Ләйләнең тормыш кыйммәтләре(Елмаеп-көлеп алыйк)
«ЛӘЙЛӘНЕ ТЫҢЛАРГА КИРӘК»
КЫЗЛАР МАТУР БУЛЫРГА ТИЕШ. Минем кебек.
Ә малайлар әтиләре кебек булсыннар. МЕНӘ БЕЗНЕҢ ӘТИ ЧЫН «КРАСАВЧИК». Әнвәр белән Гомәр дә шундый бит: әтигә охшаган.
КЫЗЛАРНЫҢ БАШЫ ЭШЛӘМИ ИНДЕ АЛАРНЫҢ. Малайларныкы да.
ҖӘЙНЕ БИГРӘК ЯРАТАМ ИНДЕ. Җәй көне су коенырга, су белән уйнарга була. Матур күлмәкләр кияргә була.
Җәй көне кояш та бар, болытлар да бар. Кояшны бик яратмыйм, ул минем башымны кыздыра. Җәй көне яңгыр яуганны яратам. Юешләтә инде ул, тик барыбер ЯҢГЫР ЯУГАНДА, УРАМДА ЮЕШЛӘНЕП ЙӨРМИСЕҢ БИТ ИНДЕ.
Су анасының чәче минеке кебек озын. Тик мин чәчемне кистем, күзгә төшеп интектерә. КАРАБОДАЙ АШАСАҢ, ҮСӘ УЛ.
Әти белән әни мине бик ярата. МИН БИТ БЕР ГЕНӘ КЫЗ!
МИН, ҮСКӘЧ, ТАБИБ БУЛАМ. Кешеләрне дәвалаячакмын. Мин булмасам, аларны кем дәвалар?
МИН биергә яратмыйм, ҖЫРЛАРГА ЯРАТАМ.
Торт, ҖИЛӘКЛЕ ТОРТ БИГРӘКЛӘР ДӘ ТӘМЛЕ ИНДЕ, аны әни дә ярата.
МИҢА 4, 5, 6, 7, 8 ЯШЬ!
Туган көнемә чәчәк, торт кирәк. Ә БҮЛӘК ИТЕП УЕНЧЫК АЛЫП КИЛСЕННӘР.
УЕНЧЫК БӘЛЕШ – ИҢ ЯРАТКАНЫМ.
БӘЛЕШКӘ БӘРӘҢГЕ, ИТ, СУГАН САЛАЛАР. ТӘМЛЕ БУЛСЫН ӨЧЕН ШИКӘР ДӘ КУШАРГА КИРӘК!
Авылда көнбагыш ашап утырганда, безгә таба сыер йөгерә башлады. Сөзәргә дип килә иде бугай. Курыктым инде, елый яздым. Сөзмәде әле ярый, котылып калдым. Аның каравы, БҮРЕДӘН, АЖДАҺАДАН, КОНДЫЗДАН КУРЫКМЫЙМ.
ЭШЕМ КҮП МИНЕМ. Ашарга пешерәм, өй җыештырам, идән сөртәм, малайларны (Әнвәр белән Гомәр) карыйм. Авылда булганда, бозаулар карыйсы, аларны бәйлисе бар. Безнең бозаулар түгел инде алар, шулай да аларны карап торырга кирәк. Нишләп кенә бетәргә кирәк менә?
ӘНИ БУЛГАЧ, ТАГЫН ДА КҮБРӘК ЭШЛИСЕ БУЛА ӘЛЕ.
КУНАКЛАР КИЛЕП КИТКӘЧ, ЭШ КҮП КАЛА ИКӘН УЛ.
АШАГАНДА СОХАРИНЫ ЧӘЙГӘ МАНЫП АШАРГА КИРӘК. Югыйсә тешеңне сындырасың. Аннан соң бабай кебек буласыңмыни?
САЛКЫН СУДА МИКРОБЛАР ҮЛМИ, шуңа күрә кайнар суда юарга кирәк.
АГАЧЛАР ЗУР БУЛЫП ҮСӘЛӘР, ЧӨНКИ АЛАР КҮП АШЫЙЛАРДЫР.
АГАЧ БАШЫНА МЕНСӘҢ, ОЧЫП КИТМИСЕҢ, ЕГЫЛЫП ТӨШӘСЕҢ. Зур агачлардан таудан шуган кебек, шуып уйныйсым килә.
Ә мин зурмы? ЗУР ҮСКӘЧ, МИН МУНЧАНЫ ҮЗЕМ ЯГАЧАКМЫН. Аннан соң: «Әти, әни, Әнвәр, Гомәр! Мунча әзер!» – дип чакырачакмын.
Әти, син молодец! Беседканы бик матур төзедең, тик ТӨНЛӘ ДӘ ЭШЛӘСӘҢ ТИЗРӘК БУЛЫР ИДЕ.
P. S. Бу санның «Тормыш кагыйдәләре»н туплаганда, героинябызны фотога рубрика кысаларындагыча махсус урындыкка утыртып төшермәдек, чөнки нәни кызчыкның әле үз дөньясында үз гаме белән яши торган чагы.
Белмәгәннәр өчен: Ләйлә – җырчылар Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишев кызы.
Фикерләрне Ландыш ӘБҮДӘРОВА туплады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев