвешендә, фикер алышу форматында бара. Үзенең кызык-мызыклары да бар аның. Әйтик, Әлфинә апаны, Мәскәү булгач инде, атаклы «Москва» торты белән сыйладык, маркетплейсларда сатыла торган товарларны ачып карадык, тикшердек. Берсен Әлфинә апа аеруча ошатты. Әле тагын кунагыбыз кечкенә Әлфинәгә (курчакка) күлмәк тә сайлап кидерде. Бик кызык килеп чыкты тапшыру, керегез, карагыз, фикерләрегезне калдырыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев