Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Луиза Сафуанова: «Журналистикага кире кайттым»

Гамьле әңгәмә.

Бүген кайсы гына өлкәне алсаң да, белгечләр җитешми: укытучылар, табиблар, инженерлар. Журналистлар да шул исәптә. Җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруга йогынтысын истә тотып, аларны дүртенче хакимият дип танылган абруйлы һөнәр ияләре дип атыйлар. Сәяси вакыйгалар үтә куерган, цифрлы технологияләргә йөз тоткан чорда журналистлар әзерләүгә игътибар да җитми. Кызганыч, каләм осталары профессиядән дә күпләп китә. «Акча аз», – диючеләр дә, яңа заман таләпләренә ияреп китә алмаучылар да бар. Тик шунысы тәгаен – журналистиканың гаҗәеп тарту көче бар: бер эшләп караган кеше гомере буе үзен журналист дип саный.
Журналистның көче, җәмгыятьтәге урыны турында яшь коллегам – «ТНВ» каналының Кама аръягы төбәгендәге махсус хәбәрчесе Луиза Сафуанова белән сөйләштек. Сүз уңаеннан әйтим: Луиза Наис кызы дүрт елга һөнәрен калдырып торганнан соң телевидениегә кире кайтты.
– Луиза, сөйләшүне дә шуннан башлыйк әле. Тәҗрибәле журналист булып өлгергәч, карьерага ирешкәч, «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясендә директор урынбасары вазыйфасын башкарганда китеп барган идең. Җитди сәбәбе булдымы?
– Күбрәк шәхси тормышым белән бәйле карар булган иде ул. 2020 елда коронавирустан әниемне югалту кайгысын авыр кичердем. Дөньямның асты-өскә килгән сыман булды. Баштан чумып «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясендә эшләгән чагым иде. Гомерен безгә багышлаган газиз кешемне югалту төрле уйларга этәрде: исән чакта әниемә игътибарым җитте микән, дөрес яшимме мин, гаиләмә вакытым җитәрлекме?.. Бераз тын алып, туктап торасым килде.

– Тынычрак эш эзләдеңме?
– Башта ук тәкъдимнәр күп булды. Республиканың ике абруйлы интернет басмасына да чакырдылар. Әзер түгел идем. «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсенә пресс-секретарь булып урнаштым. Шулай да «Чаллы-ТВ»да чыга торган «Ачыктан-ачык сөйләшү» программасын алып баруны дәвам иттем. Журналист тәҗрибәм белән яңа эшкә кереп китү җиңел булды. Хәзер шуны әйтә алам: мин анда хакимият органнарының эшләү системасына җентекләп төшендем. Ә кабат телевидениегә кайтуыма килгәндә, сәбәбе – профессиямне сагынудадыр. Салмаклык, бертөрлелек ялкытты, димме? Тиз генә эшләп куям да, калган вакытта нишләргә белмим. Кайбер газеталарга мәкаләләр дә язып тордым әле. Шул вакытта «ТНВ»га махсус хәбәрче эзлиләр иде, өч тапкыр мине дә чакырдылар. Өченчесендә ирем белән киңәшергә булдым. Ул минем характерны белә, журналистиканы яратканымны да. «Барасың килсә, бар», – диде. 16 яшьлек улым да, 13 яшьлек кызым да сөенделәр. Рауль белән Жасмин да минем журналист булуымны ярата. Әлбәттә, эшем тынгысыз, тик миңа ошый: съемкалар алдыннан булган киеренкелек тә, кешеләргә проблемаларын хәл итәргә булышу да тансык.

– Димәк, журналистика – синеке. Ә бу һөнәрне ничек сайлаган идең?
– Мин – Чаллы кызы, 52нче мәктәптә укыдым. Кешеләргә ярдәм итү теләге белән табиб буласы килү хыялым бар иде. Әнием дә гомере буе медицинада эшләде. Тик мин аның юлыннан китә алмадым: кан күрсәм, куркам. Югары сыйныфларда журналист булу теләге барлыкка килде. Әтиемнән килгән сәләттер, күрәсең. Ул «Камгэсэнергострой» берләшмәсендә электрик булып эшләде, хисле кеше иде – шигырьләр язды, рәсем төшерде, хәтта ул чактагы модага ияреп кулдан каминнар ясый башлады. Ул чакта КФУда түләүле журналистика бүлеге бар иде. Мин башта пединститутта бюджетта укып, яңадан журналистикага киләм дип план кора башладым. Әти белән әни: «Синең журналист буласың киләме соң?» – дип сорадылар. «Әйе!» – дидем. «Алайса КФУга бар. Акча табып сине укыту – безнең эш», – диделәр. Кызганычка каршы, мин беренче курста укыганда юл-транспорт һәлакәтендә әтиемнең гомере өзелде. Сеңлем белән безне тәрбияләү, укыту БСМПда шәфкать туташы булып эшләүче әниебезгә калды. Мин дә төннәрен шунда санитар булып эшли башладым. Телевидениедә практика үтә башлагач, авырулар белән журналист буларак та аралаша идем. Алар миңа эчләрен бушаталар иде.

– Эшкә дә телевидениенең кайнар учагы – мәгълүмат бүлеген сайлагансың. Анда теләсә кем эшли алмый, килешәсеңме?
– Мин шунда теләдем дә. «Чаллы-ТВ»ның гаять танылган чагы иде. Җитәкчебез Рахман Шәфигуллин көчле белгечләр туплаган иде. Галина Илалетдинова, Юрий Димчук, Римма Әхмәтова кебек журналистларның сюжетларын карап, проблемалы темаларга тартыла идем. Резидә апа, сезнең материаллар да үрнәк булды. Дөресен әйткәндә, җиңелчә темалар – журналистлар телендә «бантик» дип йөртелә – мине башта ук кызыктырмады. Яшь булсам да, махсус репортажларга, проблеманы төрле яклап ача торган катлаулы материалларга ябыша идем.

– Луиза, синең сюжетларың хәзер дә җитди, көнүзәк темаларга багышланган. Әйт әле, аларны хәл итәргә матбугатның көче җитәме? «ТНВ»да эшләү ошыймы?
– Бер ел эчендә операторым Андрей Макаров белән бөтен Татарстанны әйләндек. Без районнарда, авылларда яшәүчеләрнең проблемаларын күрсәтәбез. Шөкер, халык «Татарстан – Яңа гасыр» телевидениесен яратып карый, журналистларга ышана. «Килгәч, сине дә карап барабыз», – диләр. Авылда яшәүчеләр бигрәк гади алар: кунып калырга, мунча керергә кыстыйлар. Мин һәрвакыт съемкалардан кешеләрнең ышанычын акласам иде дип кайтып китәм. Вакыйгалар үземә дә озак тынгылык бирми. Әле күптән түгел генә дүрт шәһәрдә, шул исәптән Чаллыда да, мошенник теш табиблары фаш ителде. Редакциягә бер ир-ат чыккан иде. Түләүле клиникага мөрәҗәгать иткәч, «йогышлы авыру бар» дип, аның берьюлы 17 тешен алганнар. Кредит килешүенә кул куйдырып, имплант куярга ышандырганнар, тик башкарып чыга алмаганнар. Кеше сәламәтлеге белән уйнаучы ялган табибларны фаш итү фәкать журналистлар көче белән мөмкин булды. Хәзер җинаять эше кузгатылды. Бу темага әйләнеп кайтачакмын. Зыян күрүчеләр белән дә, тикшерүчеләр белән дә элемтәдә торам. Кешеләр ышанычы, репутация минем өчен беренче урында.

– Хәзер журналистларны блогерлар белән чагыштыралар. Син моңа ничек карыйсың?
– Әлбәттә, көчле блогерлар да бар. Кайнар темаларны өйрәнеп, «күзне ачучылар» яки подкаст форматында эзлекле эшләүчеләр. Тузга язмаганнары да күп, әлбәттә. Шул ук вакытта һөнәрен гадиләштергән, темаларны өстән-өстән генә, шомартып үтә торган журналистлар да бар бит. Еш кына журналист материалларында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» сорауларына җавап бар, ә «Ни өчен?» дигәненә юк. Журналистиканың төп асылы да шушы сорауга җавап табу бит – аналитика. Әлбәттә, журналистларның эшне шулай гадиләштерүе бүгенге көндә аларның хезмәте тиешенчә бәяләнмәвенә дә бәйледер. Тик миңа калса, безнең профессиягә берәү дә акча артыннан гына килми. Журналистикада исем, репутация кыйммәтрәк.

– Синең кумирларың бармы?
– Аерым кешеләр түгел. Мин республиканың бер танылган интернет басмасын журналист күзлегеннән бәяләп укыйм. Ничек вакыйгаларны шулай оператив, энәсеннән җебенә кадәр өйрәнеп язып була икән дип сокланам. Миңа калса, бу нәкъ шул авторитет, репутация, профессионализм нәтиҗәсе инде.

– Журналист эше, бигрәк тә оперативлык сораган яңалыклар хезмәтендә эшләүче журналистларның эше, көтелмәгән хәлләргә, маҗараларга да бай була. Исеңдә калырлык вакыйгалар бармы?
– Әлмәт районында бер эттә котыру чире таптылар. Социаль яктан имин булмаган гаиләдә, диделәр. Безгә кадрлар төшерергә кирәк иде. «Өйләрендә кешеләр юк», – дип, безне шунда җибәрделәр. Эшләп ятабыз, берзаман өйдән бер ир-ат атылып чыкты. Ямьсез сүзләр белән сүгенә, оператор белән миңа кизәнә. Беләсезме, ничектер мин үземне кулга алып, аны җайлый алдым. Биш минуттан ул миңа комментарий бирде, чәйгә чакырды. Соңыннан әйттеләр: ул кеше үтергән өчен 25 ел төрмәдә утырып чыккан булган. Безнең эштә психологияне белү, эчке тоемлау да ярдәм итә. Әлбәттә, хакимият, хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән элемтәләр булдыру кирәк. «Мин – журналист!» дип күкрәк киереп йөреп ерак китеп булмый хәзер. Заманы ул түгел.
Әңгәмәдәш – Резидә Юсупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сми тнв Луиза Сафуанова