Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Логопед Миләүшә Ямилова: «3 яшьлек баланың теле ачылмаса белгечкә күренергә кирәк»

Шәһәрдәшебез бала тәрбияләү серләре турында сөйләде.

Миләүшә ханым белән танышуыбыз кызык rына булды. Ике ел элек балаларга Яңа елга Кыш Бабай чакырдык – матур костюмлы, татарча сөйләшә, оста итеп бии торган кунак булды ул. Телефонымда Кар Кызының номеры калган иде. Бәйрәмнәр узгач, аның статусыннан логопед икәнен белдем. Улымның хәрефләр белән кызыксына башлаган вакыты. Миләүшә апасы аны да ике-өч ай дигәндә укырга, дөрес итеп ручка тотарга, гади сүзләр язарга, кушарга-алырга өйрәтте. Дәресләре башкаларныкына охшамаган, кызыклы аның, бала белән аралашуы да хөрмәткә корылган. Эшен ярата.

Миләүшә Ямилова Актаныш мәктәбен, аннары Чаллы педагогия институтының география факультетын тәмамлаган. Экспедиция, походларга йөрү кызыклы булса да, практика вакытында мәктәп яшендәге балалар белән эшләргә күңеле тартмавын аңлаган.

– Үземне таба алмыйча йөрдем дә әниемнең киңәше белән күрәзәчегә бардым. Ул миңа: «Сине кечкенә кешеләр белән күрәм», – диде. Мин кабатлана торган саннар яратам – 22, 33 кебек. Эш тәкъдим иткән газетаны ачуым булды, күзем шундук бер белдерүгә төште – 11нче комплекстагы 77нче балалар бакчасына тәрбияче кирәк диелгән. Шунда бардым. Методист каршы алды, бик ошады. Ул вакытта бик көчле, тәҗрибәле, авырлыклардан курыкмый торган тәрбиячеләр эшли иде. Вакытларын кызганмый, барысын да аңлаттылар, – дип сөйли әңгәмәдәшем. 

Ул янәдән педагогия институтына керә, бу юлы читтән торып мәктәпкәчә белем бирү факультетында укый. Бакча коллективын тиз арада үз итә, апалар аны яратып өлгерә. Кияүгә чыгуына да алар сәбәпче була. 
– Яңа елны каршы алганда кафеда кошчылык фабрикасы хезмәткәрләре дә бәйрәм итте. Ике коллегам Тимур исемле егетне ияртеп килгән: «Сиңа кияү таптык. Квартирасы бар, авыл егете, кулы эш белә», – диләр. Башта ошатып бетермәсәм дә, тора-бара ул бик күп яхшы яклары белән үзенә караттырды. Ике айдан өйләнешергә гариза бирдек, – дип искә ала Миләүшә.

Кияүгә чыккач кыз фамилиясен калдыруының да кызыклы гына тарихы бар.
– Безнең семьяда никтер гел фамилиясе я хәрефенә башланган кешегә кияүгә чыгалар. Әни Ялалова булган, Ямиловка кияүгә чыккан. Мин Якуповка, апам Ярмиевка чыкты. Кызым Жасминның да шулай булыр микән? Фамилиямне алыштырмаганга иптәшем үпкәләми.
Декрет ялында Миләүшә бераз акча эшләр өчен портретлар ясый. Акчасына кызын массажга йөртә. 30 минут буе бертуктаусыз җырлый, уен уйный, шигырьләр сөйли – бала бары тик тыныч ятсын! Моны күргән массажистка үзенең биш яшьлек улын укырга өйрәтергә сорый – үзенең сабырлыгы җитми икән. Аннары сарафан радиосы аша яңа балаларга чакыралар. Клиентлар да, тәҗрибә дә арта тора. Авазларны әйтә алмаган балалар өчен логопед сорыйлар. Әңгәмәдәшем өченче тапкыр институтка бара – логопедия факультетына. Укып чыккач, ике эшне берләштерә. 

– Эшкә чыккач, клиентларыма кичләрен йөрдем. Балалар бакчасында тәрбиячеләр җитмәгәч, көне буе эшләргә туры килде. Өлгерми башладым. Елдан-ел кәгазь эше өстәлә, ә балалар белән үткәргән вакыт кими. Аннары балалар белән аерым эшләп булмый, барысын да бер калыпка салырга мәҗбүр буласың. Арып кайткач, өйдәгеләргә ачу да килә. Шәһәркүләм «Ел тәрбиячесе» бәйгесендә финалга үттем. Тик шуннан ары үсеш булмавын аңладым. Барысын да уйлагач, китәргә булдым. Инде өч ел үз эшемне өйдә башкарам. Бер көн дә үкенмим, – ди Миләүшә ханым. 

 Ул ДЦП, күзләре авыру, аутист балалар белән дә шөгыльләнә. Кайвакыт көненә 16шар сәгать туры килсә дә, үз эшен идеаль дип бәяли. 
– Беренчедән, үзем булып кала алам – җитди булмаска, уйнарга, шаярырга да ярый. Икенчедән, тик тормыйсың – биеп тә, сикереп тә аласың. Өченчедән, миңа яхшы әти-әниләр генә туры килә, – дип елмая. 

Һөнәренең авыр ягы – бала тәрбиясенә тәэсир итә алмау. Әйтик, бер укучысына язуы авыр – тик утыра алмый, энергиясе ташый, битбокс (авыз, тел ярдәмендә тавыш, көй чыгару) белән мавыга. Ритм тоту – баланың көчле ягы, ул барабанчы булып туган! Тик әти-әнисе моңа колак салмый. Икенче малайның сәләтен күреп, брейк-данска бирергә киңәш итә. Хәзер ул бала рәхәтләнеп бии. Кайвакыт бала укый-яза белсә дә, мәктәпкә барырга әзер булмый, ул уйнап туймаган. Ә ата-аналар ашыктыра.

– Кызганыч, замана балаларының фантазияләре сай. «Тылсымлы таягың булса нишләр идең?» дигән сорауга элек «Машина алыр идем», «Әнигә күлмәк алыр идем», «Әти-әниемне чит илгә алып барыр идем» кебек теләкләрен әйтсәләр, хәзер күпчелек «Телефон бүләк итәр идем» дию белән чикләнә. Алар өчен виртуаль дөнья чынбарлыктан кызыграк, шуңа иҗади биремнәр бирергә тырышам, – дип уртаклаша әңгәмәдәшем. 
Миләүшә Ямилова логопедка вакытында барырга киңәш итә. Бала авазларны дөрес әйтмәсә, мәктәптә язуы да хаталы булачак. Ә бу юнәлештә эшләү өчен вакыт кирәк. Шуңа 5-6 яшьтә, теле ачылмаган очракта 3 яшьтә белгечкә күренү яхшы. Баланың соңрак сөйләшүе гаиләдәге ике теллелек белән дә бәйле булырга мөмкин. Бу очракта әтисе үз телендә, әнисе үз телендә аралашса, яхшырак.

– Кызыбыз ике телне дә яхшы белсен өчен әтисенә аның белән русча сөйләшергә тәкъдим иттем. Тик иптәшем гаиләдә татарча гына сөйләшәбез, диде. Рус балалар бакчасына йөри башлагач, «Мин бит аларча сөйләшә белмим» дип елап кайткан чаклары да булды. Шуннан бер уен уйлап таптым. Бияләй кебек кия торган уенчык маймыл аша аның белән русча, ә әни буларак татарча сөйләштем. Әби-бабайларга да әйттек, алар русча аңламыйбыз, дия иде. Хәзер Жасмин ике телне дә белә. 2023 елда «Татар кызы» бәйгесенең шәһәр этабында финалистка булды.

Кызларының сәләтләрен үстерергә дә, сәяхәт итәргә дә, иллюстраторга укырга да, тегәргә дә өлгерә шәһәрдәшебез. Сүз башында әйткән Кыш Бабай, Кар кызы костюмнары да аның иҗаты. Планда – нейропсихология яки йоганы үзләштерү. 

Фото Миләүшә Ямиловадан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

28

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев